Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Россельхозцентр»ның Татарстан белгечләре бөртекле культуралар чәчүлекләрендә зыянлы бөҗәкләрне ачыклаган

Майның икенче декадасы ахырына республикада язгы культуралар 8,6 мең га мәйданда тикшерелгән, шул ук вакытта бөртекле культураларның корткычлары 2,7 мең га, ягъни тикшерелгән мәйданнарның өчтән берендә ачыкланган.

 


Учреждение мәгълүматларына караганда, аларның саны уртача 4,4 данә тәшкил иткән, иң күбе – 16 данә Апас муниципаль районында 109 га арпада теркәлгән.

«Һава торышы яңгырлы, салкынча, җилле булганда корткычлар тукланмый һәм сабан культуралары шытымнарына зыян китерми. Бөҗәкләр туфракка яшереyә, шуңа күрә үсемлекләрне бу вакытта эшкәртергә кирәкми. Әмма аграрийларга язгы культураларның шытымнарын контрольдә тотарга кирәк, - ди  Татарстан республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков.

Арпа чәчүлекләрендә корткычларга каршы химик эшкәртү кирәк булырга мөмкин. Тәкъдим ителә торган препаратлар-Экстра Конфидор, Шарпей, Суми-альфа. Язгы бодай чәчүлекләрендә Шарпей, Каратэ Зеон, Альфа-Ципи, Алтын, Брейк, Фаскорд һәм башка инсектицидлар кулланыла.

Моннан тыш, филиал белгечләре бөртекле культураларны ачыклау өчен 6,8 мең га мәйданда сабан культуралары чәчүлекләрен тикшерде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев