Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәсел агачына йөздән артык кеше кертелгән

Безнең Лениногорск төбәге бөек шәхесләребез, мәгърифәтчеләр, галимнәр, дин эшлеклеләре, язучылар белән бәйле: Габдерәхим Утыз Имәни, Риза Фәхреддин, Һади Атласи, Туйкиннар, Гыйсмәтулла хәзрәт, Гыйльман ахун, улы Фатыйх Кәрими, һәм башкалар.

 Түбән Чыршылының данлыклы мәдрәсәсендә атаклы хәзрәт-могаллимнәрдән меңләгән шәкертләр белем алып, аны халыкка тараткан, халык арасында агарту эшләре алып барган.

Туган якны өйрәнүче Әлфия апа Ямаева әйтүенчә,  Әлмәттә яшәүче төбәкче Альбин Вәлиев белән бу якта яшәгән шәхесләрне хөрмәтләү йөзеннән, аларның шәҗәрәләрен ясаганнар.  “Фатыйх Кәриминең әнисе яклап шәҗәрәсен ясаган идек инде, хәзер әтисе яклап ясарга булдык. Нәсел агачының 1вариантына 120 генә кешене сыйдыра алдык. 2 вариантка 14 буында 450 кеше керде, дәвамчылары өстәлеп тора. 1900 елда Самара губернасы Бөгелмә өязе Түбән Чыршылы авылында барлыгы 923 имана җире теркәлгән. Мин бу нәсел кешеләрен Түбән Чыршылы авылыннан эзләп табу ниятеннән, патша хөкүмәтенең 1900 елда үткәргән “Подворная перепись” карточкаларын карадым. Әйе, яшәгән нәсел дәвамчылары анда, хәзер дә яшиләр. Ләкин дөрес булсын өчен аларны ныклап тикшерергә, барларга кирәк. Бу эш сезнең ярдәмнән башка булмый, хөрмәтле Түбән Чыршылылар”, - дип мөрәҗәгать итә Әлфия Ямаева.

Заманында көчле мәгърифәт учагы булган әлеге авылның гомуми тарихы әле язылмаган. “Дөрес, данлы-шанлы еллар язмалары, аерым нәсел тарихлары бар. Гыйльман ахун турында тарихи минимум да юк. Китапларда элек язылган даталарда ялгышлар бар. Без фактларга таянып, табылган даталар аша аның биографиясендәге мәгълүматларга бераз аныклык кертә алдык”, - ди Әлфия ханым һәм берничә мәгълүмат китерә.

Беренчесе -  “Ерак бабасы Габделмөэмин бу якларга Пенза губернасы Василий Сурский өязеннән Пугач явы вакытында килә” дип язылганы дөреслеккә туры килми. Мөэмин (1709) һәм Бикмай (1714) Боландаевларның 1745 елда, 36 һәм 31 яшьләрендә  чагында, Сембер өлкәсе Карсун районы Ураз авылы ревизиясендә язылганын күрәбез. Алар 1762 елда күчеп килгәннәр. Пугачев (1740-1775) явы соңрак булган.
Икенчесе –  “Габделкәримгә 11 яшь булганда Түбән Чыршылыга  күчеп килгәннәр” дигәне дә дөрес түгел. 1762 елда күчеп килгәч, ул инде 22 яшендә була.

Өченчесе –  Бабасы Юмәт 1858 елда вафат булган дигән, ә 1864 елгы санисәптә һәм метрикада 05.01.1862 вафат дип язылган.  
Гыйльман ахун Кәриминең нәсел тамырлары, алда язганыбызча, Ураз авылына барып тоташа. Бабасы – XVII гасырда гомер иткән Тукай исемле йомышлы татар. Тукайның углы Боландай 1669 елда дөньяга килгән, Ураз авылында яшәгән һәм 1738 елда вафат булган, дигән мәгълүматлар китерә Әлфия ханым.
-    Боландай Тукаевның ике улы билгеле: Мөэмин (1709) белән Бикмай (1714). Бу егетләр гаилә корып, Ураз авылында шактый еллар тормыш алып баргач, 1762 елда мөлкәтләрен төяп, Самара губернасы Бөгелмә өязенә караган Түбән Чәшеле авылына килеп урнашканнар (хәзерге Түбән Чыршылы авылы).
Мөэмин Боландаевның 2 ревизиядә өч баласы теркәлгән: Габделкәрим (1740), Мәүлет (1741-1800), Гөлчәчәк (1752). Мөэмин 1762-1782 ел арасында вафат.  

Габделкәрим Мөэмин углы (1740-1816) ясаклыларның башлангыч ревизияләрендә “Абдул” дип кыскартылып язылган. Ул Түбән Чыршылыга күчкәнче үк Ульяновск өлкәсе Изненский районы Драка авылыннан Симгөл Әди кызы (1742) белән никахлашкан. Бу хатыны вафат булгач, 1795 елгы 5 ревизиядә, Габделкәрим инде башка хатыннары белән тормыш алып бара: авылдашы Шәримгөл Гадел кызы (1757) һәм Сембер өязе Кырык Сайдак авылыннан Гөлсолтан Нәдерша кызы (1761) белән. Ошбу өч хатын Габделкәримне Зөһрә (1760), Боһар (1762), Боһаркай (1764), Рәхилә (1767), Бикирә (1778), Кәбич (1779), Юмәт (1784-1862), Яһүдә (1786), Мөсәгыйть (1787), Монасыйп (1789-1798), Шәмия (1791), Сәлим (1796-1831) һәм Салих (1801) исемле унөч бала табып сөендерә. Габделкәрим бабай 76 яшендә якты дөньядан китә. Боһаркай Габделкәрим кызы Сарабиккол авылы егетенә никахланган. Рәхилә Габделкәрим кызы кияүгә чыгып, Куакбаш авылында гомер иткән. Бикирә Габделкәрим кызы никахы белән Түбән Чыршылыда дөнья көткән.
Яһүдә Габделкәрим улын 1805 елда рекрут итеп хәрби хезмәткә алганнар. Шул китүдән ул 1832 елда гына әйләнеп кайткан. Аның ике улы булган – Җамалетдин белән Баһаветдин.

Мөсәгыйть Габделкәрим улы Үлмәс Миңкә кызы (1791) һәм Мәгрифә Яумәт кызы (1808) белән берьюлы гаилә корып яши. Мөсәгыйть карт дистәдән артык бала үстерә: Мөрсәлим (1810), Мозаффар (1815), Фатыйма (1820), Хәкимә (1824), Бәдигылҗамал (1831), Гобәйдулла (1830), Мифтахетдин (1832-1839), Мөхибҗамал (1834), Камалетдин (1835), Вәлиулла (1836), Хәерниса (1837), Гайнулла (1841), Фәхерниса (1843), Хөббениса (1847).

Мөсәвир Мөсәгыйть улының берничә ревизиядә исеме “Мозаффар” дип язылган. Мөсәвирне 1837 елда рекрут итеп хәрби хезмәткә алганнар. Ул исән-сау авылга кайтып тормыш иткән. Габделсабир (1866) исемле улы билгеле.
Мөрсәлим Мөсәгыйть углының углының җәмәгате Фәтхия (1814). Аларның балалары: Хәйретдин (1840), Мәрхәбә (1844), Мәрфуга (1850), Мәфтуха (1855).
Вәлиулла Мөсәгыйть улы 1900 елгы санисәптә №126 хуҗалыкта язылган. Үзенә 62, яшь хатыны 47 яшендә. 25 яшендәге улы солдатка алынган. Яннарында өч җиткән кызлары бар: 19, 15, 13 яшьләрендә. Кече кызы татарча укый белә. Вәлиулла Мөсәгыйть улының карт хатыны Зөлхибә Галиәскәр кызы. Дүрт улы билгеле: Фәттәхетдин (1860), Җамалетдин, Сәхәбетдин (1866), Габдрахман (1868).

Гобәйдулла Мөсәгыйть улының никахы Фатыйма Сәетборһан кызы белән җиһанга туган балалары: Миңлегалим (1852), Гайнетдин (1854), Габдулла (1856), Мортаза (1861), Гарифулла (1863), Шәрифулла (1866), Хәлиулла (1869).
    Сәлим Габделкәрим углы 1831 елда, 35 яшендә бакый дөньяга күчә. Аның ике углы: Сәгъдетдин (1825-1840) һәм Җамалетдин (1830) ятим калып үсәләр. Җамалетдиннең Камалетдин (1855), Кәшшафетдин (1858), Мифтахетдин (1860).
Салих Габделкәрим улы Разифә (1809) исемле кыз белән гаилә кора.  Әхмәтҗан (1826), Мөхәммәтша (1828) һәм Рәхия (1833) исемле өч балалары үсеп килгәндә, 1833 елда, рекрут итеп хәрби хезмәткә алына. Салихның алдагы тормышы билгесез, әйләнеп кайтмаган күрәсең, чөнки аның хатыны башка иргә кияүгә чыгып, Вазифа (1840) исемле кыз тапкан һәм бераз соңрак яшәргә уллары янына кайткан.
Әхмәтҗан Салих улының хатыны Зәгыйдә Габдрахман кызы (1831) белән гаиләсендә 4 баласы үсеп килә: Хөснеруй (1854), Шәмсеруй (1857), Миңлениса (1858) һәм Мөхәммәтгәрәй (1863).
Мөхәммәтша Салих улының хатыны Сәхипҗамал Дәүләтовадан (1837) кызы туган – Гайниҗамал (1863).
Юмәт Габделкәрим улының (1784-1862) җәмәгате Әбләз кызы Сәхибҗамал (1786). Балалары: Зөлхиҗә (1806), Ибраһим (1807), Мәлиха (1810), Шәрифә (1813), Ихсан (1815), Фәриха (1822), Мәгърифә (1825), Габдерәхим (1825). Юмәт бабай картайган көнендә үзеннән 44 яшькә кече булган Хәкимә Корбангали кызы (1828) белән никахлашкан. Уртак балалары юк. Ул 1862 елның 5 гыйнварында бакыйлыкка күчкән. Аның өч углы да гаилә корып яшиләр. Кәсепләре игенчелек һәм вак сәүдә булып, укый-яза белмиләр.

     20 гасыр башында Түбән Чыршылыда Мөсәгыйть Кәримов уллары: Мөрсәлим, Вәлиулла, Гобәйдулла һәм Гайнулланың нәсел дәвамчылары яши. Тагын Салих һәм Сәлим Кәримовларның оныклары дөнья көтә. Юмәтнең улы Ихсанның өч улы: Мөхәммәтсадыйк, Ситдыйк һәм Шәйхелислам гомер итәләр. Габдерәхимнең биш улы: Габдерәкыйп, Габдерәфыйк, Габделвәли, Габделгани һәм Асылгәрәй исемнәре санисәптә бар. Ягъни, 1900 елда авылда Гыйльман ахунның йөзгә якын карендәше гомер иткән, - дип мәкаләсендә шундый мәгълүматлар китерә Әлфия Ямаева.
“Бүгенге көндә мин аларның нәсел дәвамчыларының берсен дә таба алмадым! Бәлки нәселе белән кызыксынучылар, белүчеләр булыр дип, йөз ел элек Түбән Чыршылыда яшәгән туганнарының исемнәрен газет аша хәбәр итәргә булдым”, - ди Әлфия апа. Ул бар күңелен биреп,  шәҗәрәләрне ачыклау буенча эшли.
-    Югары Чыршылыга Тимергазый Сәетбатталовка (1829-1904) кияүгә чыккан апасы Гайниҗамал Ибраһим кызының (1833-1900) нәсел дәвамчылары 250 кешегә җитте. Алар турында минем “Ай нурында нәсел сукмагы” (2018) исемле китабымда укый аласыз. Гыйльман Ибраһим улы (1841-1902) имам указы алып, 1870 елдан Миңлебай авылына күчеп китә. Аннары аны Бөгелмә төбәгендәге 136 татар авылының ахуны итеп билгеләп куялар. 1899 елдан ул ахун дәрәҗәсен калдырып, алты баласы белән Оренбург каласына күченә. Анда бакча эшенә тотына һәм типография сатып алып, китап-журналлар бастыра башлыйлар. Аңардан һәм улы Фатыйх Кәримидән киткән ботагында илледән артык нәсел дәвамчылары җыелды. Әле Мәскәүдә Авиация институтында эшләүче оныгы, фән кандидаты Гариф абый Соловьевтан әтисе ясаган, гарәп хәрефләре белән язылган шәҗәрәдән, тагын унлап яңа исем таптым. Ул Кичүчатка Р.Фәхреддин туганнары белән очрашуларга кайтып йөри.


Мәкалә Әлфия Ямаева ярдәмендә әзерләнде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев