Локмановлар гаиләсен сәхнә очраштырып кавыштырган
Аларның мәхәббәт тарихы сәхнәдә башланган да менә 36 ел дәвамында ике кешенең бер-берсенә булган хисләре тагын да ныгып, гомерлеккә бергә дигән тамганы салып куйганнар.
Сүзем Урмышлы авылында яшәүче Ландыш һәм Ринат Локмановлар гаиләсе турында, алдагы сүзләр нәкъ алар гаиләсенә туры килә.
“Гаиләбез матур, ишле безнең. Шулай кирәк, яшим дигәндә. Нинди бәхет бит ул - балаң булу, Оныкларның тәгәрәп үсүе. Бәхет тагын шушы буладыр ул - шәҗәрәңнең дәвам итүе” – шушы шигырь юллары Локмановлар гаиләсенә язылган диярсең.
Сүз уңаеннан, әлеге тирән мәгънәле шигырь юллары белән Урмышлы мәдәният йортында 2012 елда узган “Буыннар чылбыры өзелмәсен” очрашуын Мөкәррәмә апа Хисамова башлап җибәргән. Әлбәттә, шундый кичәне оештыручылар – Ландыш һәм Ринат Локмановлар була. Алар үткәргән һәр кичә яки бәйрәм чарасы башыннан ахырына кадәр бар нечкәлекләрен уйлап эшләнелгән, төзелгән. Һәр чараны күңеле аша уздырып, бер генә пунктын да төшереп калдырмаска дип тырыша Ландыш ханым.
Ландыш һәм Ринат – икесе дә Урмышлы авылында, күпбалалы гаиләдә туып-үскәннәр, кечкенәдән үк хезмәт тәрбиясе алганнар. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлыйлар. Бер төркем яшьләр Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышланган фестивальдә катнашырга әзерләнә. Чибәр Ландыш күбәләктәй очып бии, ә озын буйлы Ринат өздереп гармунда уйный. Менә шул чакта үзләре генә белгән ике арада очкын кабына, күпер салына.
Мәктәпне тәмамлагач, Ландыш Алабуга мәдәният училищесына укырга китә, ул анда 1984-1987 нче елларда укый. Ә Ринат 1985нче елда армиягә алына. Солдат егеткә хатлар язу ни икәнен белә Ландыш апа, алар арасында ике ел дәвамында хатлар өзелми.
“Укуны тәмамлап, эшкә туган авылга кайттым. Ринат та армиядән кайткач, читкә эшләргә китмәде, авылда эшләргә калды”, - ди Ландыш ханым.
Үз авылында сөйгәне янәшәсендә булгач, ничек китсен инде читкә? Мәхәббәт көче аларны бергә кавыштырырга була, 1988 елның көзендә яңа гаилә Локмановлар гаиләсе барлыкка килә. Ир һәм хатынны шатландырып, мәхәббәтле гаиләдә ике ул, бер кыз туа.
Гаилә учагы гына түгел, мәдәният учагы да ялкынланып януын дәвам итә. Менә 1987 елдан бирле, ягъни 35 елдан артык Ландыш Локманова Урмышлы мәдәният йорты директоры булып эшли. Ире Ринат абый башта 20 елга якын колхозда эшләгәч, 2000 нче елда ул да мәдәният өлкәсенә күчәргә була, клубта эшли башлый. Үзенең гармун көйләре белән һәр чараны бизи.
“Гармунда мин үзлектән, яшь чакта ук өйдә уйнарга өйрәндем. Әти гармунда үзе уйнамаса да, малайларына гел әлеге музыка коралын сатып алып бирә иде”, - ди Ринат Локманов.
Икәү бергә эшләгән дәвердә алар мәдәният өлкәсендә күп уңышларга ирешәләр, күп кенә мактау сүзләре алалар. Алар бүген дә бер-беренә ныклы терәк булып, икәү бергә эшлиләр, иҗат дөньясында кайныйлар.
“Тормыш безгә барын да өеп бирде: ачысын да, төчесен дә, татлы җимешләрен дә кызганмады. Бергә булганда гына авырлыкларны җиңеп тә була, шатлык-куанычлар да тулы була икән. Безнең өйдә җыр-моң, шатлык-сөенеч авазларының тынып торган чагы юк”, - ди Локмановлар бер авыздан.
Розалия Мостафина
Язма кыскача бирелде, тулы варианты «Заман сулышы» газетында басылды.
фотолар: Локмановларның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев