Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә малайлар өчен лагерь эшли
Төрле яшьтәге 70тән артык малай әхлакый-сәләмәтләндерү курсларына йөри.
Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә әхлакый-сәләмәтләндерү курсларына нигезләнгән лагерь 5 июньдә үз ишекләрен ачты. 18 июньдә тәмамланачак.
Биредә малайлар яшь төркемнәре буенча отрядларга бүленгән. Алар белән игътибарлы, диккатьле вожатыйлар эшли. Малайлар көннең узганын сизмичә калалар, диләр.
Балалар өчен 4 тапкыр ашату оештырылган.
Көн иртәнге зарядкадан башлана. Иртәнге аштан соң дини дәресләр башлана. Аннары бергә өйлә намазын укыгач, төшке аш ашыйлар. Аннары төрле кызыклы программа каралган. Аннары ашап алу. Һәм саф һавада уеннар, йөрү. Соңыннан исә кичке аш һәм өйләренә таралалар.
Мәчеттә әйтүләренчә, малайларга курслар бик ошый, әти-әниләреннән дә рәхмәт сүзләре килеп тора, диләр.
фотолар: "Ихлас" мәчетеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев