Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида махсус хәрби операциядә һәлак булган Радик Мортазинның гаиләсенә Батырлык ордены тапшырылды

Радик Мортазин 2022 елда 8 сентябрьдә һәлак булган иде...

Мэриядә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Украина территориясендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Радик Мортазинның гаиләсенә "Батырлык ордены" тапшырды.

Сержант, мотоукчы батальоны миномет взводы командиры Радик Мортазин 8 сентябрьдә махсус хәрби операция бурычын үтәгәндә һәлак булган иде. Аны Тимәш авылында җирләделәр. Радик Мортазинның әти-әнисе, хатыны, малае калды.

"Бу бүләк -  безнең  Ватаныбызга фидакарь хезмәт итүнең үрнәге булып истәлеккә  калачак. Радикны белгән, аның янында булган кешеләр горурлык белән: «Мин аны  белә идем бит», дип әйтәчәкләренә ышанам. Лениногорскилы белән горурланабыз", - диде Рәгать Хөсәенов.

Орден тапшыруга солдатның хатыны Гүзәлия Әбүзәровна, улы Азамат килде. Район башлыгы Батырлык орденын улына тапшырды.

"Радикның әти-әнисенә рәхмәтле, алар шундый батыр ул үстергән. Әлеге бүләкне геройның улына тапшырам. Ул булачак Ватанны саклаучы", - диде Рәгать Галиәгъзамович.

"Ул безнең өчен чын герой. Шулай булып калачак. Һәркөнне аны искә алабыз", - диде хатыны Гүзәлия.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2179431.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев