Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нечкә күңелле, хискә бай Гөлфия Исхакова башкаларга да рухи матурлык өләшә

Нечкә күңелле, тирә-юньгә игътибарлы, хискә бай Гөлфия Исхакова башкаларга да рухи матурлык, илаһи моң өләшә.

Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә узган очрашудан соң әнә шулай дип нәтиҗә ясадылар.  

Гөлфия Исхакова – ул безнең якташыбыз. Хәзерге вакытта Удмуртия республикасының Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итә, танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның һәм Удмуртиянең язучылар, РФ журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты да әле ул.

Үзе Әлмәт районының Сабанчы авылында туса да, балачагы Мөэмин-Каратайда уза.
 “Балачагым шушы авылда үткәнгә, елдан-ел ныграк сагынам,  сагынып, ашкынып туган ягыма кайтам. Лениногорск, Әлмәт якларында туганнарым күп. Кайткач, якташларым, авылдашларым белән очрашам”, - диде Гөлфия Исхакова очрашу барышында.

1975 елдан аның язмышы Удмуртиянең Воткинск шәһәре белән бәйләнә, ире белән шунда китәләр. Ул монда иҗат-әдәбият, мәдәният, журналистлык өлкәсендә кайнап яши башлый. 1988 елдан татар иҗтимагый үзәге әгъзасы, җирле радиода редактор, алып баручы да булырга туры килә. Воткинскта “Дуслык”, “Тургай” ансамбльләрен оештыра.

2004 елда ире белән Әлмәткә кайталар, биредә  3 ел район мәдәният йортында методист булып эшли. 2007 елдан кире Удмуртиягә юл тоталар.  Аңа журналистлык  эше дә чит түгел: “Яңарыш” газетында үз хәбәрче булып эшли.

Ә шулай да без аны шагыйрә итеп таныйбыз, шигырьләре аша киң катлау укучыга танылды ул.

“Авылда мәктәптә укыганда ук дусларымның истәлек дәфтәрләренә шигырьләр яза идем. Шигырь язу осталыгы миңа әнидән килгәндер дип уйлыйм. Ул бик күп шигырьләр яттан белә иде, китап укырга яратты”, - ди Гөлфия ханым.

Бүгенге көндә Гөлфия Исхакова ун китап авторы, халкыбыз күңеленә шигъри, әдәби публицистик әсәрләре белән яхшы таныш. Кичә барышында китапханәгә килгән әдәбият сөючеләрне алып баручы Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, шагыйрә Гүзәл Талипова Гөлфия ханымның чәчмә әсәреннән өзек укыса, Лилия Вәлиева  “Каратаем, сиңа кайтам” шигырен яңгыратты. “Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шәмсуаров якташына иҗаты һәрвакыт кайнап торуын теләде.

Иҗат кешесен җиһандагы бар нәрсә хисләндерә. Гөлфия Исхакованың шигырьләре төрле темаларны үз эченә ала. Әлбәттә, күңел җимешләренең күпчелеге туган төбәккә, әти-әнигә, ил-Ватанга, мәңгелек юлдашы - мәхәббәткә багышланган. Хикәяләрендә исә милләт язмышы, халыкның үткәне, бүгенгесе чагыла. “Мин милләт язмышы, туган тел, әдәбият, милли мәдәнияткә электән ук  битараф түгел идем. Бүгенге көндә дә барысын уйлап, яхшы булса – шатланып, начар булса -көенеп, йөрәгем аша уздырып яшим”, - дип яза ул.

Гөлфия Исхакованың сүзләренә байтак танылган композиторлар халык күңеленә хуш килгән җырлар иҗат итәләр. Әлеге композиторлар аны хөрмәт итеп, Әлмәттән Лениногорскига очрашуга килеп, шагыйрә белән уртак җимешләрен – җырларын бүләк иттеләр: танылган җырчы, композитор Зиннур Сафиуллин, шагыйрә, җырчы, композитор, музыкант Людмила Аланлы  очрашуның бизәге булды, җырлар бүләк иттеләр. 11нче гимназия укучысы Азалия Хәбибрахманова – сүзләрен Гөлфия ханым, ә көен Людмила язган җырны башкарды.

Якташыбыз шагыйрә генә түгел, ул әле – моң иясе дә. Очрашу барышында җырларны акапеллага җырлап, барыбызны да сокландырды. “Минем җырларым йөздән артык. Көйләрен дә үзем язам”, - ди ул.

Ире белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә дүрт оныклары бар. Кече кызы Гүзәл – әнисенең дәвамчысы, шигырьләр иҗат итә.

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 6 сентябрь санында укый аласыз.

Розалия Мостафина

Фотолар: үзәк китапханәдән һәм Рамия Гарифуллина

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев