Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәхәббәт ул көздә сынала

Танылган җырчыбыз Айдар Фәйзрахманов башкаруында бер җырда шундый юллар бар: “Яфрак үбә эзләр –җитә көзләр, мәхәббәт ул көздә сынала”, - дип җырлый ул. Көзге мәхәббәт сынавын “бишле”гә бирүчеләр арасында, һичшиксез, шәһәребездә гомер итүче Флера һәм Тәлгать Низамовлар гаиләсе дә бар.

Икесе дә гомер буе, җиң сызганып, эшләгән хезмәт ветераннары. Икесе дә яшь чакларыннан сайлап алган һөнәрләренә тугры калганнар. Флера Кәрамовна 40 ел мәктәптә балаларга белем биргән. Тәлгать Зыятдинович ярты гасыр дәвамында шофер булып эшләгән. “Мин үткән юлларны бергә ялгасаң, җир шарын әйләнеп чыгарлык булыр иде”, - дип шаярта ул.

Гаиләләрендә кызлары Резедә һәм уллары Ленарны тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның биш оныклары, хәтта оныкчыклары да бар. Бүген инде яшьләре сиксәннән өстә булуга карамасан, дөнья хәлләре белән кызыксынып, үзләре яздырып алган газетлардан шәһәр һәм район яңалыкларын укып, фикерләшеп яшиләр. Бер-берсенең карашлары төрлечәрәк булса, җиңелчә генә бәхәсләшеп кауйган чаклары да бар.

Лениногорскиның яшьләргә үрнәк булырлык актив тормыш алып баручы ветераннары исемлегендә дә  Тәлгать Низамов лаеклы урын алып тора. Кемдер бәлки, андый актив ветераннар бездә җитәрлек дияр. Әмма Тәлгать ага турында сүз барганда, бу гаҗәпләнерлек күренеш.  Чөнки аның карамагында моннан берничә ел элек инсульт кичергән Флера ханым бар.
“Инсульттан соң башта бер ай хастаханәдә яттым, табибларга рәхмәтем зур, яхшы карадылар, дәваладылар. Әмма мондый хәлдән соң тиз генә тернәкләнермен димә, миңа якыннарымның даими ярдәме кирәк. Шул якын кешеләремнең иң беренчесе, ул янәшәмдәге тормыш иптәшем – Тәлгать. Миңа күңел төшенкелегенә бирелергә, үз-үземне жәлләп, чиремне кочаклап, утырырга мөмкинлек бирми. Бүгенге көндә менә шулай кешеләр белән аралашып, балалар, оныклар тормышына сөенеп яшәрлек хәлем булуы -аның тырышлыгы белән ул.

“Син юлны яхшы беләсең”
Тәлгать ага 80 нче елларда Чехословакиягә кадәр барып, “Икарус” автобусы алып кайткан кеше. Ул елларда кызгылт чия төсендәрәк бик зур автобусларны безнең юлларда еш очратырга була иде. Көннәрнең берендә Тәлгать Низамов эшләгән нефть оешмасына да, үз эшчеләрен йөртү өчен шул автобусны кайтарту мөмкинлеге туган. Тик менә автобусны чит илгә барып, үзеңә йөртеп алып кайту гына кирәк. Әлбәттә, автрбус артыннан бару сыман дәрәҗәле вазыйфаны егерме елдан артык руль артында утырган Тәлгать Низамовка йөкләгәннәр.
“Социалистик республика булса да, Чехословакия – чит ил бит. Чит илгә чыкканда бөтен документыңны, эчеңне-тышыңны, җиде буынга кадәр нәсел-нәсәбеңне тикшерми генә үткәреп җибәрмиләр. Әле шундый катгый тикшерүләр узып, Чехословакиягә барып, инде махсус мәйданга тезеп куелган “Икарус”ларны күрү бәхетенә ирешкәч тә, рәсми кәгазьләрдә бер ноктаның дөрес куелмавы ачыкланды. Шуңа күрә бераз тоткарланырга туры килде. Автобуслар алырга бик күп илләрнең вәкилләре килгән иде. Ниһаять, безнең барыбызны бергә җыеп,  берәм-берәм исем-фамилияләребезне әйтеп, автобусны кабул итеп алырга чакыра башладылар. Дулкынландыргыч минутлар булды бу, “Низамов” фамилиясен ишеткәч кенә җиңел сулап куйдым. Без  искиткеч матур, кызгылт-чия дулкын булып агылып чыгып киттек Чехословакиядән. Әле юлда шулай бергә озак итеп бардык, берничә сәгатьтән соң гына һәр автобус үз иленә юл алды”, - ди Тәлгать ага.

Ул 15 тәүлек буена берьялгызы руль артында кайта. Автобуска утырып чыгып киткәндә спидометр берничә километр гына күрсәтсә, кайтып җиткәндә ул 6 мең километрдан артып киткән була.
Автобус алып кайтканнан соң, аңа әле тагын дүрт тапкыр Бакудан “КрАЗ” автомашинасы алып кайтырга туры килә.  Нефть торбаларын күтәртү өчен махсус техника була ул. Әлеге техника 1989 нчы елдан алып, берничә ел дәвамында Бакуда чыгарыла

“Мин 12 ел дәвамында үзем шул эштә, шул машина руле артында эшләдем. Машинам тузган саен Бакудан “җәлт” кенә яңасын алып кайта идем, җитәкчеләр дә син юлны яхшы беләсең, дия иде  , ”- дип шаярта Тәлгать ага.

Нефть чишмәсендә йөргән малай
Тәлгать Зыятдин улы Низамов районыбызның Иске Шөгер авылында 1940 нчы елда дөньяга килгән. Гаиләдә алар дүрт бала булганнар, Бөек Ватан сугышы башлангач,  әтиләре фронтка киткән.
“1943 нче елда безнең якларда нефть чыгара башлаганнар. Өч-дүрт яшьлек чагымда яланаяк “чәптер-чептер”  нефть чишмәсендә йөргән малай мин. Әтине бөтенләй хәтерләмим. Ул сугышка киткәндә мин әле берни дә аңламый торган сабый гына булганмын. Ул сугыштан яраланып кайтып вафат булган. Әнием Минҗамал  безне берьялгызы үстерде, зур тормышка аяк бастырды. Әнигә рәхмәтем бик зур. Мин мәктәптә озак укый алмадым, алты сыйныф кына бетердем. Чөнки өскә, аякка кием юк иде. Бераз кул арасына керә башлау белән, әнигә ярдәм итәргә тырыштым. Аннары безнең  Иске Шөгердә кичке мәктәп бар иде, сигезьеллык белемне шунда алдым. Ул вакытта Лениногорскида ДОСААФ мәктәбе ачылган гына иде, шунда укырга кердем. Беренче елда без анда 90 укучы идек. Кулыма йөртү таныклыгы алгач, авылда шофер булдым. Армиядә  дә шул һөнәрем бик ярап куйды. Мин Германиянең Риза шәһәрендә хезмәт иттем. Ул Эльба елгасы ярында урнашкан матур гына шәһәр иде. Миңа гел руль артында солдатлар ташырга туры килде. Юл кырыйларында үскән  бетмәс-төкәнмәс черешня куаклары хәзер дә хәтердә,”- ди Тәлгать Низамов.
Хәрби хезмәттән кайткач, көннәрдән бер көнне ул үзе белән ДОСААФта укыган иптәшен очрата. Дусты аңа үзенең туган тиешле бер сеңлесе Чкалов мәктәбендә укытучы булып эшләвен, Шөгердә тулай торакта яшәвен әйтә. Ул көнне Шөгердә эшләүче укытучы, табиб, шәфкать туташлары бергәләшеп күңелле мәдәни кичә оештырган була.
“Тулай торакның бер бүлмәсендә унлап кыз бергә яши иде. Бәйрәм булгач кунаклар тагын да булгандыр инде. Флераны беренче тапкыр күреп, танышуым шунда булды. Армиягә кадәр дә ошатып йөргән кызым бар иде, әмма Флераны очраткач, барысы да арткы планда калды, яратканмындыр инде”, - дип искә төшерә Тәлгать ага.
Гаилә ишәя – өлкәннәр шат
Флера Зәй-Каратай авылы кызы була. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлач, аны  Чкалов мәктәбенә эшкә билгелиләр.

“Киләчәктә нинди һөнәр сайлавымны мин белә идем. Мәктәпне тәмамлауга Казанга юл тоттым.  Институтны тәмамлап чыгып, гомерем буе мәктәптә эшләдем. Башта Шөгердә, аннары шәһәрнең 5 нче  мәктәбендә физика-математика укыттым. 90 нчы елларда мәктәпләрдә татар теленә аерым игътибар бирелә башлагач, телне белүчеләргә кытлык кичердек. Шул чакта татар теле һәм әдәбиятен дә үз өстемә алырга туры килде”, —ди Флера Кәрамовна.

Флера Низамова Зәй-Каратай авылында гап-гади колхозчы гаиләсендә туып-үскән. Ул елларда авыл бик данлыклы “Уңыш” колхозы булган. Әтисе –  шул колхозның ферма мөдире, әнисе Мәрзыя – алдынгы бакчачы, колхозның җимеш бакчасында эшләгән. Флера ханымның да әтисе Бөек Ватан сугышыннан яраланып, 1943 елда кайткан була.
Флера ханым белән Тәлгать ага бергә гаилә корып, Лениногорскига күчеп киләләр. Аларның гаилә стажы иде алтмыш елдан артып киткән. Кызлары сәүдә нокталарының берсендә бухгалтер булып эшли. Уллары әтисе юлын сайлаган. Флера ханым мөгаллим кеше буларак, килене Натальяның бик авыр һөнәр сайлавын да әйтми калмады, ул физик мөмкинлекләре чикле балаларга белем һәм тәрбия  бирә, шәһәрнең 14 нче мәктәбендә эшли.
Низамовларга инде оныкларының берсе оныкчык та бүләк иткән. “Без әле аны күрмәдек, тавышын гына ишеттек. Бик аралашучан булырга охшый, тавышы шәп чыга”, - дип шаярта алар. Үзләре дулкынландыргыч очрашу мизгелләрен көтеп торалар.

Тәлгать ага быел ярышлар алдыннан гына аягын яралау сәбәпле, үзенең “Россия чаңгы юллары”нда катнаша алмавына бераз кәефе төшүен дә белдерде. Ул шәһәребездә үткәрелә торган чаңгы, скандинавча йөрү, йөгерү ярышларында даими катнашып килә. Шәһәр ветераннары һәм үзе эшләгән технологик транспорт идарәсе ветераннар советының иң актив әгъзасы ул. Әмма ветеранның югалып калыр исәбе юк, киләсе ел ярышларына өзекле катнашырга дип тора. Аның бу теләген Флера ханым да хуплап, елмаеп башын кага. Көләч йөзле, ягымлы гаиләнең теләге уң булсын.

Исламия Галимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев