Миллион сумга кадәр штраф: Татарстанда балтырган үскән өчен акчалата штраф салачаклар
Инвазив үсемлекләр – безнең төбәк өчен чит төрләр
2026 елның 1 мартыннан Россиядә яңа закон гамәлгә керәчәк: җирләре булган һәркем - милекчеләр, арендаторлар яки инфраструктура өчен кишәрлекләрдән файдаланучылар куркыныч инвазив үсемлекләр, шул исәптән Сосновский балтырганы белән көрәшергә тиеш булачак. Әгәр моны эшләмәсәң, штраф түләргә туры киләчәк.
Инвазив үсемлекләр – безнең төбәк өчен чит төрләр, алар элек үсмәгән урыннарда тиз үсеп китә һәм җирле үсемлекләрне кысрыклап чыгара. Алар табигатькә һәм икътисадка зыян китерергә мөмкин.
Сосновский балтырганын Кавказдан алып кайталар – аны сыерлар өчен азык итеп кулланырга ниятлиләр. Бу 1980 еллар башына кадәр дәвам итә. Куркыныч чүп үләне дип рәсми рәвештә аны 2015 елда гына таныдылар.
Милек, җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Владимир Самокиш хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе субъектлары мондый үсемлекләр белән ничек көрәшергә кирәклеге турында конкрет алгоритм булсын өчен инвазив үсемлекләр исемлеген, аларга каршы көрәш ысулларын билгеләргә тиеш була.
Дача хуҗалары өчен – 5 меңгә кадәр, компанияләр өчен – 1 миллионга кадәр штрафлар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аңлатуларынча, балтырганга каршы көрәш Татарстан Республикасы муниципалитетларында төзекләндерү кагыйдәләренә кертелгән.
Хәзер Татарстанның административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр әзерләнә – участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штрафлар кертү планлаштырыла.
«Хокук бозу гражданнарга 2-5 мең сум күләмендә административ штраф белән яный, вазыйфаи затларга – 20-50 мең сум, юридик затларга – 150 меңнән 1 млн сумга кадәр», – дип хәбәр иттеләр Министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Сосновский балтырганына каршы көрәш һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга юл куймауны муниципаль районнар күзәтергә тиеш, дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
«Балтырганның торак пунктларда таралуын җирле үзидарә органнары күзәтә. Авыл хуҗалыгы җирләрендә Сосновский балтырганын бетерү өчен җир кишәрлекләре милекчеләре, җирдән файдаланучылар, җир биләүчеләр һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар җаваплы», - дип өстәделәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, Сосновский балтырганы белән проблема кискен тора. Үсемлеккә каршы көрәш өчен бюджеттан ел саен акча бүлеп бирелә. Ләкин ул агрессив рәвештә таралуын һәм яңа участокларны «зарарлавын» дәвам итә.
«Сосновский балтырганы югары репродуктив сәләткә ия – бер үсемлек 20 меңгә кадәр орлык бирә ала. Чүп үләне уңайсыз климат шартларына да чыдам», - диләр министрлыкта.
2021 елда төбәктә чүп үләне таралган җирләр мәйданы 1,5 мең га тәшкил иткән, 2025 елда инде 2,7 мең га.
Ул бигрәк тә торак пунктларда, юл буйларында һәм авыл хуҗалыгы өчен файдаланылмый торган җирләрдә үсә.
Балтырган башка төр үсемлекләрнең үсүенә мөмкинлек бирми. Ләкин иң мөһиме, балтырган кешеләр өчен куркыныч. Аның эфир майлары, тирегә эләгеп, көчле пешү һәм шешү җәрәхәтләре китереп чыгара, алар озак төзәлми.
«Сосновский балтырганына каршы көрәш кешеләрнең тормышын уңайлы итү өчен кирәк», – диләр матбугат хезмәтендә.
Сосновский балтырганының берән-сәрән үсентеләре белән язын, беренче яфраклары күренә башлагач көрәшә башларга кирәк. Даими утап тору, тамырларын кисү, җир өстендәге 25-30 сантиметр биеклектәге үсентеләрен чабу нәтиҗәле була.
Үсемлекнең зур популяцияләре (100 данәдән артык) белән көрәшү өчен комплекслы чаралар күрергә: тамырларын кисәргә, чабарга, махсус техника белән сукаларга, шулай ук сезонына ике-өч мәртәбә гербицидлар сибәргә кирәк.
«Балтырган сабакларын чәчәк ату төгәлләнгән һәм орлыклары барлыкка килгән вакытта чабарга ярамый, юкса ул территория буйлап үрчергә мөмкин. Аның сабагында туклыклы матдәләрнең гаять зур запасы бар, хәтта чабылган үсемлектә дә орлыклар барлыкка килеп өлгерсен өчен алар җитәрлек була. Балтырганның орлыклары өлгереп җитешмәсен өчен чәчәк ату чорында зонтик-бутонын сак кына кисеп алырга һәм яндырырга кирәк», – дип аңлаттылар министрлыкта.
Балтырган согы тән тиресенә эләкмәсен өчен бу эшләрне башкарганда махсус кием һәм перчаткалар кияргә кирәк.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев