Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөэмин-Каратайда якташлары Гөлфия Исхакова иҗатына багышланган әдәби сәгать узды

Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә, Балалар һәм яшүсмерләр атналыгы кысаларында, якташыбыз, авылдашыбыз, танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның һәм Удмуртиянең Язучылар, Удмуртия журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты Гөлфия Исхакованың иҗатына багышланган «Туган ягыбыз горурлыгы» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

Гөлфия Исхакова Татарстанның Әлмәт районында туып, Мөэмин-Каратай авылының сигезъеллык мәктәбендә белем алган. Бүгенге көндә ул Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итә.
1988 елдан Воткинск шәһәрендә татар халкының милли аңын, мәдәниятен үстерү өстендә зур эш алып бара. «Дуслык», «Тургай» ансамбльләрен оештыручыларның берсе. Бүгенге көнгә кадәр «Тургай» ансамбле җитәкчесе.

Гөлфия Исхакова мәктәп елларыннан ук каләм тибрәтә башлый.1994 елдан хикәяләре, лирик шигырьләре Удмуртия, Татарстан газета-журналларында («Яңарыш», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Хәзинә», «Воткинские вести», «Әлмәт Таңнары», «Яшьләр заманы», «Тормыш кыры», «Казан утлары», «Мәйдан», «Ялкын»), «Язмышлар авазы» күмәк җыентыгында (1998, Ижау) басыла. «Язларыма кайтам» (2002), «Ак моң алып каеннардан» (2007), балалар өчен «Президент булам» (2012), «Сукыр мәхәббәт» (Казан, 2012), «Изге теләкләр юллыйм» (2013, Төмән), «Күңелем фасыллары» (2017), 2019 елда исә балалар өчен "Мактанчык, дип әйтмәгез!"
китаплары нәшер ителә.

Гөлфия Исхакова тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Удмурт язучылары әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Үзенең шигырьләрен рус теленә Сергей Вострокнутов тәрҗемә иткән.

Безнең төбәктә Гөлфия Исхакованы белмәгән кеше юктыр. Ул шагыйрә, язучы булудан тыш, көйләр дә иҗат итә. Аның сүзләренә язылган җырлар байтак.

Шагыйрәнең шигырьләренә танылган композиторлар да үзенчәлекле көйләр иҗат итәләр. Әлеге җырларны татар эстрадасының танылган җырчылары башкара.

Чара барышында китапханәче – Таһир Шәмсуаров яшьләрне Гөлфия Исхакованың тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Китап сөючеләр авторның китаплары, берсеннән-берсе эчтәлекле һәм шул ук вакытта укучы күңеленә үтеп керә торган мәгънәле шигырьләре белән таныштылар, үзләре дә бик теләп чыгыш ясадылар.

Гөлфия Исхакованың шигырьләре төрле темаларны үз эченә ала. Әлбәттә, күңел җимешләренең күпчелеге туган төбәккә, әти-әнигә, ил-Ватанга, мәңгелек юлдашы - мәхәббәткә багышланган. Шигърият сөюче яшьләр шагыйрәнең шигырьләрен укыганда үзләре дә ияреп, мул сулы Каратай елгасында йөзеп, Аяклы таш өстенә утырып, табигать белән хозурланып, Әсән тавына менеп, кәрзин тутырып җиләк җыйгандай булдылар.
Чара ахырында яшь буында әдәбиятка һәм китапка карата кызыксыну артты.

Таһир Шәмсуаров

Фото һәм мәгълүмат Мөэмин-Каратай авылы китапханәсенең ВКонтакте официаль төркеменнән алынды. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев