Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Райондашыбыз Бәдриямал Хәмзина: «Кыз бала булсам да, ат эшен ышандырдылар”

Районыбызның Яңа Иштирәк авылында яшәүче Бәдриямал апа кечкенә кыз вакытыннан атлар җигеп эшләгән

Бөек Ватан сугышы елларында ачы сугыш дәһшәте кагылмыйча калган бер генә гаилә дә булмаган. Ул авыр еллар калдырган яраларның 80 ел узып та төзәлми торганнары бар. Районыбызның Яңа Иштирәк авылында гомер итүче Бәдриямал апа Хәмзинаның йөрәгендә дә сугыш шундый яралар калдырган.

Туган илебезнең аяз күген явыз дошман камап алганда Бәдриямал апа әле унике яшендә генә булган: 
“Сугыш башланганын без Сабантуйга баргач ишетеп кайттык, элекке елларда бу бәйрәм июньнең башында ук була иде, бу юлы нишләптер  авылның Сабантуе соңрак булды. Без 11-12 яшьлек кыз балалар өлкәннәрнең бер-берсе белән борчылу катыш сөйләшүен күреп, сугышның мәгънәсен бик тирәнтек аңламасак та, ил өстенә зур кайгы килгәнен сизендек”,-ди Бәдриямал апа.

Ачы сугыш икенче көнне үк диярлек аларның да ишеген кага. Авылдагы ир-егетләр белән бергә Бәдриямал апаның әтисен, ике абыйсы – Минвәли һәм Минхәерне фронтка алалар. Ир-егетләр фронтка киткәч колхоздагы барлык эшләр дә хатын-кыз һәм балалар җилкәсенә өелеп кала. Хатын-кызлар тракторга утыра, балалар яз башыннан алып, беренче салкыннар башланганчы кыр эшендә, чәчүдә, утауда, ашлык җыю-киптерү, фермада мал карау эшендә аларга булыша, ә күпчелек вакытта үзләре генә шул эшләрне башкара.

Сугыш вакытында урманнарны күп кискәннәр, урман  үзенә күрә бер туган ил сакчысы булган. Чөнки  агач илнең төп ягулык ресурсына әверелгән.  Бөек Ватан сугышы елларында халык хуҗалыгы һәм фронт өчен якынча 630 миллион кубометр урман киселгән. Билгеле киселгән агачлар урынына даими рәвештә яшь үсентеләр утырту барган. Ә бу эшне нәкъ менә Бәдриямал кебек малайлар һәм кызлар башкарган. Күмәк хуҗалык бригадиры күпчелек Бәдриямал апага ат җигеп эшли торган эшне йөкли торган булган.

“Минем шикелле, бераз өлкәнрәк. Гәүдәгә дә шәбрәк малалайлар булса да, ат җигеп башкара торган ирләр эшен миңа ышанып тапшыралар иде. Мин атларны ничектер аңлый идем, алар белән сөйләшә белә идем. Сугыш вакытында атка тырма - чәчкечләр тагып, чәчтек, сөрдек, тырмаладык. Сугыштан соңгы елларда, арба тагып, Клявлино станциясенә ашлык ташыдым, ике ат белән ике кеше барган чаклар да, берүзем генә илткән чаклар да күп булды”,- дип сөйли ул.

Сугыштан соң алар Яңа Иштирәк егете, фронтовик Хатип Насыбулла улы Хәмзин белән гаилә коралар. Гаиләләрендә 5 бала тәрбияләп үстерәләр.

“Әти сугыштан исән кайтса да, сәламәтлеге әллә ни түгел иде. Берничә тапкыр операция ясатты. Шулай булуына карамастан һәрвакыт колхоз эшендә катнашты, төрле эшләрдә йөрде, диспетчер булып та торды. Без үскәндә, аеруча мәктәптә укыган вакытта өебез тулы бала-чага булды.  Менә шушы алты почмаклы йортта әби-бабай, әти-әни һәм биш бала яшәдек. Без бик яхшы укыдык, әби-бабай – күз-колак, әти-әни безнең өчен җаннарын бирергә әзер иде, бик тырышып тәрбия бирделәр. Безнең янга сабакташларыбыз өй эшләре эшләргә килә иде. Әби-бабай 1967-68 нче елларда бер-бер артлы вафат булдылар. Ә әтиебез 1999 нчы елда безнең арабыздан китте. Тормышта үземнең һәм башка туганнарымның үз урынын таба алуы, белемле, эшчән булуыбыз менә шушы якын кешеләребездән килә. Ике кыз туганым Рузалия белән Зилия үзләре укытучылар булдылар, Зилия әле бүгенге көндә дә мәктәптә балаларга белем бирә”,- ди Бәдриямал апаның кызы Мәдинә.

Бәдриямал апага бертуган абыйлары Минневәли белән Минхәерне кабат күрү насыйп булмый, алар икесе дә Бөек Ватан сугышында һәлак була. Тагын бер абыйсы Миннегалинең тумыштан сәламәтлеге чикле була. Ул да гомеренең азаккы көннәренә кадәр  Бәдриямал апа һәм Хатип ага гаиләсендә, алар тәрбиясендә яши.

Бәдриямал апага быел 97 яшь тулган, ул бүгенге көндә кызы Сиринә белән яши. Сиринә ханым лаеклы ялга чыккач махсус әнисен карау өчен авылга кайткан. Мәдинә ханым озак еллар дәвамында авыл советында эшләгән.

Авыл башлыгы Гөлия Рәфгатевна Бәдриямал апага Бөек Җиңү көне уңаеннан Россия Президентының котлау хатын тапшырды. Бәдриямал апа бу хатны кояш яктысында үзе дикъкатьләп укып чыкты. Ул яздырып алган район, республика газетларын да укып бара.

“Тормыш җиңел булмады, балачак, яшьлегебез бик авыр заманнарга туры килде. Яшьләр бүгенге тыныч тормышныбызның кадерен белеп, игелекле гамәлләр кылып, әти-әниләрен хөрмәтләп яшәсен иде. Үзем балаларымнан бик кадер-хөрмәт күреп яшим.  Авыл һәм район җитәкчеләренә, ил җитәкчеләренә рәхмәтемне бик җиткерәсем килә, кая-ничек әйтергә генә белмәдем. Менә үзебезнең район газеты аша, безне – сугыш еллары балаларын онытмаулары, шулай зурлаулары өчен олы рәхмәтемне әйтәм”, -  диде Бәдриямал апа.

Сугыш аларның кулларына  балачак бәхетен татырга мөмкинлек бирмичә,  кечкенә чактан тормыш йөген тапшырган. Бүгенге тормышыбызның  матур, күкләребезнең аяз булуында менә шушы балаларның өлеше – әйтеп бетергесез. Шул балаларның берсе сез, Бәдриямал апа, ныклы сәламәтлек белән, бәхеттә-шатлыкта гомер итегез!


Исламия Габделхәева фотолары 

Язманы «Заман сулышы» газетында 8 май санында укыгыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев