Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Махсус хәрби операция зонасындагы якташ хәрбигә машина бүләк иттеләр

Керкәледән махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрби туганнан туган абыйсы бүләк иткән “УАЗ Патриот” машинасында хәрби бурычны үтәргә китте.

Мобилизацияләнгән хәрби туган авылы Керкәлегә берничә көнгә генә, машинага документлар рәсмиләштерергә генә кайтты.

“Хәрби операция зонасындагы юллар ком, таш, кар белән бергә буталып, “ботка” хәленә килә. Анда менә шундый бар җирдә йөри ала торган машина бик тә кирәкле. Бу машинада азык-төлек продукциясе артыннан барырбыз, урман полосаларында патрульлек итербез. Туганнан туган абыема шундый ярдәм өчен бик зур рәхмәт”, - ди “Тоха” хәрби кушаматлы солдат.

Ул узган елның октябрендә мобилизацияләнгән. Хәзерге вакытта хәрби операция зонасында  хәрби бурычны үти.

Аның туганнан туган абыйсы – Алмаз Насибуллин. Ул – игелекле, ярдәмчел. Махсус хәрби операция башланганнан бирле гуманитар ярдәм җыюда төрлечә булыша. “Без шул җирдә яшибез барыбыз да, ул минем туган. Ничек булышмыйсың, ди. Мөмкинлек тугач, үземнең бурычым итеп саныйм”, - ди Алмаз Насибуллин.

Хәрбинең бертуган абыйсы Ильмир Фазлыев – Алмаз Насибуллин җитәкләгән фирмада директор урынбасары булып эшли. Аның әйтүенчә, энесенә һәм башка якташларга гуманитар йөк туплауда ярдәмне күрсәтәләр. “Бу юлы бар җирдә йөри ала торган “вездеход” машинасы кирәк икәнен белгәч, машина белән ярдәм итәргә булдык. “УАЗ Патриот”ның тәгәрмәчләрен чыдамлыракка алыштырдык, эчке якта бераз үзгәрттек һәм шулай итеп махсус хәрби операция өчен әзерләдек”, - дип сөйли Ильмир Фазлыев.

Аның әйтүенчә, машинаның багажнигы да буш китмәячәк, анда посылкалар, азык-төлек продуктлары, кирәкле киемнәр була.

Шунысын да әйтергә кирәк: Керкәле авыл җирлеге башлыгы Ленар Бигманов шулай ук һәрвакыт гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша, алай гына да түгел, хәтта хәрби хәрәкәтләр бара торган җиргә илтеп бирүдә дә катнаша.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында 1 декабрь санында  укыгыз.

Фото: Ильмира Гареева

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев