Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Махсус хәрби операция зонасында булган лениногорскилының кызы туган

Лениногорск бала тудыру йортыннан хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган лениногорскилының хатынын һәм яңа туган кызын чыгарганнар.

Александр һәм Зөлфия гаиләсендә шатлыклы вакыйга —быелның 20нче гыйнвар көнне кызлары туган. Аңа Айлин дип исем кушканнар. 

Лениногорск районы Советы Аппараты җитәкчесе Руслан Мингазов аларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән кызлары туу белән котлады, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

Лениногорск ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миңнегалямова да яшь гаиләне кызлары тууы белән котлап аның бәхетле булып үсүен, ә гаиләдә тынычлык һәм мәхәббәт хөкем итүен теләде.

Кечкенә Айлинны каршы алырга әби-бабалары, барлык туганнары һәм дуслары килгән. Яңа туган кызы янына Александрның да исән-имин кайтуын телибез.

Лениногорск мэриясенең ВКонтакте социаль челтәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев