Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мордва-Кармалка авылының «Балтай» бәйрәменә күрше районнар ансамбльләре килде (+фотолар)

Бүген Лениногорск районы Мордва-Кармалка авылында мордва халкының милли бәйрәме - «Балтай» уза. Бәйрәмне урман яны территориясендәге матур аланда оештырганнар. Ул ел саен шул ук урында үтә.

Бәйрәм Мәдәният йорты каршында башланып, авыл кырыендагы матур гына яшел урман аланлыгында дәвам итте.

Аланга килеп керүгә, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Чирмешән һәм башка районнардан килгән мордва халкының милли ризыклары белән бизәлгән өстәлләр урын алган. Анда нинди генә тәм-том юк. Мәсәлән, суронь пачалксеть, безнеңчә ул - тары коймагы, лукш пирогы ( безнеңчә гөбәдия), ламбамо прялка (баллы пирог) һәм башкалар. 

Эчемлекләргә килгәндә, чанамо ловсо (әчегән сөт), иң киң таралган эчемлек - поза (квас) авыз итәргә була иде. Ул - шикәр чөгендереннән, арыш яки арпа оныннан әзерләнә.

Шулай ук, кулдан ясалган әйберләрдән күргәзмә дә оештырылган. Теләгән кеше сатып алырга да мөмкин иде. 

Лениногорскидан "Пезёлнэ" һәм "Эрзянка", Әлмәт районыннан "Мастор Ягода", Бөгелмә районыннан "Валдо чи", Чирмешән районыннан "Умарина", Казан шәһәреннән "Кудони атя" фольклор ансамбльләре халык алдында җыр-моңга оста булуын күрсәтте һәм бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.

Җыелган халыкның барысы да аларга кушылып җырлады һәм биеде, хоровод та әйләнде.

Бәйрәм тарихы 

Бәйрәмнең тамырлары борынгы заманнарга барып тоташа. Балтай исемле бер бабай читтә яшәүдән туеп, балаларның күңелен күтәрер өчен, урманнан агач яфракларына уралып, аю булып киенеп чыга. Шул чордан әлеге хәл милли гореф-гадәткә әйләнә һәм ел саен билгеләп үтелә. Ул,урман хуҗасы - аюны олылау, авыл халкының авыр хезмәтен хөрмәтләү, мул уңыш һәм сәламәтлек символы булып тора.

 

 Фото: Рамия Гарифуллина, Ләйсән Мансурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балтай 2023 Мордва-Кармалка балтай 2023