Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның мобилизацияләнгән хәрбиләре район башлыгы белән очрашты

Районыбызга мобилизацияләнгән хәрбиләрнең чираттагы төркеме ялга кайтты.


Очрашу, гадәттәгечә, җылы атмосферада, чәй өстәле артында, гади итеп аралашып узды. Монда шәһәрнең төрле хезмәт вәкилләре дә катнашты.

Менә тиздән хәрбиләрнең мобилизацияләнүләренә 1 ел була. Аларны монда көтеп торучыларга да, хәрбиләрнең үзләренә дә шактый вакыт бит бу. Очрашуга килүче хәрбиләрнең беренче тапкыр гына отпускка кайтулары иде. Рәгать Хөсәенов: “Без үзебезнең якташлар өчен борчылып торабыз. Ял итеп, якыннарыгыз белән күрешү – бик яхшы. Тиз арада туган якларга кайтуыгызны көтеп торабыз”, - диде.

Район башлыгы хәрбиләргә якын көннәрдә үзенең командасы белән чираттагы гуманитар ярдәмне илтергә барачак. Шунлыктан ул хәрбиләрдән беренче чиратта нәрсәләр кирәк булуын сорашты. Алар генератор, тепловизор, УАЗ автомобиленә запчастьлар һәм машина ачкычлары дип әйттеләр.

Очрашуда хәрби операция зонасы өчен актуаль булган мөрәҗәгатьләрне җиткерделәр. Алар әйтүенчә МХОга рацияләр һәм окоп өчен пленка, запчастьларга һәрвакыт ихтыяҗ бар.

“Талисман” позывной белән йөртелүче хәрби СВО зонасында өлкән машина йөртүче вазифасында. “Универсаль шофер без, төрле машиналарда йөрергә туры килә. Моңа кадәр “Соболь”, аннары КамАЗ, Газон булды. Хәзерге вакытта КамАЗ йөртәм. Отпускта, туган якта бик яхшы”, - ди ул.

“Без – мобилизацияләнгәннәр хәрби операция зонасында ахыргача булачакбыз. Җиңү белән кайтырбыз дип ышанып әйтәм. Россияне беркем дә, беркайчан да җиңә алмас”, - ди батыр якташыбыз.

Очрашу ахырында Рәгать Хөсәенов хәрбиләргә исән-имин кайтуларын теләде. Без дә шул теләкләргә кушылабыз.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2236765.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев