Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Радик Могыйнов: Эш төгәл уйлауны һәм исәпләүне сорый

Безнең эштә иң мөһиме – исәпләүләрне һәм үлчәүләрне төгәл алып бару, ди ул.

“Безнең эштә иң мөһиме – исәпләүләрне һәм үлчәүләрне төгәл алып бару, алардан башка объектларга капиталь ремонт үткәрү яки төзү мөмкин түгел”, - дип сөйли СП “Татнефть-Добыча” Маркшейдер-җир төзелеш үзәгенең Лениногорск территориясе буенча маркшейдер-җир төзелеше төркеменең белгече Радик Могыйнов.

Ятмаларны төзекләндерүдә һәм үзләштерүдә төп рольләрнең берсе маркшейдерларга карый. Геологлар белән бергә а эшләп, маркшейдерлар нефтьне эффектив чыгару өчен яңа мөмкинлекләр ачалар. Радик Могыйнов 35 елдан артык маркшейдер һөнәрендә, аның күп санлы топография-геодезия эшләре артында нефть табу объектлары һәм торбаүткәргечләр трассалары тора. Яз һәм җәй айларында маркшейдер эше тыгыз: яңа төзелешләр һәм ремонтның сезонлы активлашуы бара.

“Элегрәк без геодезистлар дип атала идек, хәзер – маркшейдерлар. Алар арасында аерма бар. Геодезистлар бары тик җирнең өске яктагы объектлары белән эш итәләр. Ә маркшейдерлар җир асты объектлары белән дә. Лениногорск һәм Карабаш зоналарында эшлибез. Урынга чыгар алдыннан, офиста схемалар белән танышабыз һәм объектларның ничек урнашуын күз алдына китерәбез. Һәрбер геодезист һәм маркшейдерның визуализация сизгерлеге бар. Ул оператив рәвештә эшләргә мөмкинлек бирә”, - дип сөйли Радик Җәүдәтович.

Маркшейдерларны кыр разведчикларына кертергә мөмкин, чөнки алар алдында объект проекты буенча җирлек турында беренче мөһим мәгълүмат җыю бурычы тора. Алар төзүчеләргә эшнең дөрес юнәлешен билгелиләр һәм төзелеш процессын контрольдә тоталар.

Әлеге һөнәр белән Уфа дәүләт нефть институтында, промышленность һәм гражданлык төзелеше юнәлеше буенча укыганда таныша. Институтны тәмалап, 1989 елда туган шәһәре – Лениногорскига кайтып, “Ленингорскнефть” идарәсенең маркшейдер төркеменә эшкә урнаша.

“Бүлектә үз эшен яратып башкаручылар эшли иде. Баш маркшейдер Петр Михайлович Михайлов –  әлеге өлкәдә остаз. Приборлардан курыкмаска өйрәтә иде. Геодезия приболарын минем күргәнем бар иде. Әмма җир асты коммуникацияләре  өчен җайланманы үзләштерүдә авырлыклар барлыкка килде. Бу минем өчен яңа иде. Бу җайланманы тулысынча үзләштерү өчен 1 ел китте. Тәҗрибәле хезмәттәшләр дә булышты. Аннары бу юнәлештә минем өчен авыр сораулар тумады”, - дип искә алды үткән елларны.

35 ел эшләү дәверендә тахеометрлар һәм оптик нивелирга алмашка заманча геодезия технологияләре килде: роботлашкан тахеометр, спутник системалары (GPS), электрон нивелирлар, карталар. Хәзер кырда йөрүче инженерларның үлчәүләрне оператив, җентекле һәм төгәлрәк итү мөмкинлекләре бар, бу исә маркшейдер-геодезия тәэмин итүенең сыйфатын арттыра.
“Координаталарны билгеләү  хәзер җиңеләйде: спутник системалары (GPS) аша бара. Прибор уңайлы, иң мөһиме – төгәл. Ә элек терәк геодезия пунктлары буенча билгеләгәннәр. Мобиль элемтә бик уңайлы әйбер. Урыныннан ук теләсә кайсы белгечкә  шалтыратырга мөмкин. Әлбәттә, заман алга бара, эшләү кызыклырак”, - ди Радик Могыйнов.

Эшләгән елларында иң якты тәэсирләр “Лениногорскнефть” эшчәнлеге территориясендә ике басым насос станциясендә ( ДНС)  нефть һәм газ җыю системасының технологик өлешен төзегәндә калган, бу 2000 һәм 2010 елларда була.

“Бу ике корылма да проект буенча нульдән башланган. Объектлар күп булган һәм аларны җирлек рельефын исәпкә алып, төгәл урнаштыру таләп ителде. Кайвакыт проектлауда исәпкә алынмаган нечкәлекләр дә килеп чыга, проектка төзәтмәләр кертергә туры килә”, - дип сөйли ул.

Маркшейдерларның ятмаларны үзләштерүдә роле бик мөһим, дип саный Радик Могыйнов. Нефть чыгару геологиядән башлана һәм маркшейдер хезмәте белән дәвам итә дип әйтергә була, шуннан соң  ятмага бораулаучылар һәм төзүчеләр килә.

 

Сергей Трусов фотосы

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев