Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәхмәт сезгә... Инспектор...

Тәнзилә куркуыннан рульгә чытырдатып ябышты. Әни инстинкты көчле була диләр шул, үзеннән бигрәк, карынындагы баласы өчен борчылды яшь хатын. Горький шоссесыннан машиналар оча гына. Әнә почмактарак ЮХИДИ машинасы тора. Инспектор Тәнзиләгә туктарга дип ишарәләде.

- Исәнмесез. Инспектор Хәнифов, сезнең документларыгыз..., - дип таныштырды егет үзе белән.
- Документларны өйдә онытып калдырганмын, бала тудыру йортына барышым иде, - дип пышылдады Тәнзилә. Яшь хатынның тулгагы башланды: шулкадәр кисәк һәм көчле, тын алырга да бирми. Ике кулы белән рульгә ябышты.

- Нәрсә? Сез ни дисез? Машинадан чыгыгыз!
- Булдыра алмыйм, миңа тизрәк хастаханәгә барып җитәргә кирәк...
- Илфат! - Яшь инспектор җан фәрман белән патруль-хезмәт машинасы эчендә беркетмә тутырган хезмәттәшенә кычкырды. - Йөгер, монда... Бала табалар монда. 

Кизүдәге икенче инспектор мондый хәл белән беренче тапкыр очрашканга телсез калды. Тәнзиләнең бөтен тәне калтырый, маңгаенда салкын тир тамчылары чыга башлады, эченең каты авыртуына тешләрен кысып түзде ул.

- Сез пассажир урындыгына күчеп утыра аласызмы? - Хәнифов хатын янына килеп аның урындыгын арткарак этәрде. Хезмәттәше белән Тәнзиләне урыныннан торгызып арткы утыргычка утырттылар. - Илфат, бар син йөгер машинага, рациядән идарәгә шалтырат. Без бала табарга киттек. Син "мигалка"ны кабызып алдан барырсың. Юкса, хәзер машинада таба бу хатын. 

Шөкер, инспектор Инсаф Кәбиров рация аша бала тудыру йортына чыккан икән. Инде ишек төбендә үк аларны носилкалар белән табиб, шәфкать туташлары һәм санитарлар көткән.

Аллага шөкер, өлгердек, дип уйлады Тәнзилә. Авыртуына түзә алмыйча бичара аскы иренен тешләп, чәйнәп бетергән иде.
- Рәхмәт сезгә... Инспектор...,— носилка янында әрле-бирле йөренгән Ленарның кулын кысты Тәнзилә.
- Сез нәрсә инде. Минем урынымда һәркем шулай эшләр иде.
- Ярый әле сез мине туктаттыгыз, - диде дә аңын җуя башлады хатын. 
Яннарындагы табиб:
- Әзерләнәбез, менә-менә бала туачак, тиз арада бала тудыру бүлмәсенә илтегез, - дип кычкырды хатын-кыз табиб санитарларга.
Барысы да төштәге кебек булды, Ленар Хәнифов 23 яшенә җитеп мондый хәл белән беренче тапкыр очрашты. Бала тудыруның ничаклы газаплы булуын үз күзләре белән күрде. Бала тудыру бүлеге ишек төбендә хезмәттәше каршы алды аны. 

- Йә ничек анда, - дип сорады Илфат тәмам югалып калган егеткә карап.
- Аңын җуйды. Бар да тәртиптә булса гына ярый. Әнинең безне тудырганда тулгак газаплары кичерүе турында уйласам калтыранып китәм. 
- Бу хатын әле тиз таба, ахры. Ә минем әни өч тәүлек газапланган. Ул вакыттагы авыл табибларын беләсең бит! - дип авыр көрсенде Илфат.
Сменасын тапшыргач, инспектор Хәнифов туп-туры әнисе янына эшенә килде, аны кочаклап үбеп алды. Укытучы ул, башлангычларга белем бирә.

- Улым, нидер булган, син бик сәерсең.
- Юк, әни, сиңа рәхмәт әйтергә теләдем.
- Ни өчен? - дип гаҗәпләнде хатын. 

- Синең улың булганым өчен.
Үсеп буй җиткезсә дә, ул барыбер газиз әнисе өчен сабый бала булып калачак шул.

...Аңын җуя барган хатынны дару иснәтеп хушына китерделәр. "Бар көчеңә көчән, менә-менә балаң туачак, көчле бул", дип әмер бирде олы яшьтәге табиб хатын-кыз. Берничә сәгатьтән соң Тәнзилә махсус әрҗәдә яткан нәни йомгагына күз салды. Нинди тәмле, нинди татлы бит ул сабый. Әнә сәгать саен әтиләре шалтыратып тора. Гөнаһ шомлыгына каршы бала туган көнне Сәлимне икенче объектка, шәһәр читенә күчергәннәр иде. Кранчы ул, эш көне гел биеклектә үтә.

Балага исемне озак сайлады яшь әти-әни. Тик уртак карарга гына килә алмадылар. Бала тудыру бүлегеннән чыккач, уйлашырбыз әле, дип икенче планга калдырдылар. 

Ә хастаханәдән чыгу көнендә зур чәчәк бәйләме тотып аларны каршыларга, котларга дип инспектор Ленар Хәнифов та килеп җиткән. Онытмады ул Тәнзиләне, таныш табибы аша яшь әни белән сабыйның хәлләрен белешеп торды. 

Егетне таныды Тәнзилә, бала тудыру бүлегенең ишеге ачылуга аны күреп алды.
- Менә ул безнең улыбызның фәрештәсе, инспектор булмаса, юлда табар идем, билләһи. Улыбызга да Ленар дип исем бирсәк, син каршы булмассың бит, әтисе, - диде Тәнзилә барча кешене Ленар белән таныштырып. Сәлим гаҗәпләнүдән кызарган Ленар белән кул биреп күреште, рәхмәт укыды. Телефоннар белән алмаштылар. Егет Тәнзиләгә язудан уңайсызланып, ара-тирә булса да, Сәлимнән баланың исәнлеге турында сорашты. Ә соңгы очрашуда Сәлим шактый кәефсез тоелды аңа, очрашыйк, диде. Тиз килеп җитте аның янына Ленар. Ир шактый йончыган, кыяфәте берничә көн йокламаган кешенекенә ошаган иде. Сәлим өзек-өзек булса да, егеткә үпкәдәге яман чир белән авыруы турында хәбәр итте.

- Туганнарга да, Тәнзиләгә дә әйтә алмыйм моны. Әтидә, әти ягыннан туганнарымда да булган. Мин аны вакытында күрми калдым, игътибар итмәдем. Эшем белән дә бәйледер, бәлки. Еш кына салкын тидерсәм дә, әллә ни уйламадым. Соңгы стадия. Дәвалап булмый. Китә калсам, минекеләрне ташлама, зинһар, син безнең гаилә туганыбызга әверелдең. Сиңа гына ышанам. Кинолардыгы кебек инде бу. Әмма дөреслектән кача алмыйм. Улыма әти кирәк, - дип сүзен тәмамлады Сәлим күз яшьләренә буылып. Ленар сүзсез аның кулын кысты. Никтер, җайланыр, бу ялгыштыр дип уйлады егет. Әмма дусты сулыкканнан-сулыга барды. Тора-бара бу хакта Тәнзилә дә белеп алды. Тик Сәлимнең санаулы көннәре генә калган иде. Бер көнне иртән йокысыннан уяна алмады ул. 7 айлык улын, яшь, сылу хатынын калдырып мәңгелек йортына күченде. 

Сәлимнең әманәтен үтәми булдыра алмады Ленар, һәр атна азагында кечкенә Ленар янына ашыкты. Әтисе юклыгын, ятимлек ачысын сизмәсен сабый. Беренче тапкыр "әттә" сүзен дә малай Ленарга әйтте. Адашы, кечкенә Ленарның беренче сүзләрен ишетүгә сөенсә дә, Тәнзилә алдында уңайсыз хис итте егет үзен. Тол хатын янына килеп йөрүе өчен дә оялды. Кеше әллә ниләр уйлар, дип үз-үзен эчтән генә битәрләде. Балалар бакчасына йөри башлагач, бер көнне кечкенә Ленар елап кайтты. Эштән кайтышлый бала күрергә кергән Ленар янына килмичә басып торды. 

- Әти, ник син безнең белән яшәмисең. Мине бакчага илтмисең, каршы алмыйсың. Башкаларның әтиләре килеп ала, - дип үпкә белдерде 3 яшьлек сабый. Аның янына чүмәшкән Ленар сүзсез калды. Баланы алдап булмый. 
- Яхшы, әниең каршы булмаса, иртән мин озатырмын сине, - диде егет. 

Шатлыгыннан сикергәләгән сабыен күреп Тәнзилә күз яшьләренә буылды. Юлдагы очраклы очрашу аның тормышында бер борылыш ясады, аның һәм улының киләчәген хәл итте.

"Ш.К."

фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев