Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөкадисә әби 95 яшен билгеләп үтте

2025 елга аяк баскач, 2 гыйнварда 95 яшен тутырды юбилярыбыз.

Билалова Мөкадисә Галиулла кызы Иске Шөгер авылында туып үскән.
Балачагы авырлыкта үтә, өстәвенә 8 яшьтә әнисез кала. Әтисе Бөек Ватан сугышына китә.
Мөкадисә әби 12 яшеннән эшкә колхозга керә.
Аннары үсә төшкәч, 18 яшендә траншеяларда эретеп ябыштыручы булып эшли.
1954 елда кияүгә чыга. Дүрт бала үстерә.
Эштән куркып тормый, Шөгер посёлогында кирпеч заводында эшли.
1982 елда шәһәргә күчеп килә һәм ул чактагы радиоприбор заводына урнаша.
Пенсиягә чыкканчы, 1990 елга кадәр  шунда көч куя. 
Мөкадисә Галиулла кызы юбилеен балалары, 5 оныгы, 6 оныкчыгы янында каршы алды.
Аны гомер бәйрәме белән шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова котлады, сәламәтлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев