Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның өлкән яшьтәге артистлары Картлар һәм инвалидлар йортында “Тартюф”ны уйнады

“Долголетие” социаль ярдәм үзәгенең театр остаханәсе артистлары картлар һәм инвалидлар интернат-йортына килеп, инде өченче спектакльләрен күрсәтеп киттеләр.

Шәһәребездә өлкән яисә бик өлкән яшьтә булуларына карамастан, актив рәвештә мәдәният-сәнгать, спорт белән шөгыльләнүчеләр бар. Шунысы сөенечле һәм күңелгә ятышлы, әлеге кешеләр бары тик үз сәламәтлекләре әйбәт, ә кәефләре шәп булсын өчен генә тырышучылар түгел. Алар – сәламәт һәм актив тормышка башкаларны да дәртләндереп торучылар.

Илебездә кабул ителгән «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты «Сәламәтлек саклау»  проектының дәвамчысы булып тора. Өлкән буын кешеләренең озак һәм актив тормыш белән яшәүләре  иҗади студияләр, белем бирү курслары, спорт секцияләре һәм башка бик күп нәрсәләргә турыдан-туры бәйләнгән.

«Долголетие» социаль ярдәм үзәгендә моннан өч ел элек эшли башлаган “Театр остаханәсе” үзенә бер аерым урын алып тора. Өлкән яшьтәге театр сәнгатен сөючеләрне берләштергән бу остаханә күп еллар дәвамында “Исток-Башлангыч” социаль ярдәм үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Луиза Исмәгыйль кызы Ризванова кураторлыгында һәм аның зур тырышлыгы белән оешкан.

“Остаханә эшли башлаганда безнең  нибары 4 кенә үзешчән артистыбыз бар иде. Бүгенге көндә инде 16 булдык. Алар барысы да илле биш яшьтән өлкәнрәк, инде күптәннән лаеклы ялдагы кешеләр. Әмма аларда булган энтузиазм, эчке мәдәни байлыкларын башкалар белән дә уртаклашу, бәйрәмнәрне тагы да ямьлерәк, ә гади көннәргә бәйрәм яме бирү теләген бернинди яшьтәге кешенеке белән дә тиңләштереп булмый. Шушы өч ел эчендә без Николай Гогольнең  “Ночь перед Рождеством”, милли йолаларга нигезләп эшләнгән “Широкая Масленица”, Борис Васильевның “А зори здесь тихие” һәм француз драматургы Мольерның “Тартюф” әсәрен әзерләп, тамашачыларыбызга күрсәттек”,- ди Луиза ханым.

Ә аларның тамашачысы –  күпчелек очракта социаль ярдәм алучылар. Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында гына да өч тапкыр спектакль күрсәткәннәр. Бу йортта спектакль килгәнне зарыгып көтеп алалар:

“Иң беренче алар безгә килгәч тә, ошатып, яратып калган идек. Алар безгә беркайчан да мавыктыргыч булуын югалтмый торган Раштуа төне турында спектакль белән килгән иде. Шундый килештереп уйнадылар,”,- дип сөйли картлар йортында социаль ярдәм алучы Нина Ефимовна.

Чын артистларча уйнамаслык та түгел шул, 2024 нче елда театр остаханәсенең үз режиссеры да барлыкка килгән. Гомере буе Лениногорск педагогия колледжында эшләгән һәм сәнгать түгәрәкләре алып барган, бүгенге көндә  лаеклы ялдагы Людмила Сидорова үз артистлары өчен җан атып тора.

“Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена “А зори здесь тихие...” әсәрен музыка белән тулыландырып, сәхнәгә куярга ниятлибез. Моның өчен аның фильмын да, төрле зур сәхнәләрдә куелган спектакльләрне дә яңабаштан карап чыктым”,- ди режиссер үзе.

Узган ел алар бу спектакльне ике кешелек “тамаша залында”  күрсәтеп кайтканнар. Бөек Ватан сугышы башланган көн – 22 нче июнь алдыннан Зәй-Каратай авылына барганнар. Шул  авылда яшәүче ирле-хатынлы социаль ярдәм алучыларның спектакльне карыйсы килүләрен белеп, йортларына барып куйганнар.

“Әйе, тамашачыбыз ике кеше генә иде, әмма шул ике кешенең безнең игътибар һәм хөрмәттән читтә калмавы безнең өчен дә бик мөһим. Җиңү көне алдыннан театральләштерелгән күренешләр белән Лениногорск ветераннарына янына да бардык. Үткән ел тугыз кабат күрсәттек спектакльләребезне. Безгә йөрүче ветераннарның барысы да искиткеч актив тормыш алып баручы, театр остаханәсеннән тыш, араларында спорт белән шөгыльләнүчеләр, бию түгәрәгенә йөрүчеләр дә бар. Тагын шунысын әйтми калып булмый, алар барысы да “көмеш волонтёрлар”. Социаль ярдәмгә мохтаҗ булганнарга һәрвакыт ярдәм итеп, ярдәмгә әзер торалар”,- ди Луиза Исмәгыйлевна.

 Узган атнада алар янә картлар һәм инвалидлар йортына спектакль белән килделәр. Спектакль алдыннан биредә яшәүчеләр белән аралашып, хәлләрен белешергә дә вакыт таптылар. Бу юлы артистлар француз драматургы Мольерның “Тартюф” пьесасы белән килгән иде.

- Бу пьесаны сайлап алуыбыз да бер юктан гына түгел, без аны күңелле тамаша буларак кына күрсәтмәдек. Әлеге пьеса мисалында өлкәннәрнең тагын бер исләренә төшерәсебез килде, мошенниклык бик киң таралды бит хәзер, уяулык турында онытаска кирәген аңлатырга теләдек. Әлбәттә иң зур максатыбыз – өлкәннәрне мавыктыргыч театр мисалында актив тормышка өндәү. Безнең иң өлкән артистыбыз Ольга Вахтеревага  86 яшь,  ул үзе социаль ярдәм алучы, үзе “көмеш волонтер” да, бөтен театральләштерелгән күренешләребезнең алып баручысы, тормыш мисалы нәкъ менә шундый булырга тиеш тә бит,- ди театр остаханәсенең координаторы Луиза Ризванова.


Исламия Галимова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев