Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Людмила Аланлы: очрашудан күңелләргә кояш керде (+ фоторепортаж)

Бу очрашудан күңелемә җылы хисләр алып китәм. Укытучыларым, дусларым, әдәбият сөюче лениногорскилылар белән очрашу күңел түрендә озак сакланачак әле, диде талантлы якташ шагыйрәбез Людмила Аланлы. Шәһәрнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә аның белән очрашу узды.


Людмила Аланлы белән очрашуны лениногорскилылар да көтте. Әнә 11нче гимназиядән “Айсылу” балалар театрына йөрүче кызлар-малайлар шагыйрәдән күзен дә ала алмыйча карап кына торалар. Кызлар-малайлар  Людмила Аланлының шигырьләрен ятлап килгәннәр, сөйләделәр, шулай ук Людмиланың  Гөлфия Исхакова сүзләренә язылган “Җәйге яңгыр” җырын башкардылар һәм шагыйрәдән бүләк – китап алу бәхетенә дә ирештеләр.

Людмила Аланлы бүген Әлмәттә яши. Очрашуны алып баручы, китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова Людмила турында шактый мәгълүмат туплап, тамашачыларга җиткерде. Сүз уңаеннан, Ләйсән белән Людмила – аерылмас дуслар.

Людмила Аланлы районыбызның бердәнбер керәшен авылында – Федотовкада туып-үсә.  Һәрвакыт керәшен гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, санлап яши, Федотовкада узган бәйрәмнәрдә катнаша. “Казанда укыганда керәшеннәрнең яшьләр оешмасы үткәргән чараларда актив катнаштым, “Бәрмәнчек” ансамблен җитәкләгән Геннадий Макаровтан дәресләр алдым”, - ди Людмила. Очрашуда керәшен костюмнары белән җырлар җырлап, чыгыш ясады ул.

 Шигърияттә беренче укытучысы итеп Рәшит Шиһапны саный. Мәктәптән соң Лениногорск педагогия училищесында укыганда, ныклап торып иҗат итә башлый. Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” берләшмәсенә дә йөри, ул вакытта берләшмәне Рәши Шиһап җитәкләгән чак була.  “Шагыйрь Рәшит Шиһап минем беренче остазым. Шигърият өлкәсендә Григорий Родионов миңа бик күп ярдәм итте, язучы Рәмзия Габделхакова, шагыйрә Ләйсән Кәшфи, Гөлфия Исхакова, Разим Вәлиуллин киңәшләре дә иҗатыма яңа сулыш өстәде”, - ди Людмила.

Ә менә көйләр  язу буенча беренче остазы – Фәйзи Хөснуллин. 1998 елда Людмила беренче тапкыр көйләр яза башлый. Очрашуда катнашкан Фәйзи Хөснуллин: “Без сине Гәрәй Рәхимнең дәвамчысы итеп күрәбез.Син максатчан, тырыш. Хәзер сиңа,Людмила Казанны яуларга кирәк, ә без сиңа зур уңышлар теләп калабыз”, - диде Фәйзи ага.

Людмила Аланлы – өч китап авторы. 2000 елда Лениногорск шәһәре типографиясендә “Беренче кар” исемле тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыга, 2009 елда Казанда “Рухият” нәшриятында “Бәхет телим сиңа” исемле китабы дөнья күрә. 2017 елда Казанда Татарстан китап нәшриятында “Күңелемә кояш элдем” китабы чыга. Нәкъ менә шул исемдәге шигыренә “Чишмә” берләшмәсе әгъзасы, композитор Мансур Хәсәнов көй иҗат иткән, ул көннең җырның премьерасы булды.

Билгеле булганча, Людмила ханым язучы Гәрәй Рәхимнең иҗатын һәрвакыт танытып тора. Аның шигырьләренә көйләр иҗат итә. Очрашуда Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган “Син аңларсыңмы икән?” җырын да лениногорскилылар беренче тапкыр гына ишеткәндер.

Аннары шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: шагыйрә якташ язучыларыбыз иҗатын еш танытып, яңгыратып тора. Очрашуда да Айсылу Галимова, Гәрәй Рәхим, Таһир Шәмсуаров, Мәһәрша Вәлиуллова сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Рәмзия Габделхакова сүзләренә язылган “Чын дус” җырын  11нче гимназиянең 1нче сыйныф укучысы Таһир Нигъмәтуллин башкарды.

Язучы Мәһәрша Вәлиуллованың "Әникәем, кадерлем" шигыренә көй иҗат иткән Людмила, шуны яңгыратты. Кичәдә Мәһәрша апа катнашты, аның да күңеле булды, шагыйрәгә атап язган шигырен укыды.

 Кичәдә сеңелесе Маргарита Степанованың җыр бүләк итүе ямь өстенә ямь бирде. Шулай ук дусты Ләйсән Рахманова белән “Кояшлы Татарстан” (Таһир Шәмсуаров сүзләре) җырын дуэт итеп, Людмила белән башкарулары да искиткеч булды.

Шагыйрә, җырчы, композиторны хөрмәт итеп, Федотовкадан авылдашы, укытучысы Люция Ильинаның килеп, җылы сүзләр әйтүе дә аңа көч-дәрт өстәгәндер.

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында 17 март санында.

Розалия Мостафина фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев