Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә “күренми торган” хәрби кием эшли башлаганнар

Россиядә тепловизорлар “күрми” торган хәрби кием-салым эшләүгә керешелде, дип белдергән “Кираса” ябык акционерлык җәмгыяте башлыгы Владимир Кормушин. “РИА Новости” язганча, әлеге компания солдатларга бронялы кием уйлап таба һәм җитештерә.

Кормушин әйтүенчә, хамелеон-кием тепловизорларның “күзен томалаячак” һәм, төсен үзгәртеп торуы нәтиҗәсендә, хәрбиләргә яшеренү мөмкинлеге бирәчәк.

“Солдатларны дошманның күзе күрмәслек маскировка белән тәэмин итүгә омтылабыз. Бүген безгә хәрби хезмәткәрләрне төрле дулкыннардан, шул исәптән тепловизор дулкыннарыннан яшерү бурычы куела. Яңа махсус материаллар пәйда булу нәтиҗәсендә моңа ирешергә мөмкин”, – дигән ул.

Кормушин сүзләренә караганда, махсус тукымадан, махсус буяулар кулланып эшләнгән киемне тепловизор дулкыннары “күрмәячәк”.

“Маскировка, хамелеон кебек, иртән, кичен, кояшта, кыр һәм урманда күзгә күренмәслек итеп үзгәреп торырга тиеш”, – дип аныклап үткән ул.

Мәгълүмат алынды

Фото: "Лениногорск-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев