Районның Үрнәк авылына 100 яшь тулды (+фотолар)
Лениногорск районы Үрнәк-Күмәк авылы үзендә туып-үскән төрле буын балаларын юбилеена җыйды.
Узган гасырның 1924 нче елында Үрнәк-Күмәк авылына нигез салучылар авылдан бик ерак булмаган Юлтимердән күчеп килгән берничә гаилә булган. 1926 нчы елда инде бу авылда яшәүчеләр саны 50 кешегә җиткән.
Кечкенә генә авыл барлыкка килгән вакытыннан алып Татарстан Автономияле республикасының Бөгелмә кантоны Шөгер волостенә кергән. Ә 1930 нчы елның 10 нчы августында волость — Шөгер районы, 1959 нчы елның 16 нчы августында Лениногорск районы дип үзгәртелгән.
Бәйрәмгә бүгенге көндә шушы авылда гомер итүчеләр генә түгел, Лениногорскида, республиканың, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә кайткан иде. Аларның күбесе өчен туып-үскән авылларының тарихы белән танышу кызыклы, ә кайбер очракларда көтелмәгән ачыш та булды. Бөек Ватан сугышы елларында бу бәләкәй генә авылда яшәүчеләр күрсәткән тырыш хезмәт — үзе генә дә зур батырлыкка тиңләшерлек.
Сугыш башланганның беренче көннәреннән үк Үрнәкнең 26 ир-егете үз теләкләре белән фронтка китәргә ният белдергән һәм илне фашист илбасарларыннан яклап, яу кырына киткән. Ул елларда олысы-кечесе, карты-яше нибары 109 кешегә генә җиткән авыл өчен нык сизелерлек вакыйга булган бу. Авылның нык-таза, җир җимертеп эшләүче ир-атлары барысы да китеп беткәч, дөнья йөген тарту хатын-кыз, бала чага һәм өлкән яшьтәге кешеләр җилкәсенә төшкән. Әмма шул авыр елларда да авылның күмәк халкы иң беренче чиратта җиңү өчен тырышкан.
Авыл кешеләренең күпчелеге умартачылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. "Сугыш вакытында умартачы Шәфигулла Әхмәтҗанов фронтка самолет алу өчен үз көче белән акча җыеп биргән. Ул вакытта авылда кирпеч заводы да булган. Көненә 250 шәр кирпеч ясый торган булганнар, бөтен нәрсә гап-гади крестьян кулы белән эшләнгән чорда искиткеч күп булган бу«,- ди ул.
Юбилей бәйрәменә авылның үткәне турында сөйләүче күргәзмәләр дә эшләде. Анда төрле кул эшләре, чигелгән мендәр тышлары, сөлгеләр, хуҗалык кирәк-яраклары белән бергә кирпеч заводының иң беренче кирпече дә куелган иде. Аны авылда яшәүче Тәнзилә Насыйбуллина буыннар истәлеге итеп кадерләп саклаган булган. Ә күргәзмәне авыл китапханәсе мөдире Гүзәл Кыямова әзерләгән. Гүзәл ханым китапханәдә үзе эшләгән дәвердә, авыл тарихы, аның үткәне турында сөйләүче материалларны туплап, берәмтекләп җыеп, музей да ясаган. Бу күргәзмә дә бәйрәмгә кайтучылар өчен матур ачыш булды.
Бәйрәм булгач бүләкләрсез булмый, авыл җирлеге бу көне Үрнәкнең олы яшьтәге кешеләренә, хезмәт ветераннарына, күп балалы үрнәк гаиләләренә, авылның актив кешеләре һәм «Иң матур ишегалды» бәйгесендә урын алучыларга да бүләк әзерләгән иде.
Үрнәктә туып-үсеп, башка төбәкләрдә гомер итүчеләр, аларның уллары-кызлары да юбилейга буш кул белән килмәгән. Концертта үзләре иҗат иткән җырны бүләк иткән Эльвира һәм Дамир Әбләзовларның әби-бабалары, әти-әниләре Үрнәк авылына нигез салучылар буынының дәвамы. Аларның чыгышы әти-әни нигезенә һәм аларның үзләренә рәхмәт белән сугарылган иде. Шунсын әйтергә кирәк, бу көнне яшь гаилә үзенең бергә тормыш коруына 12 ел тулуын да билгеләп үтте.
Авылның 100 еллык юбилее сабантуй сыман гөрләп торды. Авыл мәдәният йорты авылдашлары өчен күңелле концерт программасы әзерләгән, Лениногорскидан килгән «Дуслык» ансамбле күз явын алып торган аллы-гөлле матур милли киемнәрдә бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.
Исламия Галимова, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев