Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мобилизацияләнгән кешеләр транспорт салымыннан азат ителә, милек салымнары кичектерелә

Татарстанда мобилизацияләнгән кешеләр бер транспорт чарасына транспорт салымыннан азат ителә һәм милек салымын кичектереп түли алачак.

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

«Россия Федерациясе Кораллы көчләренә Татарстаннан чакырылган мобилизацияләнгән кешеләр бер транспорт чарасына транспорт салымын түләүдән азат ителде», – диде Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе.

Республиканың мобилизацияләнгән кешеләренә милек салымын түләүгә кичектерелү бирелә, дип өстәде ул. Милек салымы турындагы белдерү кәгазьләре гражданны демобилизацияләгәннән соң өч ай узгач кына киләчәк һәм ай саен аларның 1/6 өлешен түләргә кирәк булачак.

Шул ук вакытта, әгәр мобилизацияләнгән кеше ике-өч елдан соң гына кайтса, милеккә салым шул ике-өч ел өчен киләчәк.

Искәртеп узабыз, пенсионерларга салым исәпләгәндә бер объекттагы милегенә ташлама ясала. Өстәвенә, пенсионерның ике фатиры булса, ул ташламаны кадастр бәясе кыйммәтрәк булганына алачак. Моннан тыш, пенсионерларга алты сутый җиргә салым ташламасы гамәлдә, ягъни участок, әйтик, 10 сутый булса, бары дүрт сутый өчен генә салым түләргә туры киләчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев