Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкән яшьтәгеләргә туңдырма ярамый

Өлкән яшьтәге кешеләргә, эссе һава торышына карамастан, туңдырма ашарга ярамый.

— Салкын ризыклар организмда начаррак үзләштерелә, чөнки алар ашкайнату системасын икеләтә һәм өчләтә көч белән эшләргә мәҗбүр итә, бу өлкән яшьтә теләсә нинди гастроэнтерологик патологиянең кискенләшүенә китерә, — дип аңлата табиб.

Табиб сүзләренчә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, ашказан-эчәк тракты белән проблемалары булса, туңдырма ашарга ярамый. Бу ризыкта йөрәк эшчәнлеген начарлатучы һәм кан тамырларында атеросклеротик төерләр барлыкка килүгә сәбәпче булучы майлар бар. Өстәвенә, туңдырманы еш кына үсемлек майлары, шул исәптән пальма мае нигезендә ясыйлар.

Бу татлы ризыкта шикәр күп, ә аны куллану өлкәннәрнең хәтерен начарлата, дип кисәтә гастроэнтеролог.

Бит тиресе белән проблемалар булганда туңдырмадан, шулай ук, баш тартырга кирәк, ди табиблар.

"Кызыл таң" сайтыннан

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев