Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсионер юлда бер сумка акча тапкан

Инкассатор сумкасы юлда аунап яткан булган.


 

 


Оренбург өлкәсендә яшәүче өлкән яшьтәге авыл кешесе юлда бер миллион сум акчасы булган инкассатор сумкасын таба һәм аны полициягә илтеп тапшыра. Шундый зур суммадан аз гына колак какмый калган финанс оешмасы пенсионерны бүләкләргә җыена, дип хәбәр итә Оренбург өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте.Билгеле булуынча, соңрак полиция бүлегенә финанс оешмасы хезмәткәре зур суммада акча салынган сумканы югалту турында гариза язарга килгән.
“Бер оешмада инкассатор акчаны махсус сумкага салып, аны махсус хезмәт машинасының түбәсенә куйган, ә үзе бу хакта онытып, китеп барган. Акчалы сумка юлда төшеп калган. Бәхеткә, аны намуслы кеше тапкан. Билгеле булуынча, финанс оешмасы намуслы һәм уяу пенсионерны бүләкләргә планлаштыра”, — дип белдерәләр өлкә полициясендә.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/pensioner-yulda-ber-sumka-akcha-tapkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев