Лениногорскиның «СВОих не бросаем» волонтерлык оешмасы хәрби операциягә 1 меңнән артык маскировка челтәре җибәргән
Игелекле эшләр дәвам итә.
Лениногорскиның “СВОих не бросаем” (Үзебезнекеләрне ташламыйбыз) волонтёрлык оешмасы фронтка 1060 маскировка челтәре җибәргән.
“1060 маскировка челтәренең гомуми мәйданы 17111,3 квадрат метр, без тагын 403 маскировка челтәре (бусы 7254 квадрат метр) һәм 24 саклагыч плащ-пончо әзерләдек һәм алгы сызыкка озаттык», — дип сөйли әзерләнгән эшләнмәләрне исәпкә алу өчен җаваплы кеше – Зинаида Сотникова.
Әгәр дә сез «СВОих не бросаем » волонтерлар командасында катнашырга телисез икән, Лениногорск шәһәре, Куйбышев урамы, 21 (икенче кат) адресына килә аласыз.
Финанс ярдәмен штаб җитәкчесе исәбенә, Светлана Атласовна Салихова, исеменә 8-919-621-51-35номерына теләсә нинди сумманы күчереп күрсәтергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев