Мөгаллим Ирек Мансурович Вәлиев турында укучылары “ул үз фәнен һәм безне яратып укытты”, диләр
Гади һәм тыйнак
Гади һәм тыйнак, мөгаллим икәнлеге тышкы кыяфәтеннән үк күренеп торган Ирек Мансур улы Вәлиев кырык ел гомерен балаларга математика белеме бирүгә багышлаган.
Инде байтактан лаеклы ялда булуына карамастан, аның турында яза башлагач, элеккеге хезмәттәшләре, җитәкче һәм укучылары кабат-кабат шалтыратып истәлекләре белән уртаклаштылар.
Ирек Мансур улы Вәлиев районыбызның Шөгер посёлогында туып-үскән. Әтисе – Мансур Вәли улы Шөгер милиция участогының өлкән инспекторы булган. Әнисе Сәвия Касыймовна бухгалтер булган, соңрак авыл клубында эшләгән, гаиләләрендә 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.
“Әти-әни безне белемле кеше итү өчен тырышты, киләчәктә нинди һөнәр сайлау, кайсыбызга нәрсә туры килүе турында еш сөйләшә идек. Ата-ана үз баласының нәрсәгә сәләтле булуын күрә бит инде. Мин математиканы яраттым, безнең Шөгер мәктәбендә математика укытучылары бик көчле иде. Үземне укыткан мөгаллимнәрем Мингалимова Шәмсия Галиевна, Сания Хәмитовнаның йогынтысы да булгандыр. Сания апаның фамилиясен хәтерләмим, әмма үзләре, аларның укыту алымы һәрвакыт үрнәк булды миңа”,-ди Ирек Мансурович.
Шөгер мәктәбен тәмамлагач, ул Алабуга педагогия институтының математика факультетына укырга керә. Булачак тормыш иптәше Фиалка Шөгер мәктәбенә Керкәледән килеп укып йөри. Алар параллель сыйныфларда укыйлар.
Әмма балачактан башланган дуслык һәм яшүсмер чакта бөреләнгән мәхәббәткә бернинди шәһәрләр һәм уку йортларының аерым булуы комачаулык итә алмый. Фиалка Казан педагогия институтының чит телләр факультетында югары белем ала. Уку йортларын тәмамлаганнан соң, әле ул вакытларда тиешле булган институт юлламасы буенча төрле урыннарга эшкә дә билгеләнә яшьләр.
Ирек Чирмешән районының Иске Кади авылы мәктәбенә математика укытырга китә, 1975 нче елда юллама буенча билгеләнгән өч ел узгач кына алар гаилә корып, Лениногорск районының Подлесный мәктәбенә эшкә киләләр. Шушы мәктәптә 2002 нче елга кадәр эшлиләр.
2002 нче елда ул Тимәш мәктәбенә эшли башлый һәм тагын ун ел дәвамында математика укыта.
“Мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары кертелгән генә вакытлар иде, билгеле, без – мөгаллимнәр дә, ата-аналар да, балаларның бу сынауларны уңышлы башкарып чыга алуы өчен бик борчылдык. Бигрәк тә математика сыман бөтен балага да җиңел генә бирелмәүче фәннәр өчен кайгырдык. Мин районның Подлесный мәктәбендә 27 ел математика укыткан, бик көчле укытучы булган Ирек Мансуровичның мәктәптән китүен белеп алуга, таныш-белешләрем аша аны эзләп таптым. Үзем җитәкләгән Тимәш мәктәбенә килүен сорадым. Мәктәбебез зур, математика укытучыбыз бер Энҗе Расилевна гына иде, әлбәттә ул ничекләр генә өлгереп бетсен. Ирек Мансурович килгәч, алар икәүләшеп мине, әти-әниләрне, сыйныф җитәкчеләрен “математиканы бирәлмәсләр” дигән борчудан арындырдылар, бер кайгысыз эшләдек”,- ди Тимәш мәктәбен ул елларда җитәкләгән Хәлил Хуҗиевич Шәрипов.
Үз фәнен тирәнтен белеп, укучыларына чын күңеленнән белем бирүче мөгаллим, кешелеклелек сыйфатлары белән дә балаларны үзенә тартып тора. Педагог буларак аның эше дәүләт тарафыннан да югары бәяләнә, 2003 нче елда ул Россиянең Почётлы мәгариф хезмәткәре исеменә лаек була. Лаеклы ялга чыгып, мәктәптән киткәч хезмәттәшләре, әти-әниләр бу ярдәмчел, олы җанла укытучыны югалтасылары килми.
Ирек Мансурович тормыш иптәше Фиалка ханым белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр.
“Әти –безгә туры, дөрес юл күрсәтүче, без шушындый әтиебез булуы белән горурланабыз. Ул бүгенге көнгә кадәр безнең тормышыбыз белән кызыксынып, ярдәмләшеп яши. Хәзер инде безнең балаларга булыша, минем зур кызым математика ягыннан аңламаган нәрсәсе булса, шунда ук бабасына мөрәҗәгать итә. Ике балам әле кечерәкләр, минем гаиләмдә дә өч бала үсә. Әти-әниемнең гаилә үрнәге аларны тәрбияләгәндә зур таяныч билгеле. Үзем ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булып эшлим. Һөнәрем математикага бәйле булмаса да, шушы игелекле эшне сайлавым әти-әни тәрбиясе белән сеңгәндер дип беләм”,- ди Римма Вәлиева.
Ирек Мансурович бүген дә башкаларга яшәү үрнәге булган коеп куйган мөгаллим. Һава торышының нинди булуына карамыйча, һәркөнне урман паркына чыга, яздан алып, көз тәмам чыкканчы үзенең бакчасында эшли.
Язманың тулы варианты «Заман сулышы» газетында 17 апрель санында басылды.
Исламия Галимова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев