Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Высота» яшьләр үзәгендә Россия Геройларына күргәзмә ачылды (+фотолар)

Лениногорскиның «Высота» Яшьләр үзәгендә 11 геройдан торган «Геройлар безнең арада» республика күчмә күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне ачуда Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, «Сугышчан туганлык» вәкилләре, «Беркут» клубының яшь армиячеләре, мәктәп укучылары, шәһәрнең иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты.

Күргәзмәдә батырларча һәлак булган 4 геройның һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен Россия Герое исеме алган ир-егетләрнең фотоларын күрергә мөмкин. Батырларча һәлак булган якташыбыз Дамир Исламов, Казан егете Дамир Гыйлемханов, Андрей Соколовский, Олег Сорокин. Әлеге күргәзмә геройлары арасында Татарстаннан «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнгән биш хәрби хезмәткәр бар: Раил Габдрахманов, Иван Додосов, Александр Лапин, Ирек Мәгъсүмов һәм Рәсим Баксиков.

Лениногорскиның ДОСААФ җитәкчесе Ирина Чумарина әлеге күргәзмәне оештыручы буларак, аның 6-12 март көннәрендә 9:00дан 12:00 сәгатькә кадәр эшләячәген әйтте.

Күргәзмәне карау барышында  20 яшь армиячегә значоклар тапшырылды. Алар шәһәрнең төрле мәктәпләрендә укучы егет һәм кызлар — Анастасия Алексеева, Рузия Хәйруллина, Кирилл Зиновьев, Нәфис Ханнанов, Азалия Сафуанова, Эвелина Михайлова, Дарья Корягина, Лилия Гәрәева һәм башкалар.

«Геройлар безнең арада» республика күчмә күргәзмәсе Татарстан Республикасы ДОСААФы тарафыннан оештырылган. Лениногорск шәһәре әлеге күргәзмә уза торган өченче шәһәр булып тора. 

Аны махсус рәвештә Татарстан шәһәрләре буйлап үткәрү өчен күчмә итеп ясаганнар. Ул 2024 елның май ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм Чистай шәһәрендә тәмамланачак.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев