Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Озак вакыт авыручылар махсус белгечләр карамагында

Үз-үзенә хезмәт күрсәтү мөмкинлеген өлешчә, яки тулысынча югалтан кешеләр күп.

Шәһәребезнең картлар һәм инвалидлар интернат –йортында яшәүче сиксәнгә якын кешенең 38е -  урын өстендә ятучы һәм инвалид арбасында гына хәрәкәтләнә алучы, яисә физик мөмкинлеге чикле булучылар.  

Инвалидларның тормышын сыйфатлырак итү өчен, интернат –йортта озак сроклы карау системасы буенча эш гамәлгә ашырылып килә. Әлеге чаралар өлкән буын кешеләренә системалы ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. 

“Өлкән буын” федераль проектының “Демография” милли проекты кысыларында, физик мөмкинлекләре чикле булган, урын өстендә ятучы авыру кешеләрне карау һәм социаль хезмәт күрсәтүнең яңа технологияләре үсеш ала. Лениногорск картлар йортында андыйлар өчен махсус сиделкалар бар. Алар тиешле курсларда укып, озак вакыт урын өстендә ятучы авыруларга барлык төр ярдәмне күрсәтерлек итеп әзерләнгән.

 Күп вакытлар дәвамында урын өстендә ятучы авыруны карау ни дәрәҗәдә катлаулы, аның тулысы белән үзен караучыга бәйле булуын, үзе шушындый хәлдә калган кеше генә аңлый. Картлар йортындагы сиделкалар – авырулар өчен күз дә, колак та, кул- аяк та алар. Шуңа өстәп тагын аларның чәчтараш, әңгәмәдәш тә.

“Бүгенге көндә безнең картлар һәм инвалидлар йортында озак вакыт карау системасы буенча дүрт хезмәткәр эшли. Алар әлеге система буенча махсус белем алдылар. Урын өстендә ятучы авыруларны карау, аларны ашату-юындыру белән генә чикләнми. Озак ятудан тәннәрендә төрле җәрәхәтләнүләр хасил булмасын өчен, аларны ике сәгать төрлечә үзгәртеп яткырырга, даими рәвештә су эчертеп торырга кирәк. Безнең интернат –йортта эшләүчеләрнең барысы да диярлек озак вакыт урын өстендә ятучы авыруны карау системасы буенча уку сәгатьләре үтте. Урын өстендә ятып чирләүчене әйләндереп яткыру, өстәмә авырту тудырмыйча кием-салымын алыштыру, башын күтәртеп су эчертү-ашату сыман эшләргә бөтенебез диярлек өйрәндек. Безнең эштә “бу –синең эш, бу–минем эш” дип торып булмый, төрле вакытлар була,”- ди картлар һәм инвалидлар йортының реабилитация белгече Адилә Әмирова.

Физик мөмкинлекләре чикле булган социаль ярдәм алучыларның тормыш –көнкүрешләрен сыйфатлы итү өчен индивидуаль эш алымнары да кулланыла. Психолог, хезмәт буенча белгеч, реабилитолог махсус әңгәмәләр, кул эшләре түгәрәкләре, уйлау-фикерләүгә юнәлдерелгән уеннар үткәрә. Алар мондый эш алымының, инвалидларның физик һәм эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясавын әйтәләр.

Исламия Галимова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев