Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Наил Кадермитов - “Лениногорскнефть” идарәсе слесаре дә, тракторчы, балта-агач остасы, электрчы да

Иртәнге 6 тулып 10 минуттта вахта китә торган автовокзалга килеп баса, гәрчә вахта автобусы 6 сәгать 30 минутта гына китсә дә. Соңга калып йөрергә яратмый, төгәллек булсын.

 ЦКПиПН-1 эш урынына килү белән үз вазыйфасына керешә. Ул – технологик җайланмаларны ремонтлау буенча слесарь, һәм нефть әзерләүдә кулланыла торган җайланмаларның эшкә сәләтле булуы күп очракта аңардан тора.

“Бригада алдан су агызу җайланмасына хезмәт күрсәтә. Без бөтен цех белән җаваплы эштә – нефть әзерләү белән шөгыльләнәбез. Һәм УПСВ (установка предварительного сброса воды) җиһазларының һәрвакыт эшкә яраклы, төзек хәлдә булуы бик мөһим”, - ди ул.

Бригадада нефть әзерләү буенча унлап оператор, алар УПСВ  җайланмаларына хезмәт күрсәтә, ә Наил Исламович җиһазларның төзек булуына контрольлек итә. Эш күләме зур, аның бурычы – насосларны, бикләрне, торбаларны, башка бик күп җиһазларны ремонтлау.

"Безнең коллектив бердәм, дус. Кирәк булса, бер-беребезгә ярдәм итәбез", - ди язма герое. Ул 20 ел бу цехта зур тәҗрибә туплаган, барлык эшләрне дә уңышлы башкара.

Наил Кадермитов өчен ЦКППН -1дә беренче эш урыны –  Горкино нефть әзерләү җайланмасы. Ул зур объект, «Лениногорскнефть» идарәсенең нефтьне комплекслы әзерләү җайланмаларының беренчесе. Аның технологик җайланмаларына 8 слесарь хезмәт күрсәткән. Тормыш һәм производство алга бара, камилләшә. 2015 елда җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан нефть әзерләү системасында зур реконструкция үткәрелгән. Горкино  УКПН бүген элеккеге кебек эшчәнлек алып бармый, аның базасында заманча алдан су агызу җайланмасы эшли (УПСВ). Һәм аңа слесарь Наил Исламович хезмәт күрсәтә, аның өстендә җаваплылык зур.

“Җиһазлар бүген ышанычлырак, заманчарак. Элекке кебек тиз ватылмый. Хезмәт шартлары да яхшырды. Ашау бүлмәсе яңартылды, кием киптергечләр, душ бүлмәләре, санузеллар бар. Яхшы хуҗаныкы кебек, һәркайда чисталык һәм җыйнак”, - ди ул.

Наил Кадермитов нефтьче һөнәре буенча беренче мәгълүматларны үзенең туган авылы – районыбызның  Кирлегәч авылындагы күршеләреннән ишеткән. “Әсхәт абый Мостафин, Фәнис абый Галимов нефть табу буенча операторлар булып эшләделәр. Алар качалкаларга хезмәт күрсәтүләре, ремонтлаулары турында сөйлиләр иде, ул чакта боларның барысы да мине кызыксындырды”, - дип искә ала ул.

Аның  әти-әнисе авыл хуҗалыгы өлкәсендә көч куйган. Әтисе ферма мөдире булып эшләгән, әнисе шулай ук терлекчелек өлкәсендә, алар бу өлкәне ышанычлы дип санаганнар. Шуңа күрә нефтьче булу турында хыялланган улларына авылда да, шәһәрдә дә кирәкле һөнәр буенча укырга киңәш иткәннәр. Ә аннары үзенә кызыклы булачак тармакка эшкә барырга дигәннәр. Наил Кадермитов Зеленая Роща училищесына укырга керә, анда тракторчы-машинист һөнәрен ала һәм «Лениногорскнефть» идарәсенә килә.

1981 елда торак-коммуналь цехта эшли башлый, башта электрчы, аннары тракторчы. Шулай килеп чыга, ул 10 ел Лениногорскида төзелеш өлкәсендә эшли. 1993 елда яңадан нефть-газ чыгару идарәсенә килә, бу юлы биналарны һәм корылмаларны капиталь ремонтлау цехына урнаша. 10 ел эчендә НГДУның күп кенә биналарын ремонтлауда катнаша, алар бүген дә кешеләргә хезмәт итә. Идарәнең җитештерү комплексын реструктуризацияләү барышында әлеге бүлекчә таркатылгач, Наил Кадермитовны 1нче комплекслы әзерләү һәм нефтьне суырту цехына күчерәләр.

Бу 2004 ел була. Яңа урынга билгеләнү аның тормышында зур борылыш кебек кабул ителә.  Барысын да яңабаштан башларга туры килә. Аны ярдәмче эшче-хезмәткәр буларак  алалар һәм аңа “Татнефть” ЦПК” НОУ Лениногорск филиалында укырга туры килә, шуннан соң гына технологик җайланмаларны ремонтлау буенча слесарь итеп билгелиләр. Акыллы, тырыш булып, ул тиз арада белгечлекнең асылын үзләштерә һәм коллективта ышаныч яулый.

«Миңа бу цех ошады, монда чын нефтьчеләр эшли. Безнең мөһим эш башкаруыбыз белән горурлану хисе бар”, - дип билгеләп үтте ул.

20 ел дәвамында бу цехта Наил Ислам улына дүрт җитәкче белән эшләргә туры килгән, һәрберсе турында ул бары тик яхшы гына сөйли, алар - Илдар Ягъфәров, Марат Сакаев, Игорь Кабанов, Анатолий Лысак.
Наил Кадермитов яше буенча лаеклы ялда булырга тиеш булса да, ул үзенең яраткан цехыннан китәргә ашыкмый. “Коллектив бик яхшы, эшләргә теләк бар әле. Миңа эшләгәндә тормышым да тәртип белән бара кебек, барысы да график буенча, барысы да язылган: иртән торам, автовокзалга барасың, цехка килдем, монда инде мине эшем көтеп тора. эшлисе эш бар. Ә кич белән өйгә кайту шулай ук шатлыклы хис”,  - ди ул.

Әйе, көн буена ачык һавада эшләгәндә, аңа җылы, балкып торган өйгә кайту аеруча рәхәт. Монда аны хатыны Тәнзилә ханым елмаеп каршы ала. Алар икәү бергә кыз һәм ул үстергәннәр.

 

Сергей Трусов фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев