Миргасыймовлар гаиләсе мәдәният-сәнгатькә гашыйк гаилә
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Лениногорскидагы хезмәттә дә, ялда да, сәнгатьтә дә тәм таба белгән, балалар тәрбияләү өлкәсендә һәм өлкәннәргә игътибарлы, ярдәмчеллекләре белән аерылып торган гаиләләр турында искә төшереп, сөйлисе килде.
Андый гаиләләрнең үзләре турында сөйләп, заманча итеп әйтсәң, “пиар” ясап йөрергә вакытлары калмый.
Шәһәребездә яшәүче Сәрия һәм Ильяс Миргасыймовлар гаиләсе дә шундыйларның берсе. Әле шушы көннәрдә генә Лениногорскидагы “Ак калфак” берләшмәсе белән районга чыгып, халкыбызның милли йолаларына багышланган бәйрәм оештырып, анда катнашып йөргән кешеләр, бүген исә телефоннан шалтыраткач, “без сәяхәттә, чит илдә” диләр. Шаяртып кына әйтүләре булган икән.
Чит ил дигәннәре үзебезнең күрше Башкортстан булып чыкты. Алар икесе дә мәдәният-сәнгатькә гашыйк кешеләр. Республикада танылган шагыйрь, җырчыларның байтагы, Лениногорскига килгәч, Сәрия ханым пешергән бәлештән авыз иткән кешеләр.
Миргасыймовлар йортын бик яратып, кич утырырга килә иде алар. Мәҗлесләрендә дә үзенә бертөрле күркәмлек, милли тыйнаклык хөкем сөрә. Күпчелек темалары яңа шигырьләр һәм өметле яшь шагыйрьләр, яңа җырлар турында сөйләшеп, саф ана телебездә аралашып, аның киләчәк буыннарга да саклап калу турында була.
Сария һәм Ильясның танышулары да бик кызык килеп чыккан. 80 нче елларда Алабуга педагогия институтын тәмамлаган Сәрияне Сарман районы Рангазар авылына укытырга җибәргәннәр. Ул елларда уку йортын тәмамлап чыккан яшь белгечләрне, “кая телисез, шунда барыгыз, без сезгә диплом бирдек” дигәндәй чыгарып җибәрмиләр, төрле шәһәр, авылларга эшкә билгелиләр иде.
Әлбәттә, уку йортын тәмамлап чыгучының үз теләге дә исәпкә алына. Менә шулай, яшь кенә укытучы кыз Сәрия Ильясның туган авылына барып чыга. Ә аның әнисе Зөлхәбирә мәктәп ашханәсендә эшли торган була. Ул Сәрияне бер күрүдә яратып, “заочно” улы белән таныштырып, шулай ук читтән торып, өйләнештереп тә куя. Билгеле, хыялында гына. Чөнки Ильяс бу вакытта армия сафларында хезмәт итә торган була.
Улы армиядән кайткач, яшьләр чынлап та танышып китәләр. Беркадәр вакыт аралашып, бер-берсен белешеп йөргәч, өйләнешеп тә куялар. Бу күңелле вакыйга 1981 нче елның 19 нчы декабрендә була. Димәк, быел бергә гомер итә башлауларына кырык ел булачак.
Ничә ел булуга карамастан, йөзләрендә яшьлек яме, күзләрендә яшьлек очкыннары балкыган элеккеге Ильяс белән Сәрия булып калганнар. Аларның ике балалары, өч оныклары бар. “Безнең барыбызны да тормышка һәм сәнгатькә гашыйк булуыбыз берләштерә”,- ди Сәрия ханым.
Лениногорскига алар 2006 нчы елда Түбән Камадан килеп төпләнгәннәр. Сәрия ханым Лениногорск мәдәният йортында берничә ел дәвамында эшләгәннән соң, “Ветеран” үзәгендә мәдәни эш алып барды. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен, чын мәгънәсендә сәнгать йорты оештырган иде ул.
Бер генә бәйрәмне, истәлекле көнне игътибарсыз калдырмыйча, төрле түгәрәкләр эшләтеп җибәреп, олы яшьтәгеләрнең тормышын тулы, кызыклы итте. Ветераннар да бик яратып, кызыксынып йөрде бу йортка. Бу эшләрнең барысында да, тормыш иптәше Ильяс уң кулы булды.
Тулырак "Заман сулышы" газетында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев