Мин роддомда чакта сөяркәсен өйгә чакырган...
Минем соңгы елымны укып бетерәсе калган иде, йөклелек чоры да авыр узды, өй мәшәкатьләре дә минем өстә, җитмәсә Айдар да югалып тора башлады. Укуны ташладым. Декрет ялына чыккан көнне аның сөяркәсе барлыгын белдем. “Сөеклем, бүген сине көтәргәме?” – дигән смс укыдым телефоныннан. Һәм ул миннән 7 яшькә кечерәк. Чибәрдер... назлыдыр... яшьтер...
Минеке кебек язмышка дучар булган кешеләр бар микән? Туган көнемнән алып бәхетсезлек сагалап йөргән мине...
Ничек балалар йортына эләккәнемне белмим. Дөресен әйтим, кызыксынмадым да. Андагы тормыш турында уйлыйсым да килми. Бөтен барлыгымны үзенеке иткән Айдар белән танышкан вакытлардан башлыйм әле.
25 яшемдә, берничә ай очрашып йөргәннән соң, Айдар белән бергә яши башладык. Безнеке кебек мәхәббәт киноларда гына була, дип уйлап ялгышканмын икән. Мин аны шулкадәр нык яраттым, ул теләгән һәр нәрсәгә әзер идем. Айдар да мине яратты. Балалар йортыннан булган гади генә авыл кызына бәхет арбасы белән ауды, дип сөендем. Барасы килгән җиргә бардык, ашыйсы килгән әйберләрне ашадык, рәхәт яшәдек. 28 яшемдә әти-әни булачагыбызны белдек. Айдар да сөенде. Ләкин ихлас шатлык хисләре түгел икәнен шунда ук аңлап алдым. Минем соңгы елымны укып бетерәсе калган иде, йөклелек чоры да авыр узды, өй мәшәкатьләре дә минем өстә, җитмәсә Айдар да югалып тора башлады. Укуны ташладым. Декрет ялына чыккан көнне аның сөяркәсе барлыгын белдем. “Сөеклем, бүген сине көтәргәме?” – дигән смс укыдым телефоныннан. Һәм ул миннән 7 яшькә кечерәк. Чибәрдер... назлыдыр... яшьтер...
Ничек кенә авыр булса да, Айдарга бернәрсә дә сиздермәдем. Һаман аның яраткан хатыны булып каласым килде. Керләрен юам, үтүклим, көнгә биш төрле ризык әзерлим, өйдә чиста, рәхәт. Бер каршы сүз әйтмим. Ә ул иртән үк эшкә чыгып китә, кайтмый калырга да мөмкин. Имеш, командировкада, бизнес, эше күп, әллә нинди уйдырмалар белән ышандырырга тырышты. Ә мин барыбер сиздермәдем. Яхшы хатын булуымны дәвам иттем. Зарларымны уртаклашырдай кешем дә юк иде, ичмасам. Чыгып китәр урыным да...
Мин бала табу йортында вакытта да сөяркәсен өйгә алып кайтудан курыкмады ул. Башка хатыннарның ирләре килә, ашарга китерәләр, хәл беләләр. Ә ул шул оятсыз нәрсәсе белән безнең өйдә ятты. Хәтта күршебез кергәндә дә ишекне минем халатларны киеп шул кыз ачкан.
Өйгә кайтып урнаштык. Бәхеткә генә төренеп яшисе бит! Бала көйсез булды, төннәрен елый. Әлбәттә инде, минем борчылуларымның нәтиҗәсе иде бу. Ә ул, кызын алып тынычландырасы урында, “мин абыйда кунам, дустым янына барам”, дип өйгә дә кайтмый башлады. Соңрак инде кызыбыз йокларга бирми дигән сылтау тапты. Ә мин аның бөтен кыланышларына күз йомдым. Баламның әтисез үсүен теләмәдем. Ничек тә гаиләбезне саклап калырга тырыштым. Ә ул өйдә бик аз вакыт була иде. Шул арада да мине мыскыллап сөйләшә, “аңгыра сыер, карачкы, таза дуңгыз”, дип эндәшә башлады. Бәби тапканнан соң, мин 10 килога тазардым. Имеш, дусларының хатыннары чибәр, зифа буйлы, матур киенәләр, ә мин – авыл ташландыгы. Бу сүзләрен иътибарга алмаска тырыштым. Чыгып китәр урыным булмау әллә нинди сүзләргә түзәргә дә мәҗбүр итте. Хәтта акрынлап кул күтәрүләренә дә ачу сакламадым. Кызганыч, күкрәктә сөт бетте. Бала ач, ашамлык алырга акча җитми, чөнки Айдар бирми башлады. Үзе өйдә ашамый, кибеттән бернәрсә дә алып кайтмый. Бала еласа да миңа кул күтәрә, тора-бара юкка да кыйный башлады. Мин аның тормышын җитмерүдә, шушы гөнаһсыз баланы алып кайтуда, фатирында яшәүдә гаепле булдым.
Тормышымның ул көннәрен искә алсам, бөтен тәнем калтырый башлый. Кеше хайванга да андый мөнәсәбәт күрсәтмидер. Ә бу кабәхәт хәтта үз баласына да кул күтәрергә әзер иде. Баланы яклап чыксам, өйдән куа башлады. Озак та үтмәде, беркөнне эштән соң, сөяркәсен алып кайтып, безне кышкы төндә урамга куып чыгарды. Алдына тезләнеп, аякларын үбә-үбә, безне куып чыгармавын үтендем. Эчемә китереп типте. “Юан тәкә, башта үзеңә, аннары минем сөеклемә кара! Мин синең белән ничек яши алыйм”, дип, кызыбыз белән бер кат көзге куртка һәм аяк киемнән куып чыгарды. Салкын кышкы кич иде ул... Салмак кына кар ява. Төнге ут яктысында минем кочагыма чумып, сабыем мыш-мыш йоклый. Аңа биш ай иде. Бер кулымда кечкенә генә сумка, икенчесендә кызым. Минем хәтта бала салырга коляска да юк иде. Телефоным, аның бүләге булганлыктан, үзенә алып калды. Кесәдә 18 сум акча бар... Кая барганымны аңламыйча бардым да бардым.
Кемгә барып бәрелергә дә белмим. Еларга күз яшьләрем дә калмаган иде. Елый да, көлә дә, сөйләшә дә алмый идем. Дусларымны куып бетерде, беркем белән аралаштырмады. Декретка чыкканчы, мин хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләгән идем. Шунда барып, елый-елый, дежур табибтан безне бер төнгә генә булса да кертүләрен үтендем. Икенче көнне иртән үк, бөтен алтыннарымны ломбардка тапшырып, бер әбигә иске генә фатирга урнаштым. Акча бер ай бүлмәдә яшәп торырга җитте. Аңа язмышымны сөйләп биргәч, Нурфинә әби хәлемә керде. Үз балалары юк, улы үлгән. Кызымны карап торырга сүз бирде, мине эш эзләргә җибәрде. Югары белеме, тәҗрибәсе, җитмәсә, тышкы кыяфәте дә җәлеп итәрлек булмаган кешене эшкә алырга ашкынып торучы гына булмады.
Балык цехына җыештыручы булып урнаштым, хезмәт хакы – адәм көлкесе. Ярар, эшли-эшли башканы да табарга мөмкин. Иң мөһиме – алдылар. Юл уңаенда мине ирем эзләп тапты. Машинага алган кредит минем исемдә. “Әгәр түләмәсәң, баласыз калдырам”, – дип янады. Бик курыктым. Чынлап та, даими керем юк, торыр урын да үземнеке түгел, кызымны югалтудан куркып, акылдан шаша яздым. Теләсә нинди эшкә риза идем. Шәһәрнең икенче башында урнашкан кафега савыт-саба юучы булып урнаштым. Цехтан соң 7 чакрым барырга кирәк, юлга акча тотасы килми. Юк та әле ул! Ә кредит түләргә ике эштә алган хезмәт хакы да җитми. Ике ел түлисе! Ике ел! Бүлмә өчен дә акча кирәк, баланы да ач тотып булмый. Төннәрен оекбашлар, бияләйләр бәйләп сата башладым. Салкында көзге юка аяк киеме белән басып торып, аякларым авырта башлады, түздем. Кичке якта базарда эчергән яшелчә-җиләк җимешләрне чистартырга йөрдем. Азрак ашардайларын кискәләп алып кайтам да кызыма ашатам. Ул мине күрүгә сөенә, аның да ана назына төренеп үсәе килә бит. Ялларда да аңа вакытым җитми: ишек алды җыештырам, подъездлар, фатирлар юам. Кыйммәтле машиналарда йөрүче, матур итеп киенгән бай хатыннарын күрәм дә, ак көнләшү белән көнләшәм. Тамаклары тук, өсләре бөтен, туңмыйлар да. Шулчак тагын кызымның якты киләчәген күз алдына китереп эшкә чумам. Ярый әле Нурфинә әбиебез бар, аңа мең рәхмәтле.
Төн уртасында кайтам, ә алар йокыга чумган. Уятмас өчен акрын гына керләрне юам, мин ятканда инде сәгать ике-өч була. Бишенче яртыда торып эшкә йөгерәм. Йокысызлык, ачлык озак көттермәде. Еш авырый башладым, күп тапкырлар аңымны югалттым. Күзләрем начарланды, 18 килога ябыгып, талчыккан хатынга әверелдем. Ләкин бирешмәдем, тормышка бөтен теш-тырнагым белән ябыштым. Кызым гына янымда һәм сау-сәламәт булсын! Калтырап торган, зәп-зәңгәр кулларым белән авыр эшләр башкардым. Ләкин акча барыбер җитмәде. Үземнең бомжга әйләнә баруымны сиздем, кием дә алганым юк, тышкы кыяфәтемне бөтенләй дә карамыйм. Шулай итеп дүрт ел вакыт узды. Бу аралыкта нәрсәләр аша узганымны язасым килми. Төрле мыскыллаулар, авырлыклар, ачлык, ялангачлык аша уздым, сөяркәсе белән “үлеп яраткан” ирем йөри торган машина өчен кредитны үз кулларым, бөтен сәламәтлегем, яшь бөртекләрем белән түләп бетердем.
Болытлы көнне балкып кояш чыккандай, тормыш үзгәрә башлады. Аллаһы Тәгалә юлымда бер бик яхшы кешене очраттырды. Мин җыештырырга йөри торган бик бай фатир хуҗабикәсе иде ул. Якыннан танышып, тормышым турында белгәч, кызганып, үзенә сәркатип итеп эшкә алды. Югары хезмәт хакы бирергә вәгъдә итте. Кызымны балалар бакчасына урнаштырды. Киендерде. Мин компьютер курслары бетердем, юристлыкка укып, югары белемле булдым. Эштә дә тиз күреп алдылар. Башта менеджер, аннары бер эре фирмада директор дәрәҗәсенә күтәрелдем. Өч бүлмәле яхшы фатир, яңа машина алдым, дизайнерлар ярдәмендә ремонт ясадым, кызым белән чит илләргә ял итәргә йөри башладым. Кызым бернәрсәдә дә кытлык кичерми, шәхси мәктәптә белем ала, төрле түгәрәкләргә йөри. Нурфинә әбиебезне дә ташламадык, ул бит кызымның дәү әнисе! Бездә дә торып китә, үзебез дә еш кунак булабыз. Ошатып йөри торган югары дәрәҗәле дустым да бар.
Һәм менә язмыш! Белдерү буенча шәһәр яныннан җәйге өй сатып алырга теләдем. Телефоннан очрашырга килештек. Сатучы хатын сүзләре буенча, тиз арада акча кирәк икән, ире ниндидер начар хәлгә дучар булган, шуңа саталар. Билгеләнгән урынга килеп җиттем. Каршымда “сөекле” ирем Айдар һәм 100 килолы сөяркәсе басып тора. Бер ун минут сүзсез тордык. Каршыларында кайчандыр эченә тибеп, кышкы төндә бала белән урамга куып чыгарган мин басып торам! Аларның өй бәясеннән дә кыйммәтрәк машина, өстемдә затлы күлмәк! Һәм ул! Таза, картайган, эче чыккан, чәчләре тузып беткән... Эх... Айдарның каршына килеп, йөзенә төкердем дә китеп бардым. Бернинди акчага да сатып алып булмаслык рәхәтлек кичердем шул чакта. Ә ул селкенмәде дә...
Менә шулай... Тормыш гел без теләгәнчә генә бармый. Ләкин бу дөньяга килгәнсең икән, аның һәр минутыннан тәм табып, бернинди сынауларга бирешмичә яшәргә кирәк. Минем сынардай вакытларым күп булды, әмма мин түздем! Сабыр гына, мәсхәрәләүләргә бирешмичә яшәвемне дәвам иттем. Мин бу якты дөньяга килгәнмен икән, юкка түгел. Мин әни булу өчен туганмын. Кечкенәдән шул хакта хыялландым. Ул тормышка ашты! Һәм Әни булып үләчәкмен дә. Горурланырлык әни булып!
Дания Садыйкова, Казан.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев