Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мошенникларга күчерелгән акчаны банклар кайтарачак

Клиент акча күчерүгә ризалык бирсә дә, әгәр «ачыктан-ачык алдау» күренсә, банк барыбер акча күчерүне туктатырга тиеш булачак.

Үзәк Банк моны алдакчылар кулланучы база ярдәмендә билгеләячәкләр. Әгәр банк, клиентның ризалыгы белән дә, акчаны шушы счетларның берсенә күчерсә, аңа акчаны кире кайтарырга туры киләчәк. 

Канун рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң бер ел узгач үз көченә керәчәк. Бу вакыт эчендә мәгълүмат алмашуның барлык яклары үзләренең автоматлаштырылган системаларын һәм бизнес-процессларын камилләштерәчәк.

Кайбер мәгълүматлар буенча, бу яңалык банк хезмәтләренең кыйбатлануына китерергә мөмкин.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев