Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор: Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ОРВИ белән авыручылар саны арту көтелә

Хәзерге вакытта Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыру очраклары буенча вазгыять куркыныч тудырырлык түгел, авыручылар саны арту бер айдан күзәтеләчәк.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Кискен респиратор вируслы инфекцияләр, яңа коронавирус инфекциясе һәм грипп белән авыручылар саны сезонлы арту дәвам итә. Агымдагы елның 47нче атнасында барлыгы 12 822 ОРВИ һәм грипп белән авыру очрагы теркәлгән. Грипп әлегә сирәк ачыклана. Узган атнада сигез очрак кына. Бу сезон әле башланып кына килү һәм грипп әлегә актив булмау турында сөйли», - дип билгеләде санитария табибы.

Любовь Авдонина өстәп әйткәнчә, авыручылар саны эпидемик чиктән 15 процентка азрак, ОРВИ буенча вәзгыять хәзерге вакытта тотрыклы һәм агымдагы чорга туры килә.

«Кешеләр күпләп җыела торган чаралар күп булачагын исәпкә алып, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан авыру очраклары артуны көтәргә мөмкин. Профилактика чаралары турында онытмаска кирәк. Традиция буенча без Яңа ел каникулларыннан соң, коллективлар яңадан формалаша башлаган чакта тагын бер мәртәбә авыру очраклары артуны көтәбез – бу гыйнвар уртасы-азагы», - дип ассызыклады ведомство җитәкчесе урынбасары.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/rospotrebnadzor-yana-el-bairamnare-aldynnan-orvi-belan-avyrucylar-sany-artu-kotela-5896868

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев