“Мин синнән башка яши алмыйм, иреңнән аерыл, бергә яшик”
Гаиләле ирләрне аздырып, балаларны ятим калдырып, күз яшьләре түктереп яшәүче хатын-кызлар турында язылган хатларны тыныч кына укый алмыйм. Шундый хатын-кызларга гыйбрәт булмасмы дип, үз башымнан үткән хәлләр турында кыскача гына язарга уйладым.
Безнең заманда, Совет чорында асыл затлар бик әдәпле, тәртипле иде. Яшьлегем чәчәк атканда Фәрит (исемен үзгәрттем) исемле егет белән таныштым. Тора-бара бер-беребезне күрмичә тора алмаслык хәлгә җиттек. Өйләнешергә җыенганда сугыш башланды. Фәрит: “Язылышыйк, минеке булып кал, көтәрсең”, – диде. Мин: “Сугыш бит, дөньяның ни эше булмас”, – дип каршы килдем. Көтәргә вәгъдә бирдем. Их, вәгъдәмдә торган булсам... Сугыштан берничә хат җибәрде дә хәбәрсез югалды Фәритем. Ә тормыш дәвам итә, Фәрит юк дип тормый. 1943 елның көзендә авылга фронттан кайткан бер укытучы егет килде.
Яшьлек-яшьлек шул, моңаеп утырып булмый. Күңелләр күтәрелмәсме дип, шул егет (Наил дип әйтик) белән иптәшләрчә генә сөйләшә башладык. Бер-беребезгә якынаеп киттек, ахырда өйләнешеп тә куйдык. Балабыз туды. Беренче мәхәббәт тә җырдагыча, еракта, томаннар артында калды кебек. Шулай гаилә корып, әйбәт кенә яшибез. 1945 елның көзендә... Фәрит кайтып төште. Тетрәнеп киттем, нишләргә дә белмим. Бер авылда яшәгәч, очрашмыйча булмый бит. Күрешкәч: “Ник вәгъдәңдә тормадың, ник көтмәдең?” – дип битәрләде. Күп тә үтмәде: “Мин синнән башка яши алмыйм, әйдә, иреңнән аерыл, бергә яшик”, – дип, миңа тәкъдим ясый башлады бу. “Гаиләмне таркатмыйм, баламны ятим итмим, үзеңә башканы тап та, өйлән”, – дидем. Йөри торгач өйләнде, ике балалары булды, мин дә тынычландым.
Шулай ике якның да тормышы тынычланып, җайланып яшәгәндә ирем Наил, юл һәлакәтенә очрап, вафат булды. Хәсрәт юлдаш белән йөри диләр, хак икән. Озак та үтмәде, авырып, минем балам да үлде. Бу кайгы-хәсрәт вәгъдәмдә тормаган өчен Ходай тарафыннан бирелгән җәзадыр дип елыйм да елыйм. Япа-ялгыз калдым. Фәрит өчен “җай чыкты”. Яңадан: “Хатынымны аерам, бергә яшик!” – дип вәсвәсәләнә башлады. “Минем өчен ананың һәм балаларның күз яше мәхәббәттән өстен тора, тәкъдимеңне кабул итә алмыйм”, – дидем.
Уйладым-уйладым да, күзенә күренмәгәч онытыр әле дип, ерак авылдагы апам янына китеп бардым. Шунда эшкә урнаштым. Бәхеткә каршыдыр инде, шунда картайган әти-әнисен тәрбияләргә дип читтән бер егет кайтты. Ул миңа өйләнергә исәп тотып, тәкъдим ясады. Апам белән киңәштем дә без өйләнештек. Ул бик акыллы кеше булды. Кулыннан килмәгән эше юк. Яңа йорт салдык. Әти-әнисе мине бик яраттылар. Мин дә аларны хәлемнән килгән кадәр тәрбия кылдым. Бер улыбыз туды. Үрнәк гаилә булып яшибез. Улыбыз да өйләнде. Киленнән уңдык. Оныклар сөю дә насыйп булды. Хәзер улыбыз, киленебез тәрбиясендә яшибез. Картлар безгә хәер-дога биреп үлделәр. Шуңа күрә, үзебез дә бәхетле картлык кичерәбез.
Фәрит тә үзенең хатыны белән яшәп, балаларын үстереп, кеше итеп тәрбияләгәннәр. Хәзер улы тәрбиясендә яшиләр икән. Без аның белән гомер буе очрашмыйча яшәдек. Гомеребезнең көзендә авылыма баргач, Фәрит белән очрашырга туры килде. “Үлгәнче бер очрашып, әйтәсе сүзләремне әйтә алырмын микән дип яшәдем. Менә безне Ходай очраштырды”, – ди. “Гомерләр узган, туннар тузган, миңа әйтәсе нинди сүзләрең бар соң?” – дим. “Яшьлек җүләрлекләрем белән саташып йөргәндә, синең көчле ихтыярлы, олы җанлылыгың аркасында гаиләм таркалмыйча калды. Аны мин түгел, син саклап калдың. Син минем йөрәгемдә мәңге онытылмаслык һәйкәл”, – диде.
Бер-беребезгә озак карап тордык, күзләребез чыланган хәлдә хушлаштык.
83 яшьлек әби
Чыганак: Саба таңнары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев