Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

МХОда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Айрат кечкенәдән хәрби булырга хыялланган

Хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Айрат Воевода бары тик хәрби булырга гына хыялланган булган.

Ихлас күңелдән елмаю белән, бер күрүдә хәтердә сакланып калган Айрат Воевода турында, кем белән генә аралашсаң да, сүзләрен, аның көләч йөзен искә төшерүдән башлыйлар.

«Айрат белән без, ул хәрби училищеда укый башлаган елларында аеруча тыгыз элемтәдә тордык. Ул һәрбер студент шикелле елына ике тапкыр, каникуллар ваытында авылга кайта иде. Яшь булуына карамастан, гомер иткән олы кешеләр сыман фикерли, уйлана белә. Уку һәм тормыш планнары белән уртаклаша иде. Уңган, көчле характерлы егет булды. Әниләре Татьяна Владимировна, балаларын берүзе генә аякка бастырса да, аларны тәртипле, ярдәмчел, тырыш итеп тәрбияләде. Айрат белән соңгы тапкыр авылга, кыска сроклы ялга кайткач очраштык. Инде үз башыннан шактый күпне кичергән, әмма йөзендә һаман шул ихласлык белән елмаю. Аның бу елмаюның бернәрсә белән дә чагыштырып булмый, үзенә генә хас сыйфат билгесе иде ул. Без аның белән озак итеп сөйләштек, Аерылышканда, мин аның башыннан кичергән хәлләрне дә исәпкә алып, үзе турында да уйларга, сакланыбрак йөрергә киңәш иттем. Әмма япь -яшь кешенең миңа биргән җавабы шаккатыргыч булды, „мин бит — командир, иң беренче чиратта үземнең иптәшләрем турында уйларга, алар турында кайгыртырга тиеш“, диде ул. Айратның үз кулы астында булган кешеләргә карата җаваплылык хисе көчле булуын, чын хәрби кеше генә түгел, чын командир булып ирешүенә шунда инандым», — ди Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин.

Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын батырларча үтәп һәлак булган Айрат Воеводага нибары 23 яшь кенә иде. Шулай булуга карамастан, ул авылдашлары, укытучылары һәм сыйныфташлары, дуслары-туганнары хәтерендә, бер-берсен уздыра-уздыра, күз яшьләре белән сагынып сөйләрлек матур истәлекләр калдырган. 

Айрат районыбызның Шөгер авылында туып-үскән. Һәрбер аның яшендәге малай сыман, чәчәк тотып йөрүне кызлар эшенә санап, бераз гына ояла төшеп, 2008 нче елда Валерий Чкалов исемендәге мәктәпнең бусагасын атлап кергән.

«Башлангыч сыйныфларда укыганда мин Айратның укытучысы булдым. Күзләреннән игелеклелек сибелеп торган малай, оялчан гына елмаеп, миңа чәчәкләр букеты сузды. Бик күпне белергә теләүче, тырышып укучы булды. Шушы башлангыч сыйныфларда укыганда ук, мәктәп китапханәсендәге китапларны су кебек эчте», — ди Айратның беренче укытучысы Гөлназ Альбертовна Гафиятуллина.

Үзенең бик күпне белергә теләве, кызыксынучан булуы белән, Айрат хәтта мәктәп китапханәчесе Светлана Владимировнаны аптырашта калдыра торган булган. Китапханәче апасы аңа, үзенең яшенә карата нинди китап тәкъдим итәргә белми башлаган. Кайсын гына бирсәң дә, малай аларны тиз арада укып чыгып, яңасын сорап килә торган булган.

«Айратның тагын бер ягын искә төшерми үтә алмыйм, ул кечкенәдән дуслык кадерен белүче, иптәшләренә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы бала булды. Мин дәресләрдән соң, программаны авыррак үзләштерүче балаларны өстәмә сәгатькә алып кала идем. Алар арасында Айратның бик якын дусты да бар иде. Айрат, бик яхшы укуына карамастан, дәрестән соң да кала, иң азаккы минутларга кадәр шул балалар белән бергә утыра, дустын көтә. Сыйныфташларына булдыра алганча дәрес темасын аңларга булыша иде. Зуррак сыйныфларда укый башлагач, ул математика, әйләнә-тирәне өйрәнү буенча, район һәм республика олимпиадаларында берничә тапкыр призлы урыннар алуга иреште,»- ди Гөлназ Гафиятуллина.

Бик матур тавышлы, ягымлы йөзле укучысын, Гөлназ Альбертовна телевидениедән тапшырулар алып баручы диктор сыйфатында күз алдына китергән. Яисә шушы юнәлештәге башка берәр һөнәрне сайлар дип уйлый торган булган. Әмма Айрат бәләкәйдән «нинди дә булса батырлык» эшләргә хыялланган, бу хакта хәтта укытучысы, сердәше булган Гөлназ Альбертовнага да берничә тапкыр әйткән. Үзенең хыялына тугры калып, егет хәрби училищены сайлаган. 

«Улым Айрат мәктәптә, уртанчы сыйныфларга җиткәнче бик яхшы билгеләренә генә укыды. Мәктәпне яхшы тәмамлады. Ул миңа, «мин үземне башка бернинди һөнәр кешесе итеп тә күз алдына китерә алмыйм, бары тик хәрби кеше итеп кенә тоям», диде. 2018 нче елда Казан югары хәрби танк училищесына укырга керде«,- дип сөйләде Айратның әнисе Татьяна Владимировна.

Айрат хәрби училищега керергә хыяллануын турында тагын бер укытучысы Наилә Фәритовнага да белдергән. Хәрби кеше булу өчен белем дәрәҗәсе генә түгел, физик әзерлекнең дә бик яхшы булуы сорала. Булачак танкист, аңа үзенең хыялын тормышка ашырырга бернәрсә дә комачауламасын өчен, тиешенчә әзерләнергә карар итә. Наилә Фаритовна белән бергә алар стадионда, тиеш булган барлык физик күнегүләр өстендә җитди эш башлыйлар. Кыска гына вакыт эчендә ул бик яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, барлык нормативларны уңышлы тапшыра. 

«Мин аның бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырачагына хәтта шикләнмәдем дә. Чөнки Айрат бик рәхәтләнеп, күңел биреп укыды. Ышанычым чынлап та акланды, имтихан нәтиҗәләре уңышлы булды,»- дип искә төшерә Наилә Исмәгыйлева. 

Казанда укыган вакытта каникулларга кайткач, ул үзенең яраткан укытучылары янына килми калмаган, телефоннан да аралашып торган. Хәрби бурычын үтәгәндә кыска сроклы ялга кайткач та, мәктәптә очрашу үткәргән. Мәктәптә укучы балаларга хәрби кешенең Ватан алдындагы изге бурычы, аны дошманнардан саклау-яклау, патриотлык турында сөйләгән. Чкалов мәктәбе директоры, укытучылар, хәтта ашханәдә эшләүчеләр, техник хезмәткәрләр, һәркем белән кояштай елмаеп, җылы итеп аралашкан Айратны сагынып-көтеп алганнар ул көнне. 

«Улым хәрби училищены 2022 нче елның 29 нчы июлендә тәмамлап чыкты. Аннары аны Ерак Көнчыгыш хәрби округына эшкә билгеләделәр. Улым хәрби һөнәрне аңлы рәвештә үзе сайлады. Бу һөнәрнең нинди бурычлар йөкләвен тирәнтен белеп, барысына да әзер иде. Ул хезмәте буенча гына офицер түгел, гаиләдә дә чын ир-егет, кайгыртучан, игелеклы, ышанычлы иде. Бала югалту хәсрәтен бернәрсә белән тиңләү дә, аңлату да мөмкин түгел. Беренче вакытларда ул минем төшемә кергәли иде. Хәзер андый төшләр сирәк инде. Мин Бәкер шифаханәсендә эшлим, хезмәттәшләрем арасында, эш белән авыр кайгы беразга гына булса да артка чигенеп тора. Әмма улым Айратның Ватан алдында булган бурычын намус белән үтәве, шушы бурычны иң алгы сызыкка куюы белән горурланам», — ди Татьяна Воевода. Татьяна Владимировнаның таянычы булып кызы Альбина калган. Ул студент, Казанда югары уку йортында белем ала.

Айрат Җәлил улы Воевода 2023 нче елның 13 нче июнендә, махсус хәрби операция барышында, офицер буларак Ватанга биргән антына тугры калып, батырларча һәлак була.

Танк взоды командиры булган Айрат үзенең кул астында хезмәт итүче егетләрдән яшьрәк булган. Әмма аны гаделлеге, кыюлыгы, кайгыртучан булганы өчен, чын командир итеп хөрмәтләгәннәр. Бүгенге көндә авыр югалту кичергән укытучылары, авылдашлары, дуслары да, аның кыска гына гомере эчендә, никадәр җылы һәм якты истәлекләр калдыру турында сагынып сөйлиләр.

Айрат белән соңгы очрашулары турында, аның беренче укытучысы Гөлназ Гафиятуллина болай дип сөйләде: «Мин Айрат белән соңгы тапыр 18 нче апрельдә очраштым. Ул минем хәзерге эш урыныма — балалар бакчасына килгән иде. Беренче сентябьдә чәчәкләр тотып, оялчан гына елмаеп минем каршыга килеп басканда нинди булса, бу юлы да нәкъ шундый иде. Без Айрат белән һәрвакыт элемтәдә тордык. Ул миңа үзенең йөрәк сере — сөйгән кызы турында да әйтте. Кешелеклелек, игелек, үзара ярдәмләшү, патриотизм, якыннарына, үз җиренә һәм иленә мәхәббәт кебек сыйфатлар, Айратка әнисе һәм әбисе тарафыннан салынган дип саныйм мин. Җәйге каникулларны, ул сеңлесе Альбина белән бергә әбисендә — Урдалыда уздыра иде. Әниләре Татьяна Владимировна һәрвакыт эштә булды. Әбиләре Асия ханым белән алар бер-берсенә бик якын иделәр. Кыска ялдан соң, Айратның янә хәрби операциягә китәсен белгәнгә, мин аңардан әйләнеп кайтырга сүз бирүен, үз-үзен сакларга тырышуын сорадым. Айрат дәшми торды, бераздан „Мин булачак һөнәремнең бөтен якларын аңлап, үзем теләп сайладым“, дип җавап бирде». 

Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев