Люция Кашипова: Авыл мал белән матур
Җырчыларның авыл җанлы туганнары.
«Ватаным Татарстан» газеты берничә җырчының авылда мал асрап яшәүче туганнары, әти-әниләреннән сораштыру уздырган. Сораштыручылар арасында якташ җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың апасы Люция ханым да бар.
Авылда мал асрап яшәү турында аның фикерләрен бергәләп укыйк әле.
Люция Кашипова :
– Без Лениногорск районының Иске Шөгер авылында яшибез. Барысы да 2015 елда сатып алган үгездән башланды. Башта ит белән генә шөгыльләнү иде уебыз. Бервакыт тагын бер үгез алырга дип бардык та, матур тана тәкъдим иттеләр. Ирем Альбертның: «Алыйк, әйдә», – диюенә каршы: «Юк, мин сыер асрамыйм да, көтүгә дә тормыйм», – дидем. Ләкин барыбер тананы ияртеп кайттык. Икенче юлы тагын шулай үгез белән бергә танасы кайтты. Алар бозаулады. Суыткычлар сөт, каймак белән тулгач, күршеләр сатып ала башлады. Кулга «тере акча» эләккәч, үзебез дә кызыгып киттек. Сораучылар да артты. Аларга җитсен дип, сыер санын арттырдык. Шулай итеп, бүген бозаулар, үгезләр белән бергә 43 баш мал асрыйбыз. Шуларның унтугызы – сыер. Кош-кортлар турында әйтеп тә тормыйм… Сөтнең барысын да үзебез эшкәртәбез. Катыгын, эремчеген, каймагын ясап сатам. Аларны үзебезнең авылдашлар да, күрше-тирә авыл халкы да бик яратып алып бетерә.
Мәшәкате күп булса да, эшкәртеп сату отышлырак. Болай сатканда сөтнең бәясе бигрәк юк бит. Су хакыннан да арзанрак. Эше күп булса да, акчасы булсын, дип тырышабыз. Әйе, ач торганыбыз юк, шөкер. Тик моңа кадәр тапкан акчаның күпчелек өлеше шушында ук кереп китеп барды. Сарайлар төзедек, техника алдык. Быел гына күзне ача, акча күрә башладык. Ферма төзү хыялы да бар үзе, тик әлегә анысына җиткереп булмый.
Илсөя мине кызгана инде ул. «Апай, бетер инде бу сыерларыңны. Сыерлар кала, син бетәсең бит», – ди. Коронавирус башлангач, Илсөянең концертлары туктады. «Апай, концертлар туктый. Нәрсә эшлим икән?» – ди. «Миңа кайт, ачтан үлмәбез. Суыткыч тулы ризык, туңдыргыч тулы ит», – дидем.
Икенче елны кышын бураннар еш булды. Илсөя тагын шалтырата. «Авылларга кереп, беркая барып булмый», – ди. Тагын теге сүзләрне кабатладым. «Авылны бөтенләй кар капласа да, язга кадәр җитәрлек ризык бар. Кайт!» – дидем.
Күпме хезмәт кергәнне үзебез генә беләбез. Төнге сәгать 1 дә ятып, иртәнге 4–5 тә йокыдан торам. Арыта, ләкин күпчелек вакытта рәхәт ару ул. Аның каравы йокысызлыктан тилмермисең. Башны ястыкка салуга йокыга китәсең. Бәлки арада көнләшүчеләр дә бардыр. «Сеңлең шундый тормышта яши, син мал арасында йөрисең», – диючеләр дә бар.
Тик Илсөянең үз тормышы. Ул да бик тырышып гомер итә. Ялгызы бала үстерә. Мин бит инде аңардан өмет итеп утырмыйм. Аяк-кулларым исән-сау булганда үзем эшлим. Кеше килсә дә, кунакка бара башласаң да, күчтәнәчкә дип, кибеткә йөрмибез.
Суыткычтагысын төяп җибәрәм яки кыстырып китәм. Авылда маллар юк инде хәзер. Безнекеннән кала, Иске Шөгердә нибары сигез баш сыер бар, көтүләр юк. Авылның күзгә күренеп сулуына шулкадәр нык борчылам.
Берәрсе: «Сыер алдым», – дигәнгә дә чын күңелдән шатланам. Хәзер күп кеше тавык та асрамый бит. Авыл бит инде ул мал белән матур. Казанга барсам да, Башкортстан якларына юл тотсак та, басуларда йөргән көтүлекләрне күргәч, күңел сөенә. «Аллага шөкер, монда халык яши икән әле», – дим.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/08/179246/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев