Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның үзәк мәйданында Җиңү көненә бәйрәм чаралары әзерләнгән иде

Бүген Җиңү көне уңаеннан узган митинг һәм парадтан соң бәйрәм чарасы үзәк мәйданда дәвам итте.

Үзәк мәйданда ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренә утырырга урыннар әзерләп куйганнар.

Биредә  “Надежда” ветераннар хоры, Мәдәният сарае иҗат коллективлары чыгыш ясады. Балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә театральләштерелгән күренеш күрсәтте.

Балалар өчен карусельләр куелган, уен мәйданчыклары эшләде, тәм-том, уенчыклар сату нокталары да үз продукциясен тәкъдим итте.

Бигрәк тә мастер-классларны балалар аеруча үз итте. Әнә бер якта балаларга аква-грим ясыйлар. Икенче якта Балалар рәсем сәнгате мәктәбе укытучылары Җиңү открыткасы һәм брошка ясау буенча мастер-класс үткәрәләр.

Лениногорскилы Ирина Лапушкина кызы Варвара белән бәйрәмгә килгәннәр. Варвара открытка ясауда катнашкан. “Без мастер-классларны яратабыз. Җиңү көне исә – безнең өчен зур бәйрәм. Әби-бабайларны искә алабыз, алар сугышта катнашканнар, тыл хезмәтчәннәре дә бар”, - ди Ирина. Варвара ясаган открыткасын ветераннарга бүләк итәчәкмен, ди. Баксаң, алар гаиләсендә матур традиция яши: Җиңү көнендә ветераннарга, Җиңү көнен якынайтуда катнашканнарга урамда чәчәкләр бирәләр.

Рәсем сәнгате мәктәбе укытучылары әйтүенчә, алар эшләрен иртәнге 9.00 да башлаган. Ясап карыйсы килгән, теләк белдергән балалар күп булган. "30 данә брошка ясар өчен алып килгән идек материалларны. Ясаган брошкаларын үзләренә биреп җибәрәбез", ди алар.

Розалия Мостафина, Яшьләр үзәге, Рамия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев