Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район газетлары күңелле хәбәрләр генә алып килсен

Бу көннәрдә киләсе елның беренче яртыеллыгына язылу бара. Икенче елга “Подписка бүләк ит” акциясендә катнашучылар да бар.

 

Шуларның берсе – “Август-Лениногорск” агрофирмасы. Аларның игелекле ярдәме белән киләсе яртыеллыкта авылларда яшәүче ветераннар, тыл хезмәтчәннәре “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетларын өйләренә алдыртып укыячак.

Райондагы Зәй-Каратай, Ивановка, Мичурин, Керкәле, Яңа һәм Иске Иштирәк, Мөэмин-Каратай, Иске Шөгер, Сугышлы һәм Урдалы авыл җирлекләрендә яшәүче – ягъни агрофирма эшчәнлеген алып баручы территорияләрдәге авылларда яшәүче тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, актив пенсионерлар – барлыгы 81 кеше район газетларын 2023 елның беренче яртыеллыгында алачак.

“Август-Лениногорск” агрофирмасы әнә шундый зур бүләк ясады, редакциягә өчен зур ярдәм булды. Бу гамәлләре  башкаларга да үрнәк булып торсын иде. Шунысын да билгеләп үтик: бу елның икенче яртыеллыгына да аграр хуҗалык 74 райондашыбызга газетларыбызны яздырткан иде.

Киләсе елда район газетларыннан алар шәһәр һәм авыллардагы хәбәрләрне, яңалыкларны, район кешеләре турындагы язмаларны укыячаклар, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсен, агрофирманың эшчәнлеген дә яктыртабыз. Ни әйтсәң дә, алар авылларда гомер итеп, намус белән эшләп, лаеклы ялга чыгучылар.

Зәй-Каратайда яшәүче Аслия апа Бәдертдинова – тыл хезмәтчәне. “Заман сулышы” газетын алдыра, яратып укыйм, ди. “Бу яртыеллыкта шулай ук миңа яздырткан иделәр. 90 яшемә бүләк итеп кабул иттем. Хәзер олыгаябыз бит, тыл хезмәтчәннәре дә сирәгәя. Рәхмәт игътибар өчен”, - ди Аслия апа.

Аслия апа Зәй-Каратай авылында туып-үскән. Элеккегечә әйтсәк, колхоз идарәсендә бухгалтериядә эшчәнлек алып барган. “37 ел бухгалтериядә эшләп, пенсиягә чыктым. Аллага шөкер, бик әйбәт эшләдем, бухгалтерлыкка укымасам да. Хәер, минем бик белем аласым килгән иде, җибәрмәделәр. Ул чакта шулай иде бит, документны да бирмиләр. Ә документсыз кая барасын”, - дип сөйли Аслия апа.

Эшләү дәверендә колхоз белән җитәкчелек итәргә алынган 8 рәис белән эшләргә туры килә. “Мин пенсиягә чыккач, кызганыч, колхоз да калмады”, - ди. Хәзерге вакытта Зәй-Каратай кырлары буш тормый, “Август-Лениногорск” хуҗалыгы эшкәртә.

Иске Шөгер авылында гомер итүче Анурбәк Гыйльманов та киләсе елга “Заман сулышы”н укыячак. Ул олы яшьтә булуына карамастан, газетны укып, ил-көн яңалыклары белән танышып бара. Анурбәк бабай улы Наил һәм килене Лилия тәрбиясендә яши. Намазын калдырмаска тырыша, җомга көннәрендә исә улы Наил мәчеткә дә илтеп куя икән. Гомер юлын тырыш хезмәттә, намуслы итеп уздыра Анурбәк бабай. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 10 яшь була. Әлбәттә, үзе кебек яшүсмерләр җилкәсенә ул вакытта хезмәтнең иң авыры төшкән, колхозда эшләгән. Аннары нефтьче һөнәрен сайлый. “Шуннан соң әби-бабайны тәрбияләргә дип бу якларга кайтырга туры килә һәм пенсиягә чыкканчы битум заводында электр-монтажчы булып эшләде”, - ди Наил абый.

Эш урынында хөрмәтле хезмәткәр булган. Хатыны белән өч бала: ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә, кызганыч, хатыны якты дөньяда юк. Әниләре үлгәч, улы әтисе янына кайтырга хәл итәләр. Тыл ветераны хөрмәттә, игътибарда, 13 оныкка кадерле бабай булып яши. Исәнлек белән озак еллар яшәргә язсын. Авылларның нигезен дә шушы олы кешеләр тәшкил итә бит. Хөрмәт күрсәтеп калыйк.

Фотода: Юлтимердә яшәүче Илсөяр Минязевага да киләсе елда "Заман сулышы" өенә киләчәк.
 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев