Самара филармониясендә Татарстанның "Болгар радиосы" музыкаль премиясе иясе, Ваһапов исемендәге халыкара фестиваль лауреаты Ришат Төхвәтуллинның зур концерты булып үтте.
Ришатны Самара тамашачысы бик ярата. 700 кеше сыешлы Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда узган былтыргы концертында алма төшәргә дә урын юк иде. Кайберәүләр хәтта басып карарга да риза булдылар. Татар концертларын оештыручы...
Самара филармониясендә Татарстанның "Болгар радиосы" музыкаль премиясе иясе, Ваһапов исемендәге халыкара фестиваль лауреаты Ришат Төхвәтуллинның зур концерты булып үтте.
Ришатны Самара тамашачысы бик ярата. 700 кеше сыешлы Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда узган былтыргы концертында алма төшәргә дә урын юк иде. Кайберәүләр хәтта басып карарга да риза булдылар. Татар концертларын оештыручы Флорида ханым Локманова шундый хәл кабатланмасын, калкып килүче йолдызның тавышы тагын да матуррак яңгырасын өчен быелгы концертны филармония залында үткәрергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килгән. Ләкин Киров мәйданындагы Мәдәният сараена ияләшкән тамашачы филармониягә барырмы, билет бәясен кыйбатсынмасмы, 900 кеше сыешлы залны тутырып булырмы, дигән шик юк түгел иде. Бәхеткә, Флорида ханымның борчулары юкка булган, Самара татарлары филармония залының партерын да, балконнарын да тутырып утырдылар.
Ә концерт алдыннан Ришат Төхвәтуллин "Бердәмлек" газетасын кызыксындырган сорауларга җавап бирергә дә вакыт тапты.
- Репетициядән аерганым өчен гафу итегез инде, Ришат әфәнде. Ләкин интервью алмыйча мөмкин түгел бит. Бүген Сез, күпьеллык тәнәфестән соң, Самара филармония залын үзләштерүче беренче татар эстрадасы артисты. Аягыгыз җиңел булсын! Ләкин татар эстрадасында матур тавышлы җырчылар бик күп. Ә тамашачы никтер Сезне үз итте. Моңлы, иркен тавышыгыздан гайре Сездә ниндидер сөйкемле сөяк тә бар кебек. Гади авыл малаена Ходай чибәрлек тә, зәвык тә, үҗәтлек тә, максатчанлык та, тавыш та биргән. Бәлки табигатьтәндер бу?
- Кешенең тормыштагы уңышлары балачак психологиясенә бәйле, диләр белгечләр. Безне, өч баланы, әтиебез Айрат һәм әниебез Розалия мәхәббәт мохитендә үстерделәр. Алар бер-берсен дә, безне дә бик яраталар. Әниебез клуб мөдире булып эшләгәнлектән, без барыбыз да сәхнәдә үстек. Әтиебез дә эштән кайткач, клубка килеп аппаратура артына кереп баса, абый җырлый, сеңелкәшебез җырлый да, бии дә, ә мин гармунда, гитарада, синтезаторда уйныйм. Ул вакытта никтер җырларга яратмый идем әле...
Менә сез соравыгызда зәвык сүзен кулландыгыз. Бусы инде тәҗрибәдән киләдер. Башкортостанның Туймазы районына яисә безнең Карамалы Гобәй авылына артистлар килгәндә без аларны энәсеннән җебенә кадәр тикшерә идек: менә бусын матур эшләделәр, ә менә болай кирәкмәс иде, артыгын әйтеп ыргытты бугай, дип, киләчәктә үз-үзебезне сәхнәдә ничек тотарга кирәклеге турында алдан ук уйлана идек.
- Ә гармунда уйнарга кем өйрәтте соң?
- Әти ягыннан әби-бабам бик моңлы итеп, татар мелизматикаларын бөтен кагыйдәләренә туры китереп җырлыйлар иде. Әнием ягыннан да иҗади кешеләр күп - әни үзе шигъри җанлы кеше булса, Рамил абыйсы бик оста гармунчы иде. Шулай итеп моң әти ягыннан, ә музыка инструментларында уйнау осталыгы әнием ягыннан кергәндер, дип уйлыйм.
- Әти-әниегез әле дә эшлиләрме?
- Юк, мин аларны эшләтмим инде, өйдә генә тотарга тырышам. Тик авыл кешесе эшсез торырга өйрәнмәгән бит ул, шәхси хуҗалыгыбыздагы күпсанлы мал-туар белән мәш киләләр. Әни миңа җырлар да яза, ә халык аларны бик яратып кабул итә.
- Менә сез дә башта училище, аннары Уфаның иҗат академиясен тәмамлап, зур сәхнәләргә аяк бастыгыз инде. Ә шоу-бизнес турында төрлечә сөйлиләр: ялтыравык сәхнә артында әллә нинди хәлләр була, диләр. Сезгә сәхнәдәшләрегезнең көнчелеге, аяк чалу кебек сыйфатлары белән танышырга туры килдеме инде?
- Әйе, килде шул. Сәхнәгә беренче адымнарымны ясаганда аны дөньяның иң матур урыны, дип уйлый идем. Кызганычка, сәхнә арты андый ук матур түгел икән. Синең белән бүген генә елмаеп сөйләшкән кешедән иртәгә шундый әшәке сүзләр ишеттерәләр! Аллам язмасын! Тора-бара күңел төшә инде ул. Күп яшь җырчылар сәхнә көнчелегеннән сула, ә мин моны тискәре тәҗрибә дип кабул итәм, киләчәктә үз-үземне дөрес тотарга өйрәнәм.
- Шундый икейөзле кешеләрнең битенә бәреп әйтеп караганыгыз булмадымы соң?
- Үз яшьтәшләремә әйткәнем бар, әмма олы кешеләр белән алай сөйләшә алмыйм. Аларны да бит вакытында халык яратып тыңлаган, үз иткән, димәк, казанышлары бар. Конкуренция, яхшы эшләрдә ярышу дигән әйберне мин бик яратам. Ансыз прогресс та булмас иде. Ләкин көнчелек, кызыгып карау, яла ягу кебек сыйфатлар белән һич тә килешә алмыйм... Хәер, минем иҗат юлымда алар барысы да артта калды инде, дип ышаныйк.
- Сезнең әлеге командада андый кешеләр юктыр бит?
- Юк, әлбәттә. Берәмтекләп сайлап алынган сирәк профессионаллар белән эшләве дә күңелле. Директорыбыз Эмиль Уелданов бөтен эшне рәсми рәвештә, Россия кануннары буенча алып бара. Иҗат төркеменә килгәндә, оста баянчыбыз Руслан Мөхәммәдиев белән без биш ел бергә укыдык, күптән бергә эшлибез. Саксофонда уйнаучы Вәсил Шәрәпов, гитарачы Рөстәм Рисмәтов, скрипкачы Дашгын Ибрагимхалилов солист булып эшләрлек музыкантлар. Алып баручылар Рөстәм Гатауллин белән Сөмбелә Вәлиәхмәтова Татарстан башкаласында туып-үсеп, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган сүз осталары. Биючеләребез дә югары белемле кешеләр: Марсель Сәмигуллин -«Сәфәр», Илгиз Бәдретдинов - «Яшьлек», Настя Лабаза - Татарстан бию ансамбльләре солистлары, ә Ләйсән Идрисова мәдәният-сәнгать көллиятен тәмамлаган бик тырыш кыз. Җырчы, үзенчәлекле талант иясе Алия Карачурина да киләчәктә сәхнә йолдызы булып балкыр, дип өметләнәбез һәм бөтен төркемебез белән аңа ярдәм итәргә тырышабыз.
- Бу егетләр-кызлар һәр¬вакыт сезнең белән гастрольләргә чыгып йөриме, әллә кайчакта фонограммага да чыгыш ясаштыргалыйсызмы?
- Фонограмма егетләрнең берсенә дә ошамый. Дөрес, тере тавыш булгач, фәлшесе дә булгалыйдыр. Ләкин фанерага караганда фәлше яхшырак, дип саныйбыз без.
Гастрольләргә лыкылдатып аппаратура төялгән ике автобуста йөрибез. Таң атканда юлга чыгып китәбез, көне буе аппаратура көйлибез, концерттан соң аны кабат җыеп алабыз, автобусларга төйибез. Ә таң белән тагын юлга... Шулай елына 130лап концерт куярга туры килә. Ләкин без бу эшне бик яратабыз.
- Юлда кызык хәлләр дә буладыр инде?
- Була, әлбәттә. Мәсәлән, салкын кышны мине Себер заправкасында онытып калдырганнар иде, икенче юлы концерт вакытында аппаратурадан төтен чыга башлады...
- Ярты ел буш вакытыгыз булса, нишләр идегез?
- Студиядә бикләнеп, яңа җырларымны эшкәртер идем, дисклар яздырыр идем...
- Үткән елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар эстрадасын тиешле дәрәҗәгә күтәрергә кирәк дип, "Үзгәреш җиле" конкурсы уздырырга күп кенә акча бүлеп биргән иде. Шуннан соң үзгәрешләр булдымы соң инде?
- Юк, минемчә үзгәрешләр булмады. Моның өчен шартлар да тудырылмады. Бүген кемнең җырлыйсы килә, кем¬нең телевидениегә керергә мөмкинлеге бар - шул сәхнәдә. Иң яхшыларын сайлап алу өчен хөкүмәттә иҗат совет юк. Бүгенге көн сәхнәсен Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева кебек җырчылар белән чагыштырсаң, ул күпкә түбән. Чөнки халык классик әсәрләрне тыңламый, белми. Мин бөтен көчемне шул бушлыкны тутыру өчен бирәм.
- Сезнеңчә, үзгәреш шартларын кем ту¬дырырга тиеш иде соң?
- Хөкүмәт акчасы, иҗат советы булмаса, үзгәрешләр була алмас. Бүген бит эте дә, бете дә җыр яза, шул җыр белән кешеләрнең зәвыгын бетереп, гастрольләрдә йөри. Ә профессиональ композиторлар, шагыйрьләр язган җыр беркемгә дә кирәкми. Әрсез кешеләр заманасында яшибез. Алар белән үзеңә дә әрсез булырга туры килә. Яшим, эшлим дисәң, битеңә төкергәнне сөртәсең дә тагын алга атлыйсың.
+
- Сез дә шулаймы?
- Ә башкача мөмкин түгел. "Алдан барганның башына сугалар, артта калганның күтенә тибәләр", - ди бит халык мәкале. Алдан барган кешегә һәрвакыт авыр ул.
Менә Самара филармониясе кебек заллар да яхшы җырчыларга бик сирәк тәти. Мәскәү артистлары билет бәясен 5 мең сум итеп куялар, ә без мең ярымнан арттыра алмыйбыз. Шуңа да сыйфатлы яңгыраш, матур заллар турында хыялланмыйбыз да.
- Ни булса да, бүген Сез менә шушы матур бинада, яңгырашлы залда, зәвыклы тамашачы алдында чыгыш ясаячаксыз. Яхшы музыка тыңларга өйрәнгән кеше начар концертка бармый ул, артистның иң яхшысын сайлап кына, иң купшы залда утырып кына, үзенең һәм артистның кадерен белеп кенә күңе¬ленә бәйрәм ясап кайта. Сезгә нәкъ шундый тамашачылар һәм заллар теләп калам, Ришат әфәнде!
Әңгәмәдәш - Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Нет комментариев