Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ни өчен туй балдагын атсыз бармакка кияләр?

Элек туй балдагын теләсә кайсы бармакка, хәтта баш бармакка да кияргә яраган. Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре. Бүген исә аны атсыз бармакка кияргә күнеккәннәр.

Православие христианнарында балдакны уң кулның атсыз бармагына кию кабул ителгән. Мондый гадәт Россия, Грузия, Һиндстан, Германия, Испания, Норвегиядә таралган. Ә менә АКШ, Төркия, Әрмәнстан, Бразилия һәм Европаның күпчелек илләре халкы йөрәккә якын булган сул кулга кияләр. 

Ә ни өчен туй балдагын исемсез бармакка киеп йөриләр? Борынгы заман легендасына караганда, сул кулның атсыз бармагында бер нерв бар, башка чыганаклар буенча ул йөрәк белән турыдан-туры бәйләнгән "мәхәббәт кан тамыры". Бу хакта грек философы Плутарх үзенең «Моралии»сендә язган: ул бу мәгълүмат турында грек-мисыр грамматигы һәм софисты Апионның «О Египте» әсәрендә тапканлыгын аңлаткан. Шуңа күрә атсыз бармактагы балдаклар гашыйкларның йөрәкләрен бәйләгән һәм аларның никахын бәхетле, иткән, дип саналган.

"Ш.К."

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев