Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөэмин-Каратайдан язалар: авылның рухи һәм мәдәни үзәге ул - китапханә

Һәр татар авылының бүгенгесе, киләчәге аның мәдәнияты, китапханә белән бәйле.

Чөнки авыл җирендә үткән төрле чаралар иң беренче чиратта китапханә аша тормышка ашырыла. 

Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе –  төрле яшьтәге китап укучыларның зәвыгын барлаучы, китап укучы күңелендә матурлыкка юл күрсәтүче, кеше күңелен баетучы мәдәни учак. Биредә ел әйләнәсендә төрле чаралар үткәрелә.

Мәсәлән туган ягыбыз, аның бүгенгесе, киләчәге белән бәйле әдәбият, язучылар иҗаты һәм алар белән киңкүләм укучыны таныштыру төп бурыч булып тора. Безнең китапханә иң беренче чиратта китап укучыны үзебезнең төбәктә туып-иҗат иткән язучы-шагыйрь, рәссамнарның иҗаты белән таныштыра. Шулай ук Мөэмин-Каратай авылының танылган язучы-шагыйрьләре бар. Аерым алганда, бүген Удмуртиядә яшәм иҗат итүче, ике телдә әсәрләр язучы, шагыйрә Гөлфия Исхакова, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, шагыйрә Гөлназ Хәкимова. Әлеге каләм ияләре белән без даими элемтәдә торабыз. Һәм еш кына алар белән иҗади очрашулыр оештырабыз.

Мәсәлән, авылдашыбыз Гөлфия Исхакова белән очрашулар уздыру даими традициягә әверелде. Автор өчен туган җиргә кайту үзе бер бәйрәм икәнлекне дә искәртеп үтәсе килә. Шулай ук Лениногорск шәһәренең 6 мәктәбе укытучысы, шагыйрә Гөлназ Хәкимова һәм аның гаиләсе белән очрашу узды. Чөнки Гөлназның әти-әнисе дә – әдәбият, мәдәният белән бәйле кешеләр. 

Безнең авылда өлкән яшьтәге шагыйрәбез Рәхимә апа Гәрәева бар. Без аның тәүге шигырьләр җыентыгының тәкъдим итү кичәсен оештырдык. 

Мөэмин-Каратай авылында бүгенгесе көндә балалар бакчасы, мәктәп булмаса да, балаларның төп аралашу, рухи дөнья белән танышу урыны ул – мәдәният йорты һәм китапханә. Балалар, укучылар  китапханәдә узучы һәр чарада теләп катнашалар. Без моның белән яшь буынны туган авылның тарихы, мәдәнияте белән дә таныштырабыз. Безнең Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында  бай, төрле тармакны берләштергән, 1990 елда ачылган музей бар. 

Авыл тарихы белән таныштырганда, әлбәттә, аның табигатен дә күз алдында тотабыз. Мөэмин-Каратай – табигый чишмәләргә  бай. Без балалар белән авыл чишмәләрен карарга, аларның тарихлары белән таныштырга чишмәләргә сәяхәт оештырабыз. 

Мөэмин-Каратай авылында бүгенге көндә сигезенче дистәне вакласа да, әдәбиятсыз, китапсыз яшәүне күз алдына китерә алмаган апа-әбиләребез арасында китапханәнең актив китап укучысы Флюра апа Гафиятуллина бар. Китапханә эшендә Флюра апа –  безнең уң кулыбыз. Аның катнашында фольклор кичәләр уза. Шулай ук Флюра ханым шәһәр район, республикакүләмендәге әдәби бәйгеләрдә дә теләп катнаша һәм призлы урыннар яулый. 6 яшеннән алып, тегү, чигү, бәйләү белән шөгыльләнә. Китапханәдә ул укымаган китап калмагандыр дип уйлыйм. 

Менә берничә ел инде Мөэмин-Каратай авылы тарихына багышланган китап әзерлибез. Бүгенге көндә әлеге китап өчен авыл халкыннан китап өчен мәгълүматлар җыю бара. Киләчәктә барлык язмаларны туплап, авыл тарихын нәшер итәргә уйлыйбыз.
  
Без авылыбызда кич утыруларны яңадан торгыздык. Авыл халкын җыеп, һәр җәй саен, көтү кайткач, авылның капка төбендә кич утырулар оештырабыз. Мода балалар да, егетләр-кызлар да, өлкәннәр дә бик теләп катнаша. Халкыбызның борынгыдан килгән җирлы-биюле уеннары, җырлары, гармун моңнарны төрле яшьтәге авылдашларны үзенә тарта, онытылмаслык бер хатирә булып күңелләрлә саклана. 

 

Таһир Шәмсуаров

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 30 май санында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев