Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның хәрбиләре район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов мобилизацияләнеп, кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән мэриядә очрашты.

Хәрбиләр бу юлы хатыннары белән чакырулы иде. Аларның шулай ук сораулары туган. Әйтик, Дарья исемле ханым бала пособиесе ала алмый икән. Гаиләдә 5 яшьлек бала, ул бакчага йөри. “Балалар бакчасы буенча сораулар юк. Түләүләр буенча гына кире кактылар”, - ди ул. Баксаң, ул рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, шунлыктан пособие ала алмый.
Рәгать Хөсәенов аңа “Ватан сакчылары” – “Защитники Отечества” фондының җирле филиалы җитәкчесе Наталья Менжаевага мөрәҗәгать итәргә кушты. Очрашудан соң Наталья ханым Дарьяны фондка чакырып, адресны хәбәр итте.

Икенче бер хәрбинең хатыны Регина шулай ук проблемалы сорауны җиткерде. Аның кайнанасы, ягъни мобилизацияләнгән ирнең әнисе, Самара өлкәсендә яши. “Аңа 75 яшь. Пенсиясе зур түгел. Утын кирәк, ләкин район администрациясе ярдәм итми. Бердәнбер улы Лениногорскидан мобилизацияләнде. Без монда пропискада торабыз. Бу сорауны ничек хәл итәргә?” – дип сорады.

Рәгать Хөсәенов Келәүле районы башлыгы белән элемтәгә чыгарга булды һәм ничек тә ярдәм күрсәтерләр, диде.

Очрашу барышында хәрбиләр генератор кебек җиһаз кирәк булуын  әйттеләр. Район башлыгы гуманитар ярдәм хәрбиләр тәкъдиме-сораулары буенча җыелуын хәбәр итте, исемле посылкалар да күп була, ди. Кирәкле әйберләрнең барысын да язып калдырырга кушты. Тиешле хезмәтләр тарафыннан үтенечләр язып алына һәм контрольгә алына.

Рәгать Хөсәенов соңыннан хәрбиләргә исән-сау кайтуларын теләде.

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында  10 ноябрь санында укыгыз

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев