Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәгать Хөсәенов Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле лениногорскилылар!

 

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан, иң җылы, ихлас теләкләремне кабул итеп алыгыз.

Күз яшьләренә уралган сөенечле дә, сагышлы да булган, гаять күп корбаннар бәрабәренә яуланган бәйрәм ул.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына язмыш нинди генә сынаулар бирсә дә, намуслы, гадел һәм көчле рухлы булып калгансыз, сынмагансыз, сыгылмагансыз. Бүген аяз күктә кояш балкый, газиз балаларыбызның йөзләрендә шатлык уйный, киләчәгебез өметле һәм ышанычлы икән – болар барысы да Сезнең батырлык.

Без Сезнең алдыгызда мәңге рәхмәтле, мәңге бурычлыбыз.

Дәһшәтле сугыш елларында көн-төн белән хисаплашмыйча, барлык тормыш йөген, авыр хезмәтне үз җилкәләрендә тартып барган тыл хезмәтчәннәренә дә без рәхмәтле.

Бүген геройларның данлы традицияләрен ветераннарның оныклары Һәм оныкчыклары дәвам итә: хәрби бурычларын намус белән үтиләр, Украинада махсус хәрби операция кысаларында күпмилләтле Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар. Алар бүгенге көндә батырлыклар эшлиләр, буыннар эстафетасын дәвам итәләр. Без сезнең белән горурланабыз!

Ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлыклар, аяз күк йөзе телим.
Җиңү көне белән, кадерле лениногорскилылар!

Рәгать Хөсәенов, район башлыгы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев