Россиядә коронавирус белән авыручылар саны декабрьгә кадәр артачак
«Гомумән коронавирус белән авыручыларның статистик дулкыны 5-6 ай дәвам итәчәк», — ди йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков.
Йогышлы авырулар табибы Тимаков сүзләренчә, Россиядә COVID-19 дулкыны 5-6 ай дәвам итәчәк, күтәрелеш декабрьгә кадәр булачак.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, коронавирус белән авыру күтәрелеше декабрь урталарына яки ахырына кадәр дәвам итәчәк. «Гомумән коронавирус белән авыручыларның статистик дулкыны 5-6 ай дәвам итәчәк», — ди йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков.
Җомга көнне оперштаб хәбәр иткәнчә, Россиядә 19 июльдән COVID-19 белән авыручыларның 24 522 очрагы теркәлгән. Ил буенча пандемия башланганнан бирле барлыгы 7,5 миллион очрак билгеле.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев