Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рашат Әхмәтов: Тырышлык булмаса, бернәрсәгә дә ирешеп булмый

Рашат Әхмәтов 38 ел — ветеринария тармагында, шуның 28е — Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсендә.

Әйтергә генә ансат, ләкин шушы өч дистә елдан артык гомер эчендә маллар сәламәтлеге өчен тәүлек дәвамында диярлек аяк өсте тору, инфекцион авыруларны юк итү, төрле авыруларны булдырмау буенча профилактик эшләр алып бару — болар әле Рашат Хәмитовичның кыскача гына сөйләгән хезмәт еллары.

Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов белән мал табибларының һөнәре, шул ук вакытта үзенең хезмәт юлын башлаган вакытларны да сөйләшеп алдык.

Зеленая Роща авылында, 6 малайлы Әхмәтовлар гаиләсендә туып-үскән Рашат Хәмитович әти-әнисе белән горурланып яши, алар биргән тәрбия — тормыш юлымда маяк, ди. Әтисе белән әнисе — Яңа Иштирәктән, әтисе 40 еллар тирәсе ашханә мөдире булып эшли, Лениногорск нефтьчеләренең беренче ашханәләрен һәм кибетләрен ачучы да була Хәмит абый. Әнисе ПРЦЭОның Зеленая Роща участогында электрчы-диспетчер вазифасын алып барган. Алты бертуганның бүгенгесе көндә — өчесе исән-сау. 

«Балачак авыл тормышы белән истә калган. Балалар бакчасына йөрмәдем. Бер көн бардым да, бакчага шуның белән «нокта куйдым», — дип сөйли ул. Зеленая Рощадагы Горький исемендәге мәктәптә тырышып укый, аны көмеш медальгә тәмамлый. Аннары «Дружба» колхозында слесарь булып эшли, 13нче СПТУда укып, шофер белгечлеге алып чыга. Яшь егетне алга таба да укырга, белем алырга теләге көчле булып, Казанда ветеринария институтына юл тота.

Югары уку йортын тәмамлагач, туган якка кайтып хезмәт итү уеннан баш тартмый: Зеленая Роща совхозында 10 ел ветеринар булып эшли. 1995 елның декабрендә Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсенә эшкә килә. «Минем хезмәт кенәгәсендә ике генә язу: совхозда һәм ветеринария берләшмәсендә эшләү», — ди Рашат Әхмәтов үзе бу турыда.

Лениногорск ветеринария берләшмәсенә килгәч, үзенең остазлары дип Ринат Вилданов, Йосыф Гимранов, абыйсы Рафик Әхмәтов, Риф Самархановны саный. Менә хәзер 28 ел дәвамында алардан отып калган үгет-нәсихәтләр, киңәшләр белән эшчәнлеген алып бара. Рашат Әхмәтов бүген дә «Подлесный» совхозында ветфельдшер Алефтина Плещакованы сагынып, хөрмәт белән искә ала.

Лениногорскида эшли башлаган еллар җиңелләрдән булмый. «Ул чакта сигез хуҗалыкта туберкулез авыруы таралган иде. Ветеринарлар белән бергәләшеп әлеге авыруларны җиңдек. Гомумән, хезмәт юлымда минем янда тырыш, фидакарь, бер сүздән аңлый торган, маллларның сәламәтлеге өчен кайгыртучан ветеринарлар эшләде. Алар белән бергә лейкозны да җиңдек. Дуңгызчылык комплексында да йогышлы авырулар таралмасын өчен ветеринар чараларны вакытында алып бардык», — дип сөйли ул эшләгән еллары турында.

Бүгенге көндә, гомер дигән йортка 60 яшь ишек каккач, ул яшь ветеринарларга үзе — остаз. «Коллективта яшь егетләр-кызлар, яшь белгечләр эшли. Аларга киңәшләр-тәкъдимнәремне җиткерәм. Коллективыбыз әйбәт, дус-тату. Хәзерге вакытта ветеринарларга бер дә җиңел түгел. Төрле авырулар баш калкытып тора. Малларга, кош-кортларга вакцинацияләр ясыйбыз», — ди.

Рашат Әхмәтов көндәлек мәшәкатьләрдән арып-талып кайткач, өендә җан тынычлыгы таба. Биредә тәмле ризыклары белән каршы алучы тормыш иптәше — Гөлнур ханым бар. Ул озак елллар укытучы булып, Мичурин, Яңа Иштирәк мәктәпләрендә, аннары Зеленая Роща балалар бакчасында эшләгән. Хәзерге вакытта онык, йорт, бакча белән мәш килә. «Эшебез тынгысыз: эшкә төрле вакытта чыгып китәргә, төнлә дә кайтып керергә туры килә. Гөлнур тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да хәерле эш көннәре теләп озатып кала, кайнар ризыгы белән каршы ала. Мине аңлавы өчен бик рәхмәтлемен аңа», — ди.

Розалия Мостафина

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында 18 августта басылды.

фотолар: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев