Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм чаралары киңәйтелде

Татарстанда Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм хәрби операция зонасында һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә яңа чара гамәлгә кертелде. Хәзер шундый гаиләләрдә тәрбияләнүче барлык балалар республика мәдәният учреждениеләрендә үткәрелә торган чараларга бушлай бара алачак.

ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган, документ республиканың хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Карарда билгеләп үтелгәнчә, 18 яшькә кадәрге балалар ата-ананың берсе (законлы вәкиле) озатуында Татарстанның дәүләт карамагындагы мәдәният учреждениеләренә дә, муниципаль мәдәният учреждениеләренә дә бушлай бару хокукына ия.

"Татар-информ" сайтыннан

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев