Нәселдәнлекме, әллә тормыш рәвешеме?
Йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерә торган сәбәпләр.
Начар гадәтләр, канда холестерин күләме югары булу, артык авырлык, хроник стресс, дөрес тукланмау һәм сыйфатсыз ризыклар куллану, аз хәрәкәтләнү — болар йөрәк-кан тамырлары сәламәтлеген куркыныч астына куя торган факторлар икәнен бөтенесе белә, ләкин аларга җитди карамый, чөнки бу авырулар нәселдән килә һәм өлкән яшьтә генә булырга мөмкин дип уйлап хаталана.
Генетика белән бәйләнеше, әлбәттә, юк түгел, тик ул әллә ни зур роль уйнамый. Күпчелек очракта әлеге геннарның гадәттәгедән иртәрәк яки соңрак активлашуына безнең тормыш рәвеше йогынты ясый.
Соңгы дистә елларда йөрәк-кан тамырлары авырулары сизелерлек «яшәрде», эшкә сәләтле яшьтәгеләр арасында аңардан үлем-китем дәрәҗәсе бик югары.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын ничек кисәтеп булуы турында табиб-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Энҗе Харисова сөйләде.
Начар гадәтләрдән башлыйк. Бүгенге заманда алкоголь һәм тәмәке белән беррәттән, энергетик, тоник кебек спиртсыз эчемлекләр һәм кальян, спайс, электрон тәмәке кебек тарта торган төрле катнашмалар нык популяр. Аларның һәркайсы кеше организмындагы барлык орган һәм системаларга — йөрәк, ашказаны асты бизе, үпкәләр, бавыр, бөерләргә зур йөкләнеш бирә. Еш кына без бу гадәтләрнең сәламәтлеккә никадәр зыян салуын игътибарга алмыйбыз. Ә бит галимнәр әлеге атап үтелгән матдәләрнең зарары турында елдан-ел яңа дәлилләр туплый һәм инде органнарына җитди зыян килгән кешеләр дә ачыклана.
Хроник стресс факторы белән эш катлаулырак тора. Стресс — тормышның бер өлешен тәшкил итә, беребез дә аңардан кача алмый. Шул ук вакытта стресс үзе түгел, ә аның нәтиҗәләре куркыныч: аз хәрәкәтләнү, кирәгеннән артык ашау (бигрәк тә сәламәт булмаган ризыкларны), артык авырлык җыю һәм эчке киеренкелектән котылу өчен психоактив матдәләр (алкоголь, тәмәке) файдалану һ.б. Хроник стресс янамасын өчен көндәлек проблемаларны хисләргә бирелми, үз-үзеңне ашамый, тыныч кына хәл итәргә өйрәнергә кирәк.
Сыйфатсыз һәм балансланмаган туклану кебек сәламәтлеккә куркыныч тудырган чираттагы фактордан беренче карашка бөтен кеше хәбәрдар. Шул ук вакытта кайбер кеше өчен ризык энергия чыганагы түгел, ә тынычлану чарасына әверелә. Нәтиҗәдә, кайвакыт ул теге яки бу продуктны ризыкка нигә кулланганын аңламый, ач булмаса да көчләп ашый, «әрәм калмасын» дип табын яныннан китәргә ашыкмый. Мондый гадәт авыр тормыш юлы кичкән әби-бабайлардан күчкәндер, мөгаен, әмма болай тукланырга ярамый.
Балансланган һәм сыйфатлы туклану — даими рәвештә көндәлек рационда организм өчен файдалы азык-төлек продуктларына өстенлек бирүне күз уңында тота. Кыска вакыт аралыгында (берничә көн яки берничә ай) диетада утыру вәзгыятьне үзгәртмәячәк. Шулай ук ризыкның энергия кыйммәтен — калориясен санаганда, организмның физик йөкләнештән аны күпме югалтачагын да исәпкә алырга кирәк.
Аз хәрәкәтләнә торган яшәү рәвеше алып бару да йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерергә мөмкин. Ә бит артык активлыкны таләп итмәгән физик күнегүләр була: калорияләр дә тотыла, сәламәтлеккә дә файдалы. Мәсәлән, йөгерү, кул сугышы спорт төрләре яки теннис белән чагыштырганда йога һәм пилатес (фитнесның бер төре) алай ук актив хәрәкәтләнүне таләп итмәсә дә, бу физик йөкләнеш сеңер һәм мускулларга зур файда китерә һәм калорияләрне «яндырырга» булыша. Физик күнегүләр кан тамырларын, йөрәкне ныгыта, лимфа, кан әйләнешен яхшырта. Шулай ук организмда дофамин һәм серотонин матдәләре бүленеп чыгу исәбенә кәеф күтәрелә, ә бу «яну», ару, депрессияне кисәтергә ярдәм итә.
Мәгълүм булганча, кандагы глюкоза һәм холестерин күләмен ел саен диспансеризация узганда тикшертергә, шунда ук йөрәккә электрокардиография ясатырга мөмкин. Гадәттә, табиб кешенең сәламәтлеген бәяләү, хроник авыруларын ачыклау өчен анкета тутырта, медицина тикшерүе үткәрелгәч, пациентны, яшенә карап, йөрәк-кан тамырлары системасына бәйле авырулар ихтималы турында кисәтә.
Үзегезне саклагыз, сәламәтлеккә игътибарны киметмәгез, шул вакытта йөрәк тә сезгә рәхмәтле булыр!
Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ заказы белән әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев