Нәкыя Шәрифуллина: Язмышлар китабында ничек язылса
Яңа Чыршылы авылында яшәүче Нәкыя апа Шәрифулина 24 яшендә өч бала белән тол калган, әмма ачы язмышка бирешмәгән.
“Йә, Раббем, миңа үзем үзгәртә алмаслык нәрсәләрне сабырлык белән кабул итәрлек, үзгәртә алырдайларын үзгәртерлек көч, шушы ике төшенчәне аера белерлек аң бир”. Бу сүзләрне дини китапларның берсеннән укыган идем.
Районның Яңа Чыршылы авылында гомер итүче Нәкыя апа Шәрифулинаның язмышы турында тыңлагач, нәкъ менә шул сүзләр хәтергә килде. Яраткан кешеләреңне югалту хәсрәте кайчан да булса таралып, юкка чыгамы икән?! Юктыр, мөгаен. Әмма бик күп еллар дәвамында бер-бер артлы иң кадерле кешеләрен югалтып та, тормыш ачысына бирешмичә, үзләрендә яшәргә көч тапкан, балаларын үстереп кеше иткән, башкаларга сабырлык үрнәге булып яшәүче кешеләр бар. Нәкыя апа шуларның берсе. Аның язмыш ачысына бирешмичә, тормышка теше-тырнагы белән ябышып, тудырган балаларын сау-сәламәт, белемле-акыллы итү өчен көч куюы, үзенең алдынгы карашлы тырыш-уңганлыгы таң калдыра.
“Без үскән заманнарда авылда ятим балалар, тол калган ирләр дә, хатын-кызлар да җитәрлек иде. Мин 1941 нче елның 6 нчы июнендә, Бөек Ватан сугышы башланырга берничә атна кала гына дөньяга килгәнмен. Әтием Йосыф белән әнием Гатифә икесе дә хәләл җефетләре вафат булып, өчәр ятим бала белән тол калган кешеләр. Бары –бергә, югы –уртак булыр дип һәм әти-әниләренең дә сүзенә колак салып, 1939 нчы елда бергә гаилә корганнар. Алар Сугышлыда яшәгән. Мин туганнарга бай булдым, 1932 нче елда туган – ике, 1931 нче елгы – ике, төрле елларда туган тагын икесе бар иде. Ә мин инде, шул гаиләне бер бөтен итеп бәйләп куйган җиденче бала булып туганмын. Миннән соң әле безнең гаиләдә тагын ике туганыбыз артты. Әти-әнием шул тугыз баланы җылы гаилә куенына алып, әтисезләренә чын әти, әнисезләренә чын әни булып тәрбияләделәр,”- ди Нәкыя апа.
Үз гаиләләрендәге балаларга гына түгел, башка ятим балаларга өлеш чыгарырлык җан җылысы да булган аларда. Күршеләрендә яшәүче әбинең ятим калган оныгы Шамил, һәрвакыт алар белән бергә аралашып, бер кашыктан ашап диярлек үскән. Насыйбы шул булгач, егет белән кыз булып үсеп җиткәч, Нәкыя белән Шамил гаилә дә корып җибәргәннәр.
Синсез яшәү-яшәү түгел ул
“Мин мәктәпкә укырга кергәндә, инде 10 еллык урта белем алу кертелгән иде. Ә җиде сыйныф белем тулы булмаган урта белем булып санала иде. Без инде Яңа Чыршылыда яши идек, мин Зәй-Каратайга йөреп укыдым. Әмма әтием тагын ике ел шунда интегеп йөрмәссең бит инде дигәч, укуымны туктатып, фермага сыерлар саварга эшкә кердем. Билгеле, безнең чорда “машина белән сыер саву” дигән төшенчә юк, без ул турыда бернәрсә дә белми идек. Бөтен эшне кулдан башкардык”,- дип сөйли Нәкыя ханым.
Күп тә үтми алар Шамил белән гаилә коралар. Ул чакта Нәкыягә нибары – 17, ә Шамилгә 20 яшь кенә була әле. Әмма бер-берсен бәләкәй чактан белеп, бергә уйнап үскән балаларның дуслыгы, үсеп буйга җиткәч чын ярату хисенә әверелә.
“Мин тормыш иптәшемне бик яратып кияүгә чыктым. Үземнең янәшәмдә аңардан башка кешене күзаллау да мөмкин түгел иде. Бер-бер артлы өч сабыебыз дөньяга килде. Аларны бергә тәрбияләп үстереп, бәхетләренә шатланып, Ходай язган булса, рәхәтләрен дә күрербез дип өметләнгән идек,”- ди Нәкыя апа.
Әмма язмыш инде киләчәкне үзенчә язып куйган була. Көннәрдән бер көнне, сабыр холыклы, басынкы, тыйнак Шамилне явыз кешеләр үтереп, гәүдәсен авылдагы бер мунчага кертеп ташлый. Ә Нәкыянең үзенә шушы мунчага килеп җитәргә дигән хәбәрне җиткерәләр. Бернәрсә дә аңламаган япь-яшь ханым шунда йөгереп барып иренеп суынган гәдәсенә тап була.
“Без аңа кемнең теш кайрап йөрүен, бу явызлыкны кем эшләвенә шигебез булган кеше бар иде. Шамилнең туганнары прокуратурага гариза язып мөрәҗәгать иттеләр. Мин дә читтә калмадым, әмма бер вакыт шул эш буенча шәһәргә тикшерүчегә барып, кире өйгә кайтып барганда, Тимәш борылышында ялгызыма гына юлаучы машина көтеп торырга туры килде. Бервакыт яныма машина килеп туктады, руле артында нәк менә шул без шикләнгән кеше иде. “Мин синең кайда, нәрсә эшләп йөргәнеңне беләм, тагын бер суд юлына аяк бассаң, үзеңә дә, балаларыңа да көн күрсәтмәячәкмен” дип җикеренде. Мин бик курыктым, үземнән битәр, балалар өчен. Чөнки аларның иң зурысына – 6 яшь, икенчесенә – 4, ә кечкенәсенә – җиде генә ай иде”, - дип искә төшереп сөйли Нәкыя ханым.
Бу хәлләрдән соң, Нәкыя башка суд юлына аяк басмый, үзе белән булган очрак турында да беркемгә сөйләми. Өстәвенә өч баласы һәм иренең әбисе белән яшәгән йортны да бүлергә туры килә. Булган хәлләрне үзләренчә аңлаган иренең туганнары, аларны аерырга дигән карарга киләләр.
“Йорт кына түгел, әле йортта мал-туар да бар бит. Без бик күп мал асрый идек. Алар арасында үземнең әтием биргән тана да бар иде. Мөлкәтне бүләр алдыннан, хокук органнарыннан килеп, аларны язып киттеләр. Мин үземдә булган малларны сата да, суя да алмыйм. Авыл җирендә мал үстереп сату – бердәнбер акча чыганагы иде бит ул заманнарда. Балаларны ашатырга-киендерергә кирәк. Суд булганын берничә ай буена көтәргә туры килде. Тагын шунысы да бар, ул вакытта мөлкәтне бүлгәндә, балигъ булган балалар гына исәпкә алына иде. Ахыр чиктә миңа йортның стеналары гына калды. Балаларга бернәрсә дә тимәде. Утырып ашый торган өстәлемне алып китмәсеннәр өчен, 15 сум акча түләдем”, - ди Нәкыя апа.
“Үз-үземә исбатлыйсы иттем”
Шулай да, тормыш тоташ караңгылыктан гына тормый. Нәкыя ханым үзе дә шул караңгылыктан чыгу өчен бөтен көчен куя. Ул бертөрле эштән дә курыкмый, мәктәптә дә гел бишлегә генә укыган була. Татар мәктәбендә укыса да, русчаны да яхшы ук өйрәнә.
“Үземнең төшеп калган, булдыксыз кеше булмавымны исбатлыйсым килде. Иремнең туганнары алдында да, әмма иң беренче чиратта, үз-үземә. Читтән торып Казан авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Керүен –кердем, тик беренче, икенче сессияләргә бара алмадым, бала бик тә яшь иде. Бераздан техникум методистыннан хат килеп төште. Ул миңа балаңны калдыра алмасаң, алып кил, берәр җаен табарбыз, син укырга тиеш һәм укый аласың дип язган иде”, - дип сөйли ул.
Җылы сүз – җан азыгы дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Бу хаттан соң ул тернәкләнеп киткән. Әти-әнисе, туганнары балалар белән ярдәмгә иткән, сессиягә аларны алып йөрергә туры килмәгән. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы техникумын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, экономист белгечлеге алып чыккан.
Нәкыянең хәлләре, ничек итеп берьялгызы гына балалар үстерүе белән кызыксынып торучы тагын бер кеше булган әле. Зәй-Каратайда укып йөргәндә бергә аралашып, дуслар булып йөргән Рәис Шәрифуллин әтисе белән бергә Нәкыянең әти-әнисеннән аны сорарга килгән. 24 яшендә яраткан иреннән тол булып калган хатын-кыз өчен бу көтелмәгән хәл булган, әлбәттә.
“Рәис – бер тапкыр өйләнеп тә карамаган, балалар үстерүнең ни икәнен дә белмәгән яшь кеше иде. Мин ике ут арасында калгандай, нәрсә эшләргә белмәдем. Минем кебек үк яшьли тол калган, 4 балалы Кәтибә исемле апам бар иде. Аңардан киңәш сорадым, ул миңа үз башыннан кичергән авырлыкларны сөйләп, миңа Рәис белән кушылырга киңәш итте. Әмма безнең әтиләребез риза булса да, әниләребез ике яктан да кары килде. Икесен дә аңлыйм, минем әни чит кеше балаларны үз итмәс, барыбыр ятим булырлар дип уйлагандыр. Ә булачак кайнанамны ничек аңламаска мөмкин: кайсы ананың сөлек кебек улын өч балалы хатынга өйләндерәсе килсен?!”- ди Нәкыя апа.
Кечкенә чакта әбием, безнең язмышлар кызым Ләүхелмәфүздә язылып куелган дия иде. Бу сүзнең чын асылын аңламасам да, мин аның ниндидер бездән югары бер көч булуын аңлый идем. Нәкыя апаның да язмышы шулай язылып куелган булган, алар Рәис белән гаилә корып, 44 ел гомер иткәннәр.
“Мин аларга килен булып төшкән көнне, кайната-әти минем белән ике куллап күреште дә, “исәнме кызым, килүең әйбәт булган” диде. Гаиләбездә 68 нче елда кызыбыз Алсу, 73 нче елда улыбыз Нәфис туды. Кайнатам вафат булганда кайнанама 80 яшь иде. Аны үзебезгә алып килдек, 98 яшенә кадәр өйбезнең түрендә яшәде. Миңа изге-матур сүзләр, балаларымның игелеген күреп яшәвемне теләп торды. Синең кулың тисә, аркаларым да сызламый ди торган иде”, -ди Нәкыя Шәрифуллина.
“Нәкыя апа авылыбызның күренекле кешесе ул. Һәрвакыт авыл тормышында актив катнашып яшәде. Без аның белән ут күршеләр булып яшибез. Ут күрше – иң якын күрше була бит инде ул. Кирәк чагында, өлкәннәрчә өйрәтеп, килешмәгән якларны әйтеп, яхшы якларны мактап та куя. Мәдәният йортында узган чараларны да калдырмый иде. Язмышның ачысын-төчесен тирәнтен татыган кешенең сүзләре, киңәшләре бик урынлы була. Нәкыя апа да шундый”, - ди аның күршесе Наталья Ханнанова.
Нәкыя апа Шәрифуллинага авыр хәсрәтләрне әле тагын да күрергә туры килгән. 1961 нче елда туган улы Рамил, хәрби хезмәттән кайткач, фаҗигага юлыгып һәлак булган. Кызганыч, төпчек улы Нәфиснең дә гомере бик иртә, фаҗигале төстә өзелгән.
Кызы Рузилә, Рамил абыйсының якты истәлеге итеп, улына аның исемен кушкан. Рузилә Казанда авыл хуҗалыгы инсттутын тәмамлаган. Тормыш иптәше дә шушы ук уку йортында белем алган. Ул Балык Бистәсеннән, бүгенге көндә шунда гомер итәләр. Ике уллары бар.
Бүгенге көндә Нәкыя апаның олы кызы Резедә әнисе янында яши дисәң дә була. Ул 30 ел Чаллыда яшәгәч, Яңа Чыршылыга кайтып төпләнгән.
Нәкыя апа белән Рәис аганың тагын бер кызлары Алсу Лениногорск шәһәрендә, мәктәптә мөгаллимә булып эшли.
Нәкыя апаның тормыш юлы олы бер китап язарлык. Ул үзенең күңел түрендә шушы китап битләрен – иң якын кешеләре турында онытылмас истәлекләрен саклап, сабыр гына гомер итә.
Исламия Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев