Мөнирә Хаҗипова үз эшен яратып, тугрылык саклап эшли, яши
Үз эшен яратып, аңа гомер буе тугрылык саклап яшәгән кешеләр бар.
Кырык елга якын балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләгән, үз эшенең чын остасы булган Иске Иштирәк мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә Мөнәвир кызы Хаҗипова шундыйларның берсе дияр идем мин.
1983 нче елда Казан дәүләт университетын тәмамлагач та, ул үз язмышын мәктәп белән бәйли. Шуның 35 елы Иске Иштирәк мәктәбе балаларына белем һәм тәрбия бирүгә багышланган. Шушы 35 ел эчендә ул белем биргән укучылар арасында остазлары юлыннан китеп, үзләре бүген республикабызның шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче шәкертләре белән хаклы рәвештә горурлана ул.
Шушы үткән еллар эчендә шактый үрләр яуланган, горурланырдай уңышларга да ирешелгән. Иң зур җиңүләренең берсе – “Россиянең иң яхшы укытучысы” грантын алу. Шул ук елны “Ел укытучысы” муниципаль конкурсында җиңү яулап, “Ел укытучысы” республика конкурсында катнашу хокукына ия була. Моннан тыш Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән “Иң яхшы укытучы” республика конкурсында ике ел рәттән җиңү яулый.
Мөнирә Мөнәвировнаның укучылары да үзе кебек тынгысыз, актив. Нинди генә конкурсларда, конференцияләрдә катнашмыйлар алар! Татар теле һәм әдәбияты буенча гына түгел, туризм, халкыбыз тарихына караган өлкәләр дә ят түгел аларга. Татарстан Дәүләт туризм комитеты тарафыннан уздырыла торган “Тамырларга сәяхәт” конкурсында беренче урынны алган укучысы “Россиянең алтын боҗрасы” буенча бушлай юллама белән бүләкләнде. Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты үткәргән “Татар халкының тарихы” конкурсында да аның укучылары берничә ел рәттән призерлар һәм җиңүчеләр исемлегендә булды.
Республика, Россиякүләм үткәрелгән конференцияләрнең “Татар филологиясе” секциясе юнәлешендә катнашып яулаган җиңүләрнең саны исәпсез-хисапсыз. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә, район мәктәпләрендә үткән конференцияләрнең күбесендә Мөнирә Мөнәвировна укучыларының уңышлы чыгышларын күрергә була.
Үзе әдәбиятка, сәнгатькә, иҗатка гашыйк кеше буларак, укучыларын да әдәбият һәм сәнгать дөньясына юнәлдерергә тырыша.
Аның укучылары – районда үткәрелгән “Татар кызы” конкурсларының да актив катнашучылары һәм призерлары.
Мөнирә Мөнәвировна үзе дә төрле дәрәҗәдәге фәнни-практик конференцияләрдә, педагогик укуларда, нәфис сүз бәйгеләрендә эксперт буларак та, катнашучы буларак та уңышлы чыгышлар ясый.
Бүгенге көндә укытучы хезмәтенең төп критерийларыннан берсе – фән буенча уздырылган олимпиада күрсәткечләре. Мөнирә Мөнәвировнаның укучылары бу өлкәдә дә сынатмыйлар.
Укытучының хезмәт бәхете – аның укучылары. Еллар үткәч тә укучыларың килеп сиңа рәхмәт әйтә, ул биргән белем һәм киңәшләрнең үзләренә тормышта һәрчак кирәк булуын, ярдәм итүен әйтә икән, бу укытучы өчен бәхет түгелмени?
Тәслимә Халикова, Мәгариф идарәсе методисты
Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында 14 июль санында укый аласыз.
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев