Райондагы аграр хуҗалыкның игелекле эшләре - җирлегебез өчен
Гадәттә, нинди булса юнәлеш белән шөгыльләнүче предприятие яки оешманың эшчәнлеге турында язганда, әлеге предприятиенең кеше күзенә күренми торган, хәйриячелек буларак башкарылган эшләре дә була.
Алар бу хакта кычкырып йөрми, менә шуны эшләдек бит әле дип, мактанмый да.
Районыбызда аграр юнәлештә эшләүче “Август-Лениногорск” хуҗалыгы да шундыйлардан. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнүдән тыш, күп кенә игелекле эшләр дә башкаралар. Бу хакта киң җәмәгатьчелеккә белгертеп тормыйлар, нәкъ мәкальдәгечә: “Игелек эшлә дә, суга сал”.
Апрель аенда Шөгердәге мәктәптән тыш эшләр үзәгендә интерактив курчак спектакленең премьерасы узды. Ул көнне балалар яңа костюмнардан иде. Эш шунда: “Август-Лениногорск” предприятиесенең финанс ярдәме белән театр түгәрәгенә йөрүче яшь артистлар өчен яңа костюмнар тектертә алганнар. Костюмнар өчен бик зур суммада акча таләп ителмәсә дә, иҗат коллективы өчен бу бик зур бүләк булган. Түгәрәктә шөгыльләнүче балалар матур костюмнардан башка спектакльнең бар эчтәлеген тулысынча күрсәтеп булмаганын аңлыйлар, шунлыктан алар да костюмнарны көткәннәр, хыялланганнар.
“Репка” – “Шалкан” спектакле куелышына “Август-Лениногорск” хезмәткәрләрен дә чакырдылар. Яшь артистлар арасында һәм шулай ук мәктәптән тыш эшләр үзәгенең башка түгәрәкләренә йөрүчеләр арасында әлеге аграр хуҗалыкның балалары да булу – шатлыклы күренеш. “Август-Лениногорск” хуҗалыгының 60ка якын баласы әлеге учреждениенең түгәрәкләренә һәм секцияләренә йөри икән.
Яңа мөмкинлекләр белән рухланып, ата-аналар һәм педагоглар яңа чараларга әзерләнәләр һәм, әлбәттә, яңа иҗади җиңүләр көтәләр.
Яңа Иштирәк авылы мәдәният йорты да “Август-Лениногорск” хуҗалыгының игелекле ярдәме белән яңа музыкаль аппаратуралы булды. Мәдәният йортына күрсәтелгән ярдәм аша микрофоннар, тавыш көчәйткеч һәм микшерлы (аудиосигналларны эшкәртү, катнаштыру һәм идарә итү өчен билгеләнгән электрон җайланма) булдылар.
- Әлеге аппаратуралар безгә кирәк иде. Клубка кереп эшли башлагач, аппаратураның иске икәнлеге күренде. Әлбәттә, андый иске җиһазлар белән концерт куярмын димә. Авыл башлыгы Гөлия Рәфгатовнага мөрәҗәгать иттем. Ул исә “Август-Лениногорск” җәмгыяте белән сөйләшеп, документлар рәсмиләштереп, аның артыннан йөрде. Хәзер Яңа Иштирәк клубында яңа аппаратура белән концерт-чаралар оештырабыз. Рәхмәт яусын ярдәм итүчеләргә, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Фәридә Зәкиева.
Яңа музыкаль аппаратураны алып кайтуга, көйләп, куллана башлаганнар. Концертлар үтеп торсын, аппаратуралар озак еллар авыл мәдәнияте өчен хезмәт итсен дигән теләктә кала яңа иштирәклеләр.
Мәрхәмәтле эшләр өчен “Август-Лениногорск” җәмгыятенә, аның җитәкчесе – генераль директоры Илнур Гиниятуллинга зур рәхмәтләр җиткерәләр.
фотолар: авыл җирлекләреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев